поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.02.2011 Җәмгыять

Әйдә, киттек мунчага...

Их, мунчасы!.. Кайнар пар, каен себеркесе исе, эссе, рәхәт... Шәпләп бер юынгач, яңадай тугандай буласың, бөтен арыганнарың бетеп китә. Авыл мунчасы турында әйтүем... Ә менә шәһәр җирендә мунча нинди була икән? Гомер буе ваннада юынып яшәгән шәһәр кешесенә мунчага бару бәйрәмме, әллә баш бәласеме, шәһәр кешесе кайда юына? Шул сорауларга җавап эзләп, беренче тапкыр шәһәр мунчасына юл тоттым.

Кайсын сайлыйм, кая барыйм?

 

Казанда мунчалар шактый булса да, үземә туры килгәнен сайлавы шактый кыенга туры килде. Арзан да, якын да, әйбәт тә булсын дип эзләгән идем, кая ул? Кыз да, буаз да була алмый икән шул инде. Җитмәсә, Казанда гади кеше йөри алырлык мунчалар бармак белән генә санарлык калган. Яңа Савин районында мунча бөтенләй юк, дөрес, ничә елдан бирле Адоратский урамы белән Лаврентьев киселешендә төзеп киләләр, кайчан куллануга тапшырыласын бер Алла белә... Совет районында урнашкан мунча адресын сорап, мунчалар буенча бердәй белешмә номерына шалтыратам. Бары Дәрвишләр бистәсендә генә, дип җавап бирәләр. Әйе, аннан Казандагы фатирыңа кайтып җиткәнче, җылы парның әсәре дә калмас шул. Юдино бистәсе халкы да мунчасыз тилмерә... Күп халыкның тимер юлда эшләвен, пенсионерларның тиешле шартлар булмаган торакларда гомер итүен исәпкә алсак, мунчаның булмавы бистә халкы өчен зур проблема. Үзләрендә булган мунчага Осиново, Яңа һәм Иске Аракчино, Обсерватория, Займище, Яңа Юдино бистәләреннән дә юынырга килә торган булганнар. Тик мунча ябылган. Сәбәпләре: имеш, керемле түгел, бинага ремонт таләп ителә...

 

Урман арты бистәсендәге мунчага шалтыратам. Ягымлы гына тавыш: «Люкс номеры ике кешегә 9000 мең сум, тәүлек буена», – дип җаваплый. «Миңа 24 сәгать буена мунча кирәк түгел», – дим, гаҗәпләнеп. «Алайса 6 сәгате 4500 сум», – дип дәвам итә кыз. Бер юынгач, мунчада сәгатьләр буе нишләп була икән ул? Ниһаять, гади кеше керә алырлык мунчаларны да таптым.

 

Казан шәһәре мэриясенең матбугат үзәге хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, баксаң, бездәге мунчалар әллә кайчан шәхси кулларга күчеп беткән икән инде. Камил Исхаков мэр булган чакта ук күп мунчалар Мәскәүгә сатылган. Мунчаларның бер өлеше «Комбытсервис» ААҖ кул астында. Аның карамагында 7ләп мунча исәпләнә. Павлюхин урамында урнашкан 7 нче номерлысы ремонтка ябылган. Бу мунчаларга керүнең уртача бәясе – 120-150 сум. Пенсионерларга, кайбер көннәрдә башка кешеләргә дә ташламалар бар. Мунчаларның кайберләрендә бер генә зал эшли. Хатыннар, ирләр өчен аерым көннәр каралган. Әнә Зур Кызыл урамындагы 3 нче мунчаның элек ике залы да гөрләп торган. Ә хәзер беренче катта интим кибете ачканнар. Гомумән, гади генә мунчалар сирәк йә анда сауна, бассейн, массаж үзәге, бильярд кебек өстәмә хезмәтләр дә каралган. Күрәсең, гади мунча гына тоту үз-үзен акламый. Хәзер мунчасына йөрүчесе дә юк бит аның. «ШК» укучысы Хәмзә Гайнуллин әйтүенчә, элек мунчага икешәр сәгать чират торсалар, хәзер залда 7-8 кеше юына.

 

Мунчала, сабын кулда...

