поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.10.2022 Язмыш

"Үлгән, дип уйлаганнар. Балаларым хакына исән калдым. Кайгы-хәсрәтләргә үч итеп яшим"

Бу япь-яшь йөзле ханымның күп балалы ана булуы аптырашта калдырды. Соңыннан, өендә очрашып аралашканнан соң, язмышы гаҗәпләндереп кенә калмады, бу ханымга карата соклану уятты. Юк, жәлләү түгел бу, нәкъ менә соклану.

Резеда белән без уйламаганда очраштык. “Мин тугыз бала анасы. Бүгенге көндә сигезе исән-сау. Оныкларым бар инде”, – диде ул үзара сүз чыгып.
 
Бу япь-яшь йөзле ханымның күп балалы ана булуы аптырашта калдырды. Соңыннан, өендә очрашып аралашканнан соң, язмышы гаҗәпләндереп кенә калмады, бу ханымга карата соклану уятты. Юк, жәлләү түгел бу, нәкъ менә соклану. Аның ныклы характерына, күпме авырлыклар килүгә карамас-тан, йөзендә елмаю балкуга, һәр борчу-хәсрәтне горур кабул итеп, нәкъ аналарга гына хас булганча, үзен-үзе аямыйча җиңеп чыга алуына сокланмый мөмкин түгел.
 
Резеда Минзина 1971 елны Ашытбаш авылында 7 балалы гаиләдә төпчек бала булып дөньяга килә. “Әни, Аллага шөкер, исән-сау әле, 90 яшендә. Ә менә без дүртәү генә калдык. Калганнары бер-бер артлы вафат булдылар”, – диде Резеда.
 
Ике апасы Яңа Иябашта кияүдә аның. Шуларга кунакка килеп йөргәндә комбайнчы, тракторчы егет Сәүбән белән таныша ул. Озак уйлап тормый, 17 яшендә кияүгә дә чыга.
 
– Әти-әнисе вафатлар. Өлкән яшьтәге әбисе бар иде. Сәүбән үзе авыр характерлы кеше булып чыкты. Салырга яратты. Аек көне булмады, дисәм дә ялгышмам. Кул белән бик уйнады. Бервакыт дуслары килде моның. Бәйрәмнәре озакка сузылды. Өйгә керергә куркып, бер яшьлек Фирзәр, дүрт яшьлек Фирдүс улларым белән мунчада торырга мәҗбүр булдым. Күрше апа чиләк белән бәрәңге кертеп бирде, шуны мунча казанында пешереп ашыйбыз. Өйдәгеләр йоклаганда кереп җыештырып чыгам бит әле. Төнлә. Имеш, кеше килсә, гаеп итәр. Хәзерге акылым булсааа. Аннан Фирзәр, үпкәсенә салкын тиеп, үлем белән көрәшеп хастаханәдә ятты, – диде Резеда.
 
Башта тормышы турында сөйлисе дә, ирен яманлыйсы да килмәгән иде аның. Мәрхүм инде, 2010 елда баш миенә кан савып үлде, рухы шат булсын, диде. Аннан эчен бушатасы килде, күрәсең, сүз ара сүз чыгып, үзеннән-үзе шул темага кереп китте. Ул сөйли, ә мин бу ханым ничек түзде икән, Ходай бетмәс-төкәнмәс сабырлыклар биргәндер моңа, дип телсез-авазсыз калып тыңлап тордым. Юк, еламый ул, күз яшьләре күптән кипкәндер инде. Елмаеп кына сөйләшә, кайвакыт туктап кала, шунда гына бу анага никадәр авыр булуын икенче ана йөрәге тоя.
 
– Өч баладан соң дүртенчесен иремә әйтеп тормыйча гына төшереп кайттым. Әмма кемнәндер ишеткән, күрәсең. Хастаханәдән кайтып капкадан керүем булды, каршыма чыкты да, типкәли-типкәли кыйнады. Балалар барында тими иде ул. Биткә дә сукмады. Мин кычкырып йөрмәдем. Шулай гомер үтте. Тугыз бала булды. Өч малай, алты кыз. Бер улымны югалту ачысын да кичердем инде,  – диде Резеда.
 
“Улым, зинһар, калдырып китмә мине”
 
Борчу-хәсрәтләр бер-бер артлы сагалап тора хатынны. Улы Фирзәр юл һәлакәтенә очрап, хастаханәгә эләгә. Төнлә Фирдүс кайтып җайлап кына, энесенең хәлен бик күпкә җиңеләйтеп әйтә бу хакта әнисенә. “Хастаханәдә калды. Тикшерәбез дә, иртәгә җибәрәбез, диделәр. Борчылма, әни, иртәгә Фирзәр кайта”, – ди ул. Тик ана йөрәген алай гына алдап булмый шул. Бөтен күңеле белән нәрсәдер сизә ул. Икенче көнне иртүк хастаханәгә чыгып китә. Улын операциягә керткән булалар. Бик озак ясыйлар аны, аннан комага китә. “Бала үзе көрәшә алса, исән кала”, – ди табиблар.  19 яшьлек улының үлем белән көрәшеп ятуын ничек күтәрә алгандыр ана йөрәге. Моны үз башыннан үтмәгән кеше аңлый алмаячак.
 
– Төшәм дә реанимация ишек төбендә басып торам. Шуннан табиблар түзмәде, алып кереп күрсәттеләр. Сөйләш, диделәр. “Улым, зинһар, калдырып китмә мине. Син миңа бик кирәк бит”, – дип өзгәләнә-өзгәләнә сорадым. Ишетте мине улым, бөтен көчен куеп көрәште, үлемне җиңеп чыкты. Баламны алып калган өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләр укыдым. Әмма... Больница юлын таптаулар моның белән генә бетмәгән булып чыкты. Беркөнне ПГС кайтардылар. Машинаның көпчәге шартлады. Мин янында гына тора идем. Үлгән, дип уйлаганнар. Зыян килсә дә, балаларым хакына исән калдым. Ул арада булмады, Чулпан кызым авырта башлады. Алып киттек хастаханәгә. Ишектән керүгә аңын югалтып егылды. Аппендицит. Операция ясадылар. Биш көннән чыгардылар. Әмма кан китүе туктамый гына бит. Тагын киттек. Эчтә тампон калган булган. Яңадан операция. Анысында укол кадамыйлар икән. Карап яткан. Табибның канга баткан кулларын күреп, кызымның йөрәге тибүдән туктаган булган. Мин Фәнис Фәгаловичка бик рәхмәтле. Башта улымны, бу юлы кызымны үлемнән алып калды. Ике ай хастаханәдә ятып чыкты, – диде Резеда.
 
 
“Әни, безнең Салават юк бит инде”
 
 Ә бер атнадан Салават улым юл һәлакәтенә очрады. 2013 елның 7 ноябре иде бу. Гомеремдә онытасым юк. Фирзәр энесен Үрнәккә укырга илтергә китте. Шунда бик кызу килгән бер машина боларга килеп бәрелгән.  Бу хакта ишетүгә Фирдүс улым белән һәлакәт булган урынга киттек. “Әни, машина бетте”, – диде Фирзәр. “Чукынсын машинасы. Үзегез исән булыгыз”, – дидем. Хастаханәдә Салаватны беренче катта, операциядә, диләр. Эзлим, беренче катта бернинди операция ясамаганнары башка килми. Укытучылары килгән, улымның паспортын сорыйлар, миңа тынычландыра торган укол да кададылар, бугай. Нинди тынычлану инде ул, улымны күрәсем килә. Шунда Фирдүс: “Әни, безнең Салават юк бит инде”, – диде. Калганын хәтерләмим. Шулай 17 яшендә улым караңгы гүр куенына керде. Аның артыннан ук тагын бер хәсрәт – Зәлинә кызым егылып хастаханәгә эләкте. Бу хәсрәтләрдән айнып та җитә алмадым, Фирдүс шалтырата. “Әни, нинди кара кешеләрне пропискага керттең син?” – ди. Иремнең энесе исерек килеш 16 кешене миңа пропискага керткән. Үзебез тугыз, энесе белән ун болар. Журналистларга мөрәҗәгать итеп, алар ярдәме белән генә бу кешеләрне пропискадан төшерә алдым. Үземне яклый алмасам да, балалар өчен дигәндә юлыма аркылы төшкән бөтен кешенең бугазына ябышырга әзермен. Чөнки мин – ана.
 
Ходаем, озын гомерләр бир бу ханымга
 
Бер сүз белән барысы да аңлашыла. Әйе, ул – ана. Бик күпне күргән, балаларын уттан-судан тартып алып калган ана. Ул кичергәннәрнең безгә сөйләмәгәннәре дә күптер әле. Әмма болары да бер кеше йөрәге аша үткән бит. Балалары хакына түзгәндер уч төбе кадәрге генә ана йөрәге! Бүген Фирдүсе белән Фирзәре гаилә корып Арчада яшиләр. Фирзәр өч бала атасы, Фирдүсе бер бала үстерә. Шушы ике улы ярдәме белән авылда йорт салып чыкканнар. Бөтен нәрсәләре җитеш, нәкъ шәһәрдәге кебек шартлар бар. Өч кызы кияүдә. Берсе Казанда, ике кызы янында, мәктәптә укыйлар.
 
– Иң олы балама 33, төпчегемә 13 яшь. Иң олы оныгыма 7 яшь инде, – ди шулар өчен чын күңелдән сөенеп 51 яшьлек Резеда Минзина. – Кияүләрем, киленнәрем, кода-кодагыйларыма, туганнарыма кадәр бик яхшы булдылар. Юлымда гел мәрхәмәтле кешеләр генә очрап торды. Тормыш көйләнде. Китекләре йөрәкне туктаусыз сыкратып торса да, үземне сабыр булырга өндәдем. Тик...
 
Инде тормыш көйләнде дигәндә генә Резеданың үзендә начар чир табалар. Операцияләр кичерә, химия терапиясе ала. “Яшим, бөтен авыруларга, үзем кичергән кайгы-хәсрәтләргә, юлымда очраган каршылыкларга үч итеп яшим”, – дидем. Менә яшим әле”, – диде ул озата чыкканда.
 
Йортлары яныннан шактый киткәч тә, артыма борылып карадым. Кул болгап торган ханымның елмайган ягымлы йөзен күреп үзем дә елмаерга мәҗбүр булдым. Ходаем, озын гомерләр бир бу ханымга. Ул бәхеткә лаек.
 
Гөлсинә Зәкиева, Арск-информ
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 16.10.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»