|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.10.2022 Фаҗига
4 айлык сабый үлгәнБашкортстанның Нефтекама шәһәрендә бер гаиләдә 17 октябрь иртәсендә фаҗига булган. “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы язуынча, ата-ана урынында яткан 4 айлык кызларының үлүе булуын ачыклый. “Якынча мәгълүматлар буенча, сабый чирләгән, температурасы күтәрелгән. Төнлә әни кеше баласына дару бирә һәм йокларга яткыра. Сабый эченә ятып йоклап китә. Икенче көн иртәнгә аның йөрәге туктый...” – дип хәбәр иткән бу хәл белән якыннан таныш кеше.
Ашыгыч ярдәм бригадасы кызның үлемен раслый.
Хокук саклаучылар сабыйның үлеменә китерүче сәбәпләрне ачыклый.
Фото: пиксабай
Автор:Язгөл Сафина
--- |
Иң күп укылган
|