поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.10.2022 Киңәш-табыш

Дамир Исхаков: "Умарта кортларын шәһәрдә дә асрап була"

“Корт чаксын үзеңне!” Борынгы греклар бер-берләренә шулай дип саулык теләгәннәр. Бу теләкнең мәгънәсен, асылын табиб Дамир Рафаил улы Исхаковтан да яхшырак аңлаучы бармы икән? Ул — бал корты һәм умартачылык продуктлары белән дәвалаучы табиб, заманча тел белән әйткәндә — апитерапевт.

Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң терапевт, кардиолог, кардиореаниматолог, клиник фармаколог булып эшләгән, шул ук вакытта авыруларны апитерапия ярдәмендә дәвалауны җентекләп өйрәнгән белгеч. Бал корты чактырып, төрле чирләрне уңышлы дәвалаучы Дамир Исхаков янына авырулар республикадан гына түгел, хәтта бүтән төбәкләрдән дә киләләр.
 
— Дамир Рафаилевич, сезгә — авыл балалары кебек кечкенәдән корт чактырып үсмәгән Казан егетенә, умартачылык белән кызыксыну кайдан килде ул?
 
— Әйе шул, Казанда яшәүчеләрнең урамда корт чактыру мөмкинлеге юк, бик кызганыч. Әле күптән түгел бал корты кирәк булгач, Казан паркларында, су буйларында ике сәгать эзләдем — таба алмадым! Алга киткән чит илләрдә шәһәр йортлары чормаларында бал кортлары асрыйлар. Мин Казан дәүләт табиблар белемен күтәрү институтында (ГИДУВ) эшләдем һәм шул институт чормасында ун елдан артык бер оя умарта асрадым. Шунысы кызык, хезмәткәрләр моны сизмәделәр дә. Чөнки, кортлар кешегә бәйләнеп йөрми, аларның үз эшләре — чәчәкләрдән нектар җыялар, аны ояга ташыйлар. Казан дәүләт университетының табигатьне саклау кафедрасы экологлары республиканың иң чиста районында җыелган балны һәм “ГИДУВ кортлары” җитештергәнне тикшереп карадылар. Билгеле, райондагы балның чистарак булуы ачыкланды, шул ук вакытта безнең кортларныкы да сыйфат таләпләренә туры килә дип табылды. Димәк, бал кортларын шәһәрдә дә асрап була һәм алар кайда гына яшәсәләр дә, сыйфатлы бал гына җыялар.
 
Ә умартачылык белән кызыксыну дигәндә, камиллеккә омтылган табиб институтта алган белем белән генә канәгатьләнергә тиеш түгел дип саныйм. Медицина вузларында бал кортлары, умартачылык продуктлары белән дәвалау юнәлешендә белем бирмиләр. Русиядә апитерапия фәне рәсми рәвештә бары тик Рязань медицина университетында гына укытыла (мин дә лаеклы ялга чыккач, шунда укып, сертификат алдым). Бал, бал корты агуы һәм серкәсе элек-электән бик күп чирләрдән алыштыргысыз дәва чараларыннан саналган. Бал белән салкын тиюдән алып, туберкулез, гастрит кебек чирләргә кадәр дәвалаганнар. Революциягә кадәр табиблар аны авыруларга дару урынына кулланырга кушканнар. Казан дәүләт медицина институтын тәмамлагач, бал кортлары ярдәмендә дәвалау белән кызыксына башладым, шуңа кагылышлы төрле китаплар укыдым. Мәскәүдәге танылган апитерапевт Михаил Френкель янына барып, аңардан бу эшнең нечкәлекләрен өйрәнеп, дәресләр алып кайттым. ГИДУВта, түләүле шартларда, бал кортлары ярдәмендә дәвалау хезмәте күрсәтелә башлагач, төп вазыйфаларымны алып бару белән беррәттән пациентларны шушы ысул белән дә дәвалау эшенә керештем.
 
— Әлеге алымның нечкәлекләре белән безне дә таныштырыгыз әле: ничегрәк була ул корт чактырып дәвалау?
 
