поиск новостей
Көн мәзәге
  • Мин элек үземне программист дигәч, танышларым мине виндоус куеп бирергә сорыйлар иде. Аннары үземне “архитектор баз данных” дип таныштыра башладым. Башта югалып калдылар. Аннары бакчага баз проектын ясап бирергә сорый башладылар.

Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
Архив
 
11.02.2011 Мәгариф

Фурсенко Татарстанның дүрт вузын КФУга берләштерде

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Татарстанның өч вузын Казан (Идел буе) федераль университетына кушу белән бәйле үзгәртүләр турындагы боерыгы дөнья күрде.

Министр Андрей Фурсенко имзалаган Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә Казан (Идел буе) федераль университетына Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын, Казан дәүләт финанс-икътисад институтын һәм Алабуга дәүләт педагогика университетын кушу белән бәйле үзгәртүләр турындагы карар кабул ителде.

 

Боерык беркем өчен дә көтелмәгән булмады. Ул бары тик бер ел элек федераль Хөкүмәт дәрәҗәсендә кабул ителгән карарны гына рәсми рәвештә раслады. 2009 елның октябрендә Россия Президенты Дмитрий Медведев “Төньяк-Көнбатыш, Урал һәм Ерак Көнчыгыш федераль округларында федераль университетлар булдыру турындагы” боерыкны имзалаган иде. Узган елның 29 июнендә Казан (Идел буе) федераль университетының галимнәр берлеге бер тавыштан КФУга Татарстанның өч вузы – ТДГПУ, КДФИИ һәм АДПУ кушуны яклап тавыш бирде.

 

Указда федераль функияләрне һәм вәкаләтләрне Россия Мәгариф һәм фән министры башкара диелгән. Оешмаларга беркетелгән милек, тулысынча федераль университетка беркетелә.

 

Шулай ук Алабуга дәүләт педагогика университеты базасында “Алабуга шәһәрендә Казан (Идел буе) федераль университеты филиалы”н ачу йөкләнгән.

 

КФУ ректоры Илшат Гафуровка 1 мартка кадәр Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына федераль университет уставын расларга тапшыру йөкләнгән. Шулай ук берләштерелә торган вузларда укучы студентларның теләкләре буенча федераль университетта укыту формасы һәм шартларын саклап укуларын дәвам иттерү зарур диеп ассызыклана.


Кристина ИВАНОВА
Татар-информ
№ | 11.02.2011
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы