поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.10.2022 Әдәбият

Зифа Кадыйрова белән зур әңгәмә: «Мине бит бу юлга тормышның бер авыр мизгеле китерде…»

Зифа Кадыйрова язучы түгел, диләр иде элек. Хәзер андый сүзләр ишетелми. Ник дигәндә, Зифа Кадыйрова әсәрләре укучыга китап рәвешендә генә түгел, спектакль булып та барып җитә, геройлары экраннарда да күрсәтелә. Танылу артында ни ята? Без шул хакта һәм хәзерге вазгыять турында әңгәмә кордык.

– Зифа апа, быел укучыларны «Урланган яшьлек» китабы белән сөендердегез. Аның кулъязмасы янгында юкка чыккан иде кебек.
 
– Әсәрне бит башлыйсың да читкә алып куясың. Шуннан ул үз сәгатен көтеп ята. Вакыты җиткәч, үзеннән-үзе языла. Ә утта янган кулъязмага килгәндә, аларны кире кайтарып булмый инде. Мин башта алынган прототипларга да кире кайтмадым. Чөнки тупланган түл, очраган язмышлар бик күп. «Урланган яшьлек»не мин бакча өе янганнан соң башлап куйган идем инде, язылуы көз, кыш айларында булды. Ул өр-яңадан язылды. Аның белән кызыксынган режиссерлар да бар инде. Әйтик, Уфаның «Нур», Буа театрлары соратып алды. Әлмәт театры да кызыксына. Төрле режиссер төрлечә ача аны.
 
– Дистәгә якын китап, шуларның дүртесе рус теленә тәрҗемә ителгән, инде хәзер үзегезне авыз тутырып, язучы, дип әйтә аласызмы?
 
– Аны мин әйтергә тиеш түгел, әйтсә, халык әйтә. Халык язучы буларак кабул итә. Очрашулардан кайтып кергәнем юк. Кызыксыналар, сорыйлар, чакыралар. Әмма Язучылар берлегенә керә торган китабым язылмаган әле. Мин шулай дип уйлыйм.
 
– Халык кабул иткәч, берлеккә керергә вакыт җиткәндер инде. Язучылар сезне язучы дип атыймы соң?
 
– Берлеккә кермәгәч, язучылар язучы дип санамыйлар икән (көлә). Дөрес, анда атлыгып тормыйм. Минем – үз юлым. Әле менә Санкт-Петербургка үземә юл ачтым. Питер татарлары мине чакырды, мин Буа театры режиссеры Раил Садриевны чакырдым. Бергәләп татар китабын пропагандаладык. Мондый очрашуларны берәү дә әзерләп куймый. Үзем табам, китапларымны төяп, үзем барам, аларны сатам, аралашам. Юлы да, башкасы да фәкать үз хисабыма. Шушы очрашуларга мин бик рәхмәтле. Кайчак залдан шундый сорау яңгырый: аңа җавап биргәндә, күңелдә яңа әсәр языла башлый.
 
– Сезнең әсәрләргә театрлар да бик теләп алына. Алар арасында күңелгә иң якыны кайсы, аерып әйтә аласызмы?
 
– «Синсез килгән язлар»ны Әлмәт театры да, Башкорт драма театры да куйды. Һәркайсы үзенчә ачкан, һәркайсы үзенчәлекле. Башкорт режиссеры Айрат Абушахманов, мәсәлән, мине аңлар өчен, актерлары белән кунакка килеп китте. Хәзер «Яраларың белән яратырмын» дигән әсәрне куярга җыена. Сөенечкә, ел саен бер премьера булып тора. Дөрес, режиссерларның кайбер фикерләре белән килешеп тә бетеп булмый, алар театр кануннары белән эш итә, минем – үз күзаллавым. Әйтәләр бит әле, жирафның муены озын, ул күбрәк күрә дип, шуның шикелле.
 
– Әсәрегез буенча «Сөмбел» фильмы төшерелде. Тагын кайсы әсәрегезне экраннарда күрергә теләр идегез?

– «Бәхеткә юл кайдан?» әсәрен экраннарда күрергә теләр идем. Аны кызыксынып сорап алучылар да булды. Кызганыч, финанс мөмкинлеге тапмадылар. «Көтеп узган гомер», «Язмыш сынавы» – алары да фильмга ятышлы булыр иде. Китапларны үз көчем белән чыгарсам да, фильмнарның иганәчесе була алмыйм шул.
 
– Язучылык белән акча эшләп булмы соң?
 
