|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.10.2022 Хәвеф-хәтәр
13 яшьлек кыз бертуганнарын коткарган - 9 бала яшәгән йортта янгын чыкканБашкортстанның Стәрлетамак шәһәре Шахтау бистәсендә 13 яшьлек кыз янган йорттан дүрт энесен һәм сеңелләрен алып чыккан. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә. Ведомство мәгълүматлары буенча, бүген агач торак йортта көндезге берләр тирәсендә янгын чыга. Билгеле булуынча, биредә 9 балалы ана яшәгән.
Балаларны дәваханәгә алып килгәннәр — аларның икесен дәваханәгә салганнар. МЧС белдерүенчә, янгын вакытында һәлак булучылар юк.
"Сәбәпләр һәм шартлар билгеләнә, урында янгын лабораториясе эксперты һәм МЧС дознавателе эшли. Балаларны урнаштыру мәсьәләсе карала", - дип белдерәләр төбәкнең ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Фото: МЧС
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
--- |
Иң күп укылган
|