поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
18.10.2022 Мәдәният

Тинчурин театрында Кәрим Тинчуринның 135 еллыгына квест башланды (ФОТО)

“Әйдә, йөгердек!” квесты драматург Кәрим Тинчуринның 135 еллыгына багышлана. Уенның максаты – театр дөньясы белән таныштыру һәм театр бинасын якыннан күрсәтү. Беренче квестта Казанның 27-нче гимназия укучылары катнашты.

Квест театрда ике команда арасында ярыш рәвешендә үткәрелә. Алып баручы балаларны ике командага бүлеп, ике маршрут буенча озата. Квестта катнашучы балалар театрның төрле урыннарыннан конвертлар эзләде. Шулай ук уен барышында балалар төрле сынаулар аша (бию, уен, грим салу) узды. Конвертлар җыелып беткәч, алып баручы янына килеп, кроссворд тутырырга һәм анда Кәрим Тинчурин дигән исем килеп чыгарга тиеш иде. Кроссвордны беренче тутырып бетергән команда җиңүче булып танылды. Ахырда җиңүче командага истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кроссворд үзе, катнашучы артистларның автографлары белән, укучыларга бүләккә бирелде.

27-нче гимназия укучылары “Әйдә, йөгердек!” квестының башлангыч сыйныф укучылары өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булуын әйтеп узды. Укытучылар фикеренчә, уен татар телен өйрәнергә бер этәргеч булып тора.

Квестның авторы – драматург, Татарстанның атказанган артисты Шамил Фәрхетдинов, режиссеры – Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортаза. Квестта театр артистларыннан Булат Зиннәтуллин һәм Ландыш Ибәтуллина катнаша, дип хәбәр итә Тинчурин театры матбугат үзәге.

“Әйдә, йөгердек!” квестына төркемнәргә заявкалар кабул ителә. Элемтә өчен администратор Рамил Гарипов +7 919 633-17-20

 

---
Тинчурин театры
№ --- | 18.10.2022
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы