|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.10.2022 Фаҗига
Төркиядә шартлауда һәлак булучылар саны кырыкка җиткән
Төркиянең төньягында шахтада шартлау аркасында һәлак булучылар саны кырыкка җиткән. Бу хакта илнең эчке эшләр министры Сөләйман Сойлуга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Шартлау кичә кич Төркиянең төньягында Бартын провинциясендә булган. Алдан 28 кеше һәлак булуы турында хәбәр ителгән иде.
«Кызганычка, һәлак булучылар саны кырыкка җитте», - дип сөйләгән Сойлу журналистларга.
A Haber телеканалы җирле хакимияткә сылтама белән хәбәр иткәнчә, шартлау урынында җир астында 300 метр тирәнлектә 115 эшче булган, аларның кайберләре эвакуацияләнгән, дип китерә хәбәрне Татар-информ.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|