– Кайберәүләр, Кадыйрова яман байдыр, диләр. Аллага шөкер, мин бик бай. Минем укучыларым бик күп. Чыннан да, китап белән тормышны алып барып була. Чөнки минем халыкны беркайчан да китапсыз тотканым юк. Китапны чыгарам, ул сатыла. Шулвакыт элек чыккан китап сатуда бетеп китә. Яңасыннан кергән керем элеккесен кабатлап бастыруга тотыла. Китапларым берсенә берсе әнә шулай ярдәм итә. Ерак җирләргә очрашуларга баргач, китапларыгызны Казаннан табып алып кайтабыз, диделәр. Хәзер инде укырга теләүчеләргә эшне азрак җиңеләйттек. Минем китапларны «Озон» аша да алып була. Кайбер өлкәләрнең матбугат чаралары, әсәремне урлап бастыралар. Әйтик,  Түбән Новгородта шундый хәл булган. Рөхсәт сорасалар да, каршы килмим юкса. Берсеннән дә гонорар сораганым юк. Һич югы әйтсәләр, күңел булыр иде. Аларны гаепләмим, чөнки бастырылуы – китап таралуга файда.
 
– Гадәттә, балачактан ук язучы булырга хыялландым, дип сөйлиләр. Ә сез?
 
– Утыз яшемне тутыргач, тормышта нәрсәнедер үзгәртергә кирәклеген тойдым. Тик нәрсә икәнен генә аңламыйм. Бер караганда, тормыш бара, төзелештә эшлим, балалар үсә. Әмма аларга авторитет булырга да кирәк бит әле. Әни, балалар минем белән горурлансын өчен, нәрсә эшләргә? Кешегә бит тагын бер мөмкинлек бирелергә тиеш. Мин язып караган кеше түгел, әмма кәгазьнең күп нәрсәдән коткарганын чамалый идем. Шулай итеп, беренче китапны 48 яшемдә үзем өчен яздым. Гаиләдә проблема бар иде, шуны чишә алмыйча, төнлә йоклый алмый интеккән вакытта кулга каләм алдым. Кем уйлаган ул әйберне кемдер укыр дип? Мин аны хәтта күчереп тә язмадым. Хәер, беркайчан да күчереп язып утырганым булмады. Шул 540 бит кулдан-кулга китте. Әле бит ул кыек-мыек языла, чөнки фикерне төшереп өлгереп булмый. Башка шулкадәр күп мәгълүмат килә иде, хәзер алай түгел инде. Димәк, бер генә нәрсә дә мәңгелек була алмый. Ә теге кулъязманы бер 60 лап кеше укыгач, эзләп табып алдым. Аңарчы эштә багана башында янып үлгән ир-ат турында сөйләгәннәр иде, мин шуны яза башладым. Укучы өчен максатчан «Бәхеткә юл кайдан?», «Урланган яшьлек» китаплары язылды, алдагылары үзем өчен.
 
– Язучы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
 
– Заманнан бер адым алда барырга тиеш. Ир-ат язучылар тарихны белергә тиеш, дип уйлыйм. Әле менә югары сыйныф укучылары белән очрашуда булдык. Шунда егетләргә, укыгыз, укымаган кеше белән тормыш итәргә кызык түгел, дидем. Үземнән чыгып әйтәм. Минем ирем укымышлы булды. Аның белән сөйләшү, аралашу кызык иде. Надан кеше белән ни турыда сөйләшәсең инде? Сөйләшергә сүз дә булмый бит андый очракта. Дөрес, замана тизләнде, аның артыннан җитешү дә ансат түгел. Ә икенче яктан кешене артка сөйрәүче нәрсәләр икеләтә артты. Шул ук «Tik Tok» рухи үсеш бирми, ә вакытны ашый.
 
–  «Мин язучы түгел», – дисез дә, ә бит сезне  «татар әдәбияты феномены», диләр. Танылу артында ни ята? Тырышлыкмы, үҗәтлекме яки башка берәр төрле сыйфатмы?
 
– Нәрсәсе феномендыр аның, күп җирдә шулай язалар инде. Үзеңне укысыннар, сине танысыннар өчен, укучы белән тотрыклы диалог булырга тиештер. Мин күп йөрим, сез әйткәнчә танылу килсә дә, әллә кемгә әйләнмәдем. Мин – шул халыкның гади бер баласы. Очрашуларга биш кеше килсә дә, 100 кеше килсә дә, сөйләшәм, беркемнең үтенечен кире какканым юк. Ирем вафат булгач та, атна азагында очрашулар билгеләнгән  иде. Барысын да йөреп чыктым. Халык белән аралашу ул чакта минем өчен хәсрәттән котылу чарасы булды. Очрашуларга башта ирем белән бергә йөрдек, аннары кызым йөртә башлады. Кайларда гына булмадык. Башкортстанга да чыгып китә идек, Татарстанны да аркылыга-буйга йөрдек. Әле бит ул чакта кызым рульдә рәтләп йөри дә белми иде. Чакыралар икән, мөмкинлегем юк дип тормадым, машинага китапларны төйибез дә китәбез. Мөгаен, халык белән еш аралашканга, кеше холыкларын әйбәт өйрәнгәнмендер. Миннән, психология китапларын укыйсызмы, дип сорыйлар. Бернәрсә укымыйм. Мин тормышны күзәтәм. Бу эшне язучылык дип тә, башкача да бәяләмим. Минем өчен ул – Алла кушкан эш. Олыгайган көндә шушы сәләт ачылмаса, әдәби юл булмаса, ничек яшәр идем, дип тә уйланам. Ирем янына да кеше күп җыела иде, минем янда да халык күп. Ниндидер миссия инде бу.
 
