|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.10.2022 Шоу-бизнес
Данир Сабировның хатыны 2,5 сәгатьлек операция кичергәнТатарстанның атказанган артисты, пародияче, шоумен Данир Сабировның хатыны Миләүшә операция кичергән. Бу хакта ул сторисларында үзе хәбәр итә. «Операция уңышлы узды, 2,5 сәгать дәвам итте. Берничә сәгать интенсив терапия бүлегендәге палатада ятып тордым. Хәзер үз аякларымда палатама кайттым. Ашыйсым килми, су гына эчеп торам. Авыртуны тоймадым дип әйтмим, ләкин түзәрлек», – ди Миләүшә.
Операциянең сәбәбе хәбәр ителми.
Моңа кадәр яман чир белән көрәшүче Ләйсән Гыймаеваның да ике тапкыр операция кичерүен язган идек.
Фото: © социаль челтәрләр
--- |
Иң күп укылган
|