|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.10.2022 Дин
Тәһарәтне нәрсә боза?"Яңа гына намаз укый башладым. Бер тәһарәт алган килеш, берничә намаз укырга ярыймы? Әгәр намаз арасында су эчсәм, ашасам, авызны чайкарга кирәкме? Тәһарәт бозыламы? Гомумән, тәһарәтне нәрсәләр боза?" - дип сорый Башкортстаннан Хәтимә апа. Казанның “Өметлеләр” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт САФИН:
— Әгәр кеше тәһарәтен бозмый йөрсә, ул шушы тәһарәте белән теләгән кадәр намаз укый ала. Ашау-эчү тәһарәтне бозмый. Кеше ашаганнан соң намаз укырга җыенса, ризык калдыкларыннан арыну өчен, авызын чайкарга тиеш. Тәһарәтне боза торган сәбәпләргә килгәндә, болар — тәннән чыккан нәҗес, кече яки олы йомышны үтәү, авыз тутырып косу, борын канау, җәрәхәттән эрен-кан агу, ятып яки сөялеп тирән йокыга китү, намаз эчендә кычкырып көлү. Шулай ук кеше аңын югалтып егылса да, тәһарәте бозылган була.
Фото: архив
--- |
Иң күп укылган
|