— Иң мөһиме — бу эшкә үз белдегең белән тотынмау! Корт чактырып дәвалау белән бары тик махсус белемле табиб кына шөгыльләнә ала. Әгәр кешедә бал корты агуына аллергия бар икән, корт чаккач, аның тәне чабырып чыгарга, ул буыла башларга мөмкин, анафилактик шок булып, хәтта үлеп тә китүе бар. Шуңа күрә, башта кешедә бал корты агуына аллергия бармы-юкмы икәнен тикшерү мәҗбүри. Моның өчен кешенең сидек һәм кан анализы ясала. Кортны пинцет белән тотып, кеше тәненә куеп чактырабыз һәм ун секунд торуга, агулы укны алабыз. Аннан сидек белән канны кабат тикшерәбез. Икенче юлы корт тәнгә 1 минутка утыртыла һәм тагын анализлар алына. Берничә көн дәвамында шулай тикшергәч, күрсәткечләр яхшы булган очракта, дәвалый башлыйбыз. Чиргә карап, дәва берничә сеанста тәмамланырга яки еллар буена да сузылырга мөмкин. Әгәр аллергиягә тикшергәндә кешенең хәле начарлана яки каны һәм сидеге составында нормадан тайпылышлар була икән, андый кешене дәваламыйм.
 
— Хәле авырайган кешеләр булдымы?
 
— Әйе, корт чактырып аллергиягә тикшергәндә шундый ике очракка юлыктым. Мондый вакытта нәрсә эшлисен мин төгәл беләм, шунлыктан икесендә дә терелтү чарасын үзем күрдем.
 
Бал корты чактырып дәвалау — борынгыдан килгән алым. Заманында Гиппократ та чирлеләрне шулай дәвалаган. Ул “табиб дәвалый, табигать терелтә” дип санаган. Бал корты агуын табигать могҗизасы дип атарга була. Эшче кортларның һәм ана кортның агу бизендә эшләп чыгарылучы агу ояга һөҗүм итүче чакырылмаган кунаклардан саклану, аларны куу өчен кирәк. Агуны туңдырсаң да, 115 градуска кадәр җылытсаң да, ул файдалы үзлекләрен югалтмый. Корт чаккан урын башта каты гына авырта, аннан җылына. Корт агуы канга эләгә һәм бөтен организмга тарала, бу исә иммунитетны ныгыта, канны сыеклата, холестерин күләмен киметә.
 
Апитерапия ярдәмендә химик препаратлар җиңә алмаган чирләрне дә йөгәнлиләр. Ә умартачылык әйберләрен заманча дарулар белән бергә куллансаң, нәтиҗә тагын да яхшы була. Мәсәлән, химия терапиясе, радионурланыш алган кешеләргә умартачылык продукциясе белән дәвалану бик файдалы. Хәзер, зур тизлек белән чапкан тормыш арбасыннан төшеп калмас өчен һәрберебез ашыгып, бәрелә-сугыла яшәгән заманда, умартачылык ризыкларын аңлы һәр кеше даими кулланырга тиеш дип саныйм.
 
Бал корты чактырып һәм умартачылык продукциясе ярдәмендә дәвалауның уңышлы нәтиҗәсен танымаучылар, моңа ышанмаучылар төп сәбәп итеп аллергияне атыйлар. Әмма мондый дәва белән 25 елдан артык шөгыльләнүче табиб буларак, мин шуны беләм: бал корты агуына аллергияле кешеләр бик аз. Ә аллергия булмаганнарга корт чактырып дәвалау искиткеч ярдәм итә.
 
— Сүзләрегезне раслап, нинди мисаллар китерә аласыз?
 
— Бер пациентымны герпестан дәваладым. “Рассеянный склероз” дип аталган бик катлаулы, авыр чирдән дәваланып йөрүче ханым бар. Башта аның аякларының хәле юк иде, кортлар белән даими дәвалангач, яхшы хәрәкәтләнә башлады, йөзә дә, чаңгыда да шуа, сәяхәт итә — бик актив тормышта яши. Астма өянәге белән газапланучы абый дәваланды. Элек гормоннар эчә иде, корт чактырып дәвалый торгач аларны ташлады, иркен сулый башлады. Сеңере өзелеп, операция ясатканнан соң кулы авыр хәрәкәтләнүче ханым шул җиргә корт чактырып йөрде һәм берникадәр вакыттан кулы язылды. Умыртка баганасы бүсереннән дәваланучыларым бар. Бүтән табиблар белән бергәләп тә эшлибез. Таныш уролог белән кан тамырлары хирургы үз пациентларын миңа җибәргәли. Бал кортлары агуы артроз, артрит, ревматизм кебек буын, мускул, сөяк чирләреннән бик ярдәм итә. Шуны аңлап, Казандагы 7 нче клиниканың ревматология бүлеге мөдире Равия Мухина да кайбер пациентларын миңа җибәрә. Бер ирне подаградан дәвалыйм. Корт чактырып дәвалану өчен шулай ук умартачылар да килә.
 