– Минем янымда кеше күп дисез, ә сынауларны узганда, ярдәм итүчеләр булдымы соң?
 
– Кем ничек ярдәм итсен инде? Беркемнән дә ярдәм сораганым, ялынганым булмады. Кешегә тормышында сынау бирелә. Аны ничек бар – шулай кабул итәргә кирәк. Үзеңне жәллисең икән, бирешәсең, ахыр чиктә кемнеңдер җилкәсенә авырлык булып ятасың. Иң куркынычы – кемнеңдер кулына калу. Шуны аңласаң, нинди генә сынау килсә дә, аякта басып калып була.
 
Минем тормышымда сынаулар күп булды. Алар барысы да баштан үткән, мине чыныктырган һәм артта калган инде. Аңа рәхмәтле булырга кирәк. Ул я тормыш башында, я азагында килә. Менә бүген дә без сынау алдында торабыз. Мобилизация бара. Бер ана, баламны җибәрмим дип, күз яшен түгә. Мин дә җибәрмим, син дә җибәрмә… Ил алдында аналар күз яше түгә. Иң җаваплы чорга кердек. Без балаларыбызны нишләтик, ничек саклап калыйк? Барысында да шушы сораулар. Шул вакытта мин балама, әнә тегенеке барсын, син барма, дип әйтә алмыйм. Телем әйләнми моңа. Минем улым да, киявем дә, оныгым да китәр яшьтә. Менә нинди олы сынау безнең алда. Шуны ничек абруйны сындырмыйча үтәргә? Бу заманда кешенең кешелеклелеге нык күренәчәк. Качып йөри торган замана түгел. Саклап та, сатып та алып кала торган замана түгел.
 
– Сезнең геройлар – хатын-кызлар, аналар… Тик аларны бәхетле дип әйтеп булмый кебек.
 
– Хатын-кыз гына түгел, ир-атлар да. Алар бер-берсеннән башка яшәми. Минем герой ул – гаилә. Ә бәхеткә килгәндә, исән кешегә кылган хаталарны төзәтергә һәрвакыт мөмкинлек бар. Үлгәннәр генә бернәрсә дә төзәтә алмый. Исән кеше ни дә булса төзәтә ала. Тормышта күп кеше, вакытында гафу үтенә алмаганлыктан, үзенең җәзасын ала. Гафу үтенү бәхеткә илтә. Ә инде үз гаебен танымыйча, гел кемнедер гаепләп яшәгән кешенең тормышы туктап кала, ул үсә алмый. Тора-бара авыруларга урала…
 
–  Әниегез сезнең романнарны укый идеме, нинди әни иде ул?
 
– Әни юк кына әйбердә дә матурлык күрә белә торган кеше иде. Укырга ярата иде. Гомер буе сыер савучы  булып эшләде, иртәнге сменадан кайтканда, бармак буе чәчкәләрне җыеп, матур итеп букет ясап, стаканга куя иде. Гап-гади авыл хатынына гади күз күрмәгәнне күрә белү кайдан килгән? Китапка ихтыяҗ ничек туган? Шулар турында тора-тора уйланам. Мин мәктәптә укыганда китап белән дус булмадым. Мәктәптән кайту белән, фермага ярдәмгә ашыктык. Язучы, җырчы булу хыялга да кермәде. Ә әни – үзгә кеше. Ул һаман матурлык эзләүдә булды. 78 яшендә курчак ясарга өйрәнде. Аны ясый, кием тегә, бармагына балдакка чаклы кидерә, кулчатыр тоттыра, сумкасын әмәлли. Бармаклары тотмый башлагач кына бу шөгылен ташлады. Ул курчаклар хәзер безгә истәлеккә калды.
 
Әнинең башта минем яза башлавыма әллә ни исе китмәде. Аннары кеше сүзе колагына кергәнме, укып карарга сорый башлады. “Бүген язмадым”, – дисәң, “Бер юл да язмадыңмыни?” – дип, чын күңеленнән гаҗәпләнә иде.
 
– Балаларыгызда, оныкларыгызда сезнең кебек язу сәләте бармы?
 
– Юк. Мине бит бу юлга тормышның бер авыр мизгеле китерде. Алар да язучы булсын дип теләмим, ләкин ризыклары шунда икән, бернишләр хәл юк.
 

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.10.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»