поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.10.2022 Шоу-бизнес

Зөлфия Минһаҗева кая югалды?

Үзенең мөләемлелеге һәм кешелеклелеге белән аерылып тораган җырчы, безнең якын, гаилә дустыбыз Зөлфия Минһаҗеваның туган көне бүген! Зөлфия ул, меңләгән кешеләрнең күңелләренә якты бәйрәм булып уелып кергән җырчы.

Аның иң популяр җырларыннан берсе, “Миләшкәем”. Аның иҗатын яратмаска мөмкин түгел. Әлеге җырның сүзләрен Алмаз Хәмзин язган, ә инде көе, Зөлфиянең ире Мөхтәр Минһаҗев.
 
Алар искиткеч гаилә, без алар белән 1995 елдан бирле дуслар. Татар эстрадасындагы иң якын дусларыбыз дисәм дә ялгыш булмас. Иш ишен таба дигәндәй, безнең фикерләр, сәнгатькә, гомумән тормышка карашларыбыз туры килә. Без, Мәүлидә белән, алар белән танышканнан бирле бары шатлану һәм кәнәгатьлек хисе генә тоеп яшибез. Очрашып, аралашкан вакытларда гел сәнгать, көнкүреш турында гына сөйләшәбез.
 
Зөлфия бик тә уңган, пехтә, бар нәрсәне дә җиренә җиткереп эшли торган ханым. Чөнки ул бик тә күркәм, тату гаиләдә туып, яхшы тәрбия алып үскән кеше!
Кеше арасында йөргән дәвердә, "Зөлфия кая югалды?" дигән сораулар ишетергә туры килә. Аларның әйтүләренә караганда, артистның сәхнәдәге гомере озын була алмый, һәр нәрсәнең үз вакыты.
 
Чынлап та, хәзер артистлар шулкадәр күбәйделәр ки, тамашачы аларны аралап өлгерә алмый. Хәзерге җырчылар, базардагы сыман, “минем товар әйбәтрәк, минекен ал әле” дип йөргәнне хәтерләтә. Шуңа да, Зөлфия үз заманында матур итеп күренеп алды, халык аны яратты. Кызганычка каршы, тамашачының мәхәббәте мәңгелек була алмый! Мин заманында, Мостай Кәримнең: “Безнең татар тамашачысы, артистны күтәрә, күтәрә, күтәрә дә, башка бер, яңа артистны күреп ала да, монысын җиргә төшереп куерга онытып, тегесе янына йөгерә!” – дигән сүзләрен хәтерлим.
 
Бу, тамашачы Зөлфияне онытып бетерде дигән сүз түгел. Зөлфияне яратучы, аның җырларын тыңлаучылар шактый. Без, Зөлфияне туган көне белән котлыйбыз, без аны яратабыз, хөрмәт итәбез. Чөнки ул моңа лаек, аның кебек тугры дус, тугры хатын, гомумән, яхшы кеше сирәк була! Озын, шатлыклы гомер телисе килә аңа. Мөхтәр белән тигезлектә озак яшәсеннәр! Туган көнең белән, Зөлфия дустыбыз! Якын дусларың, Илсур һәм Мәүлидә!
 
Илсур Мортаза, Татарстанның атказанган артисты
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 13.10.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»