— ?..
 
— Әйе, умарта тоткан белән генә түгел, бал кортын кайсы җиргә чәнчетергә икәнен дә белергә кирәк бит әле. Бер эшмәкәр дәваланды. Аннан корт чактырып дәвалану өчен умартачы яллап, бал кортлары асрый башлады. Әмма күпмедер вакыттан бу эштән ваз кичеп, кабат миңа килеп дәвалана башлады.
 
— Мондый дәваны кул ланырга ярамаган чирләр дә бармы?
 
— Бар. Беренче чиратта бал корты агуына аллергия булганнарны, туберкулез, диабет, йогышлы чирлеләрне мондый алым белән дәвалау тыела.
 
— Бал корты агуына аллергия булмаган, саусәламәт кешене ничә корт чагып үтерә ала?
 
— Берьюлы 200-300 корт чакса, кеше үлә.
 
— Бал корты агуына аллергияле кешеләргә киңәшләр бирсәгез иде.
 
— Андыйларга табигатькә “янып торган” ачык төстәге киемнән чыкмау хәерле, аннан бал кортлары хушбуй, исерткеч исе аңкып торганны яратмыйлар. Корт килеп бәйләнсә, чәбәләнмичә, битне томалап, чүгәләп, тик кенә утырырга кирәк. Үзендә корт агуына аллергия барлыгын белгән кеше үзе белән дару йөртергә тиеш. Аллергиянең яши-яши дә килеп чыгуы ихтимал. Миндә шулай булды. Хәзер үзем белән һәрвакыт преднизолон даруы йөртәм. Корт чакканнан аллергия булса, шулай ук аз күләмдә аракы эчеп кую да ярдәм итә: балаларга, хатын-кызларга — 40-50, ирләргә 70 грамм. Шуннан артыгын эчәргә ярамый, юкса хәл тагын да кискенләшә.
 
— Балаларны да дәвалыйсызмы?
 
— Юк, алар курка. Псориаз белән чирле 9-10 яшьләрендәге кызны дәвалаган идем. Балаларны апитерапия белән 14-15 яшьтән дәвалыйлар.
 
— Сезгә кайлардан киләләр, корт чактырып дәваланырга теләүчеләр күпме?
 
— Апитерапия популярлашып киткән туксанынчы елларда көненә 40лап кеше килә иде. Хәзер — өчдүрт кеше. Гаилә хәлләренә бәйле сәбәпләр белән (әтием урын өстендә, аны тәрбиялим) әлегә авыруларны күпләп кабул итә алмыйм. Шулай да әллә кайлардан килеп эзләп табучылар бар. Чит өлкәләрдән киләләр, Мәскәүдән бер ир килгән иде, Казанда туып, хәзер Швейцариядә яшәүче ханым бирегә кайткач минем янга килеп дәваланды. Чөнки Швейцариядә бал кортлары белән дәваламыйлар — кортларны үтерү тыелган. Чакканнан соң кортлар үлә бит.
 
— Бал кортларын кайдан аласыз?
 
— Умартачылык белән шөгыльләнүче туганым бар, кортлар белән мине ул тәэмин итеп тора.
 
— Бал кортын кеше тәнендә күпме вакыт тотасыз?
 
— Ун минут. Чиренә карап, бер сеанста 1дән алып 10га кадәр корт кулланыла.
 
— Кортларның балны ничек җыюлары, эшкәртүләре турында да сөйләгез әле.
 
— Җәй кояшлы, җылы килсә, бер умарта оясы көненә 6-8 килограммга кадәр нектар җыя. Гадәттә бу җәй башы, юкә, клевер, карабодай чәчәк аткан чак була. Бер кило бал җыю өчен бер корт 10 миллион чәчәккә кунарга тиеш. Бу вакыт эчендә ул умарта оясына 120-150 мең тапкыр кайта һәр кайтуында 20-30 миллиграмм нектар ташый. Төрле чәчәкнең нектарында шикәр төрле күләмдә була. Нектарның сыйфаты үсемлеккә генә түгел, аның кайда үсүенә, һава шартларына, туфракның уңдырышлы булу-булмавына, нектарның тәүлекнең кайсы вакытында җыелуына һәм бүтән факторларга бәйле. Нектар белән бергә үсемлек серкәсе дә эләгә. Мондый серкә бар икән, бал чиста, табигый санала. Бал өлгереп җитешкәндә, аның 18-20 проценты судан тора. Бал өлгергәч, дым сеңдермәсен һәм бозылмасын өчен, кортлар аны балавыз капкач белән каплап куялар. Шуннан бал 3-4 атна өлгерүен дәвам итә. Безнең илдә былтыр 67 мең 740 тонна бал җыеп алынган. Быелга андый мәгълүмат күзгә чалынмады әле.
 
