|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.10.2022 Җәмгыять
Мобилизацияләнгән ир-атларның хатыннары дәүләттән 145 мең сум алырга мөмкинТатарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган ир-атларның хатыннарын эш белән тәэмин итү буенча ярдәм турында сөйләде. «Хатын-кызлар районнарда эш белән тәэмин итү үзәкләренә мөрәҗәгать итә ала. Өч көн эчендә аларга «эшсез» статусы бирелә һәм ул эшсезлек буенча түләүләр ала. Ул хатын-кызлар өчен укыту программалары бар. Эш бирүчеләр арасында актуаль һөнәрләр буенча өйрәтәбез һәм эш эзләүдә ярдәм итәбез. Авыл җирендә яшәгән хатын-кызлар арасында һөнәре булучылар күп. Алар үзмәшгуль булырга тели. Без аларга бизнес-план ясарга ярдәм итәбез. Эшне башлап җибәрү өчен 145 мең сум акча бирәбез», – дип сөйләде ул.
Ул шулай ук барлык категория гражданнар өчен социаль-психологик ярдәм күрсәтелүен дә ассызыклады, дип хәбәр итә Татар-информ. Бу хакта ул Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләде.
Министр сүзләренчә, авырлы хатын ире мобилизацияләнгәннән соң бала таба икән, аңа яңа туган бала тартмасы түләүсез (авт. – коробка новорожденного) бирелә.
--- |
Иң күп укылган
|