|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.10.2022 Җәмгыять
Татарстанда яңгырлар башлана һәм суытаБүген, 13 октябрьдә, Татарстанда дымлы һәм болытлы, ләкин чагыштырмача җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада көн болытлы була, вакыт-вакыт яңгыр ява. Казанда да шулай ук явым-төшем булырга мөмкин (төнлә һәм аз күләмдә).
Синоптиклар әйтүенчә, тәүлек дәвамында талгын җил фаразлана, аның юнәлеше төньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыш юнәлешләреннән төньяк-көнбатышка үзгәрә.
Татарстанда һава температурасы төнге сәгатьләрдә +3..+8 градус (республика башкаласында +6..+8 градус) тәшкил итәчәк. Көндез төбәктә +7..+12 градуска кадәр җылыта (Казанда +8..+10 градус).
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, атна ахырына Татарстанда көндезге температура +4 градуска кадәр төшәчәк. Шул ук вакытта республикада уртача һава температурасы 11 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр климат нормасыннан 1 градуска югарырак булыр дип көтелә (Татарстан буенча норма +5,4, аның башкаласында +5,8 градус).
Фото: Фрипик.ру
--- |
Иң күп укылган
|