— Бер әңгәмәгездә сез: “Кемдер өендә балык асрый, кош тота, ә минем тәрәзә төбендә умарта кортлары яши”, — дигәнсез...
 
— Әйе, фатирымда кечкенә генә умарта оясы асрыйм (рәсемдә). Кортлар чыгып һава суласын өчен ояның бер кырыена “веранда”да ясадым, фатирга очып чыкмасыннар дип аны чүп рәк белән капладым. Ләкин аларга кышын анда кызу, шуңа хәзер умартачы туганым белән ояны бераз суыту ысулларын уйлашабыз әле.
 
— Умартачылар озын гомерле була диләр, сез дә шундый фикердәме?
 
— Башта кызыклы саннарны әйтеп үтим әле. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, соңгы елларда яшьләргә бүленеш үзгәргән. Хәзер 25-44 яшькәчә кешеләр яшьләр дип санала, 45-59дагылар — урта, 60-74ләр — өлкән буынга, 75-89 — картларга, 90-100 яшьлекләр исә озын гомерлеләргә керә. Кайсы илдәге халыкның озаграк яшәве турында мәгълүматлар бар, ә умартачыларга кагылышлы андый аерым саннар очратканым юк. Әмма шунысын төгәл беләм: умартачылык ризыкларын даими куллану гомерне яхшы ук озайта. Ояны ачып, бал кортларын ашатучы, тәрбияләүче кешеләргә шул оядан чыккан һаваны сулау да бик шифа бирә. Умартачылык продукциясенең файдасын, кадерен белүчеләр бер генә нәрсәне дә әрәм итмиләр. Әйтик, үлгән, кипкән кортларны уып, су яки спирт белән юешләтеп, авырткан җиргә бәйләп кую файдалы. Уылган кортларны хәтта аз-азлап боткага кушып ашарга да ярый. Мондый кортларны суга яки спиртка салып, төнәтмәсен эчәләр. Умартачылыкта файдасы булмаган бер генә нәрсә дә юк. Чаршын (перга), серкә (пыльца-обножка), тома балавыз (прополис), бал, балавыз, бал корты агуы, бал сөте, сорыкорт яралгылары, үле кортлар — болар табигый дәва чаралары. Әйтик, тома балавыздан мазь, төнәтмә ясыйлар. Чаршын — аксым, поливитамин чыганагы. Ә балның файдасын белмәгән кеше юктыр инде. Кояш төшмәгән, дым үтмәгән җирдә торса, ул файдалы үзлекләрен югалтмыйча диярлек, 5 мең ел да саклана ала.
 
Бал кортларының, балның файдасы турында барлык дини китапларда да әйтелгән. Әйтик, Коръәндә “Умарта кортлары” дип аталган махсус сүрә бар. Анда болай диелгән: “Раббың бал кортларына вәхий кылды: “И-и, бал кортлары, тауларда, агачларда вә кешеләр тора торган җирләрдә үзегезгә оя ясагыз! Соңра һәр җимеш чәчәгеннән бал ашагыз һәм җыегыз вә итагать итеп, мин әмер кылган юлга керегез!” — дип. Бал кортлары кешеләр өчен эчләреннән төрле төстәге балларны чыгарып бирәләр, аларда ашау өчен тәм дә, дәвалану өчен шифа да бар. Фикерли белгән кешеләр өчен бал кортларының эшендә зур гыйбрәт вә дө реслек бардыр. Ягъни, бал кортларына һичкем дәрес бирә алмас, ләкин кешеләр бал кортларыннан дәрес алалар”. Димәк, бал кортларының файдасы турында инде дөнья яратылганда ук билгеле булган һәм безгә әлеге табигать байлыгыннан акыл белән файдаланырга гына кирәк.
 
Әңгәмәдәш — Назилә САФИУЛЛИНА
Язма редакциянең 2017 ел архивыннан
Фото: Фрипик.ру

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 13.10.2022
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»