поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.10.2022 Язмыш

Ике бала белән, көмәнле килеш ялгыз калган Ләйсән Абдуллина: «Мәскәүгә дип киткән ирем кайтып җитә алмады»

Мөслимдә яшәүче Ләйсән Абдуллина өметен өзмәскә тырыша. 15 сентябрь бар тормышының астын өскә китерә.

Мәскәүгә эшкә дип чыгып киткән ире Рамил юлда фаҗигагә юлыгып вафат була. Өченче сабыен көткән Ләйсән ул көннәрне искә төшерү белән елый башлый. Ул әле дә ирен эшкә генә киткәндер дип яши.
 
– Без ирем белән 2014 елда гаилә корып җибәрдек. Бер елдан улыбыз Шамил туды. Аны вакытыннан алда таптым. Балам 1 килограммлы иде. Улыбызны тиз генә өйгә дә кайтармадылар. Өченче УЗИ узганда ук, табиблар баланың кимчелекләрен күреп алган иде. Күңел белән башкалар төсле булмас дип көтсәм дә, авыру туар дип уйламаган идем, – дип сөйли Ләйсән. – Тикшеренә торгач, балада ДЦП икәне ачыкланды. Табиблар өметне өзмәде, дәваланырга кирәк дип тордылар. Бар тормышыбыз Шамил тирәли тәгәрәде. Елаган чаклар да булды. Әмма янымда иремнең булуы, аның җылы сүзләре миңа яшәргә көч бирде. Без кулдан килгәнчә Шамилне дәваларга тырыштык. Бер ел дигәндә балабызның башына операциядә ясадылар. Шуннан соң бераз тынычланып киткән идек. Әмма улымның өянәкләре башланды.
 
Ләйсән Шамилне кая гына йөртми. Малайның куллары тыңласа да, аяклары тик тормый икән. Әнисе, улына ярдәм итәр өчен, Төмән хастаханәсенә үк барып җитә. Анда Шамилнең аякларына операция ясагач, алар тынычлана.
 
– 2021 елда ирем белән киңәштек тә тагын бер бала алып кайтырга булдык. Ул чакта күренмәгән табиб калмады. Озакламый тупырдап торган малаебыз туды. Мин гел Шамил белән булгач, ирем Рамил декрет ялы рәсмиләштереп, яныбызга кайтты. Ул монда чакта җиңел иде әле. Быел кечкенә балабызга яшь ярым тулды. Ирем үз машинабызда Мәскәүгә эшенә киткән иде. Ноябрь аенда яңадан кайтасы иде ул, – ди Ләйсән.
 
Алар өченче бала алып кайтырга уйламаган да була. Ләйсән авырга узганын белгәч, ире дә, үзе дә шатлана. Җитмәсә, табиблар кыз көткәннәрен әйтә. Рамил хатынына авыр буласын аңлап, өченче бала белән декрет ялын да үзенә рәсмиләштерергә уйлый. Мәскәүгә баруы да шуның өчен була. Тик кайтып кына җитә алмый… Чувашия юлында авариягә очрый.
 
– Кызымны февраль аенда туар дип көтәм. Әле, шөкер, анализларым да яхшы. Тик күңелем генә кителгән. Өч балам белән ничекләр яшәргә инде, дип тә куям. Хәлем бик авыр. Шамилем авыру булмаса, тырмашып булса да яшәр идем әле. Тик берни үзгәртеп булмый. Миңа түзәргә, көчле булырга, елап утырмаска кирәк, – ди Ләйсән.
 
Ярдәм итүчеләре дә юк түгел. Үзенең әти-әнисе, туганнары ташламый. Каенанасы да гел янәшә. Балаларны гел ул карап тора икән.
 
– Без Шуганка авылында яши идек. Андагы йортыбыз бик иске. Шамил еш авыргач, Мөслимгә күчтек. Кеше фатирында торабыз. Баланы юындырырга да кирәк бит. Шәһәр фатирында уңайлы, – ди Ләйсән. – Дөньяда мәрхәмәтле кешеләр җитәрлек. Көтмәгәндә генә ярдәм кулы сузып куялар. Шамилнең өянәкләре булмасын өчен, әле дә тернәкләндерү үзәкләренә йөртеп торам. Аллага шөкер, әкренләп үзгәрешләр сизелә. Алга таба  Аллаһы Тәгалә җаен бирер әле дип яшим. Сабыйларым хакына сабыр итәргә кирәк. Авырлыклар артта калыр, матур көннәр алдадыр әле!
 
Бу гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Ләйсәннең телефон номеры: 89872792614. Әлеге номер Ләйсәнең әтисе Фоат Кыям улы Хаҗиев исемендәге Саклык банкы картасына беркетелгән.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.10.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»