 

11 ел Казанда торып, беренче тапкыр шәһәр мунчасына барам. 12 нче мунча. Касса янында, 2011 елның февраленнән чыккан нигезләмә буенча, мунча керү бәясе 150 сум дип язып куелган. Юыну өчен кирәкле вак-төяк бәяләре: сөлге 30 сум, тапочка 30 сум, халат 65 сум һ.б. Тире авыруы булган кешеләр табибтан белешмә алып килергә тиешләр диелгән. Тик кассир кыз аны берәүдән дә таләп итми бугай. Курка-курка гына, икенче катка хатын-кызлар залына күтәреләм. Билетлар тикшереп, кайда нәрсә урнашканын аңлатып утырган хатын (аны «банщица» дип атыйлар) сине елмаеп каршы ала. Мунчага даими йөрүчеләрне ул танып белә. Үзен дә бик яраталар.

 

«Мунчага кояш кергән кебек, бик ягымлы «банщица»быз», – дип сөйләделәр. «Банщица» хатын: «Гадәттә, кеше күп була, сез җайлы чакка эләктегез әле, шимбә, якшәмбедә көненә 40лап кеше килә», – ди. Тимер ләгән, мунчалаларымны кыстырып, гомуми залга үтәм. Минем белән барлыгы 7 кеше. Зур-зур таш урындыкларга сузылып утырганнар да юыналар. Бирегә Латыш Укчылары урамыннан килүчеләр дә бар. Берәү Җиңү проспектыннан кадәр килгән. Баксаң, мондагы мунча иң әйбәтләреннән санала икән. Кайдадыр керү сәгате чикләнгән, чиста түгел, су агып китми, гардеробта әйберләреңне урлыйлар, пар бүлмәсе юньле түгел, имеш...

 

Ул «парилка» дигәннәренә кергән идем, термометр 100 градус эсселек күрсәтә. Өске катта утырган хатыннар: «Ник аста гына утырасың! Беренче генә тапкыр мунчадамы әллә син, өскә мен, башта тирләргә кирәк», – диләр. Болай да чак сулыш алып утырган җиремнән: «Анда менсәм, төшә дә алмыйм, хәлем бетә. Кан басымым күтәрелә», – дим. Хатыннар бер вакыйга искә төшереп алдылар. Олылар көнендә пенсионерларны бушлай мунча кертәләр бит, шул чакта мунчаларда аяк басарга да урын булмый икән. Берсендә 80 яшеннән узган бер әби дә килгән. Озак кына юынганнан соң ул «парилка»да хәле бетеп егылган. Нашатырь спирты иснәтеп, әбине чак аякка бастырганнар. Ул тагын ләүкәгә үрмәли, ди. Бушка булганда кереп калырга кирәк, дип сөйләнә ди үзе...

 

Олылар көне дигәннән, «ШК»ның даими авторы Сөләйман Шакиров: «Сыер елына бер тапкыр туя, Сабан туе көнне көтүгә чыкмагач, алдына бер олау печән куялар. Пенсионерларны да елына бер генә мәртәбә бушлай юындыралар. 150 сум безнең өчен шактый кыйммәт инде ул. Шуңа да Биектаудагы мунчага йөрим, анда 50 генә сум. Югыйсә шундый ук шартлар», – дип сөйләгән иде.

 

