|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.10.2022 Хәйрия
"Улым аякка басачак!" - Халык 3 көн эчендә акча җыйганБашкортстан халкы Сибай балалар лагеренда башы имгәнгән үсмерне дәвалауга нибары өч көн эчендә тиешле акчаны җыйган. Исегездә булса, җәй көне Сибай янындагы «Юлдаш» балалар лагеренда фаҗига булган иде: өч үсмер металл конструкциясенә менә һәм авыр капка аларның өстенә ава. Бер баланың баш мие каты җәрәхәтләнә. Ул бер ай буе комада булды.
Үсмер үзе сулый алмаган, табиблар трахеостомия куйган. Травмадан соң 1,5 ай узгач, бала сөйләшә башлаган. Табиблар үзләре бу хәлгә бик гаҗәпләнгән. Дәваханәдә аны яңадан башын тотарга, утырырга, йотарга өйрәтәләр. Әлегә ул инвалид коляскасында.
Хәзерге вакытта әнисе улы белән бергә Мәскәү өлкәсенең «Өч сеңел» махсуслаштырылган үзәгендә тернәкләнү үтә. Берничә көн элек гаилә баланы дәвалауга 500 мең сумнан артык күләмдә ярдәм җыю турында игълан ителгән иде, кирәкле сумма 3 тәүлек эчендә җыелган да.
"Төнлә күземне дә йоммадым диярлек, чөнки хисләр биләп алды! Мин соңгы 2,5 айда беренче тапкыр шатланам, хәтта моңа ышанмыйм да. Бүген сезгә шуны әйтәм, без акча җыюны туктаттык!!! Кыска вакыт эчендә, 3 көндә, сезнең ярдәмегез белән 579,825 сум 75 тиен җыйдык. Сез улыбызга сәламәт булу өчен бәяләп бетергесез мөмкинлек бирдегез! Һәр сум өчен рәхмәт! Игелекле ярдәм сүзләре өчен рәхмәт!
Кичәге көннән тикшерү үткәрелә. Курсны озайтырга мөмкин булачак, барысы да баланың хәленә бәйле. Реабилитациянең бурычы - җәрәхәтләнгәннән соң шәхси реабилитация программасын булдыру. Без вакытында килүебезгә бик шат, хәзер безгә кыйммәтле тернәкләндерү вакытын кулдан ычкындырырга ярамый", - дигән республикабызның бөтен битараф булмаган халкына үсмернең әнисе Зарема Юнысова.
Улыгызга тизрәк савыгырга язсын!
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|