|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.10.2022 Хәвеф-хәтәр
Аркасына пычак кадалган килеш хастаханәгә килгәнБашкортстанда бер ир-ат, аркасына пычак кадалган килеш, машинасына утырып, хастаханәгә килгән. Яңавыл районы полициясенә табиблар шалтырата, алар аркасы яраланган ир-ат мөрәҗәгать итүен әйтә. Полиция ачыклаганча, җинаятьтә бу ир-атның бергә яши торган 38 яшьлек хатынының катнашлыгы була. Хатынны полиция бүлегенә алып киләләр, ул гаебен танып күрсәтмә бирә.
БР буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, бергә яши торган ир белән хатын авылдан киләләр һәм кәеф-сафа корып утыралар. Шул чакта аларның күптәнге бәхәсе аркасында талаш чыга. Хатын ирен көнли, акча җитмәү сәбәбе дә искә төшә. 38 яшьлек хатын аш-су пычагын ала һәм арты белән борылган иренә кадый. 43 яшьлек ир-ат шок халәтендә урамга чыга, машинасына утыра һәм район хастаханәсенә китә. Аңа табиблар ярдәм күрсәтә.
Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.
Фото: пиксабай
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|