Мунчада ник бер яшь кеше булсын. Татарлар җәмәгать мунчасына сирәк йөри икән. Минем авылдан икәнемне белгәч, хатыннар авыл мунчасы хакында сорашалар: анда яулык бәйләп керәсезме, чабынгач, карга сикерәсезме, үләннәрдән чәй ясап үзегез белән аласызмы, авыл мунчасы кирпечтән салынганмы, агачтанмы, кайнар буламы, салкынчамы? Авыл халкының бөтен хәстәрен күреп мунча керергә вакыты юк шул дип уйлыйм эчтән генә. Ә бу хатыннар мунча керә беләләр. Азрак суда чирканып алгач, «парилка»да «җебеп» утырдылар. Юынып алгач, ләүкәгә сузылып ятып, бер-берсен нык итеп чаптылар. Кайсылары махсус кремнар да алып килгән. Ябыгу, тәнне йомшарту өчен. Мунча косметик процедураларны алыштыра, ди алар. Үзләре белән термоста чәй, су алып килгәннәр. Каен себеркесен – 50, имәннекен 70 сумнан сатып алабыз, диләр. Озын саплы чүмечләр белән мунча миченә су салгач чыккан эссегә түзәр чама юк. Тәҗрибәле мунча керүчеләр миңа киңәшләрен дә бирә: «парилка»да йөрәк актив эшли, пульс минутына 120 тапкыр тибә. Шуңа да эссегә кинәт керергә ярамый. 5-7 минут утырганнан соң чыгып йөреп керергә кирәк, ята күрмә, 2-3 минуттан тагын кер, ашыкма, башыңа кияргә онытма, авызыңны ачып иснә... Бер сәгать утырганнан соң, түземлегем бетте, миннән соң кергән кешеләр юынып калсалар да, чыгарга булдым. Рәхәт, һава сафланып киткәндәй кебек, мунча янында урнашкан 3 нче икмәк комбинатыннан чыккан тәмле хуш ис борынны кытыклый, их, лимонлап кайнар чәй эчәсе иде хәзер. Тик, автобуста кысыла-кысыла, фатирга кайтып җитәсе бар шул әле...

 

Мунча юыныр өчен генә түгел

 

Казан турындагы тарихи истәлекләрдә иркен заллы, фонтанлы, бассейнлы, мәрмәр белән эшләнгән чишенү бүлмәләре булган Таһир мунчасы турында телгә алына. Ул мунча Кремльнең хәзерге Нургали манарасы янында урнашкан булган. Анда түрәләр юынганнар. Хәзер дә аерым катлау кешеләр өчен шундыйрак мунчалар шактый. Теге тәүлек буе керә торган мунчалар турында әйтүем. Монда инде кеше күңел ачу, ял итү өчен килә. Кемдер мунчада туган көннәр, бәйрәмнәр дә үткәрә. Тәүлек буе эшли торган мунчаларның үз хикмәтләре дә бар икән. Яшерми әйтелә торган хезмәт күрсәтүләргә массаж, бильярд уйнау, джакузида юыну, бассейнда йөзү кебекләре керсә, законсызлары да очрый. Әйтик, кайбер мунчаларда бер төнгә кыз китертергә яки интим биюләр, стриптизга заказ бирергә була. Дөрес, мунчаларны хәзер нык тикшерә башлаганнар. «Садунов» мунчаларының берсендә кассада эшләүче танышым да, соңгы арада мунчага видео күзәтүләргә кадәр урнаштыралар, ди.

 

Җинел пар белән!

 

Укучыбыз Хәмзә абый: «Элек 50 тиен торган мунчалар хәзер 150 сум тора, капиталь ремонт ясаган булалар да бәя арттыралар. Безгә матур стена, заманча җиһазлар нигә, җылысы хаҗәт, бәясен киметсәләр, йөрүчесе дә артыр иде», – ди. Ничек кенә булмасын, эссе яраткан, мунчаның шифасын күргән кешеләр бирегә барыбер килә. «Мунча бик файдалы бит ул, бер керүдә өч яшькә яшәреп чыгасың», – ди Хәмзә абый. Мин мунчадан чыгарга әзерләнгәндә, залга, кызына ияреп, ак шәл бөркәнгән бер әби дә кереп калды. Авылдан кызы янына торырга килгән икән. «Соң, әби, авылдагы мунчага җитәме соң, ник түзеп тормадың, авылыңа кайткач, рәхәтләнеп керер идең әле!» – дим. «Юк, балам, авылда мунча бар барын, тик шәһәрдә дә мунчасыз булмый инде», – ди әби... Менә шулай, шәһәр мунчасының «рәхәтлекләрен» аңлау өчен анда барып карарга кирәк. Бер дә бармаган булсагыз, кереп карагыз әле, җиңел пар белән!

 

Мунчадагы язулар:

 

Чишенү бүлмәсе – юл аша.

Мунчага күкәйләр белән керү тыела.

 

* * *

 

Хатыны иренә:

– Кадерлем, бүген дә мунчага барма инде! Миңа күңелсез...

– Сөеклем, бармасам, икебезгә дә күңелсез булачак бит...


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»