поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Июль
  • Әбри Хәбриев - шоумен
  • Фәйрүзә Мөслимова (1954-2021) - шагыйрә
  • Гөлнара Сәмитова-Галкина - спортчы
  • Раушания Галиуллина - актриса
  • Марат Бариев - дәүләт эшлеклесе
  • Рәкыйп Хәмитов - көрәшче
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
Архив
 
12.10.2022 Җәмгыять

Халык синоптигы Рәис Шәкүров: Караңгырак вакытта төшсәң, котың алына

Әбиләр чуагы 15 октябрьләрдән соң булырга тиеш. Яңгырлар туктаячак, матур көннәр әле алда булачак. Ноябрь дә җылы, матур килергә тиеш. Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче халык синоптигы Рәис абый Шәкүров шулай дип өметләндерде.

Без шалтыратканда, Рәис абыйның кәефе күтәренке иде. Кичә генә бәрәңгеләрен казып алганнар, уңышы искитмәле булды, ди ул. Печәннән дә бик канәгать. Бакчасы белән кырдагы азык чөгендере, кәбестәсе әле алынмаган. Кәбестәне тамырда килеш өч тапкыр кырау төшеп өшеткәч кенә алам, алай иткәндә язга кадәр бозылмый тора, тәмле дә була, ди. 
 
Рәис абыйга соңгы тапкыр май башында шалтыраткан идек. Шунда ул, бик бай ел килә, печән белән икмәк уңышы яхшы булачак дигән иде. Ахырдан икмәк бәяләре бик арзан булачак, дип тә өстәп куйды һәм шулай булды да.
 
– Күргән бер кеше, икмәккә бәя төшә дип әйткән идең, фаразың чынга ашты, каян белеп сөйләдең икән, дип үпкәләп тә, орышып та әйтәләр хәзер, – ди көлеп Рәис абый.
 
Бәрәңгесен ел да соң ала ул. Сабагы ямь-яшел булып утырган бәрәңге үсә генә бит, ашыгырга кирәкми, ди. Үзеннән арткан бәрәңгене сата да, күрше районнардан симәнә өчен дә алып китәләр икән. Ә менә фураж бәяләре язга тагын да арзан булыр дип шикләнә. 
– Амбарлар тулы, маллар саны аз. Чәчү чоры бик тиз килеп җитә. Запас частьләр, ашлама, ягулык алырга акча кирәк. Аның өчен мәҗбүри рәвештә ашлыгын сатарга туры киләчәк. 9-10 сумнан сата алсалар, бик яхшы, – ди ул. 
 
Рәис абыйдан берочтан кышка фаразларын да сораштык. Декабрьдә явым-төшем нормада, ә һава температурасы уртача булачак. Гыйнвар белән февраль исә салкын булыр дип көтелә. Кыскасы, борыннарыңны туңдыра торган чын кыш килә. Әйтүенчә, салкынлык -35 градуска да җитәргә мөмкин.
 
– Үзем кыш фасылын яратам. Яздан кышка кадәр эшләп-арып килеп керәсең дә, кышын ял итәсең. Эшләр күпкә кими, җиңеләя. Терлекләрне карап, карлар гына көрисе була. -35 градуста ат җигеп урманга умарталыктагы печәнгә менәргә яратам. Бер-ике атнага җитәрлек кенә итеп, табигать белән хозурланып алып төшәм. Бу матурлыкны рәссам күрсә, кәгазьгә төшерми калмас иде дим. Табигать өчен бик борчылам, сеңлем. Елгалар бик чүпләнде. Без үскәндә, елгага курыкмыйча ялантәпи керә идек. Хәзер аякка пыяла кадалыр дип шикләнәсең. Элек сигез буа гына бар иде. Унөчәр тапкыр су кердек дип мактаныша идек. Каз, кәҗә, сарыклар талның бөтен бөресен ашап бара иде. Хәзер алар булмагач, елга тирәләрен агачлар басты. Ул агачларны кондызлар ега да чүплек ясап китеп бара. Бакча башына караңгырак вакытта төшсәң, котың алына. Кондызлар дөбердәп суга сикерә, агачлар шапылдап ава. Алар бакчадагы чөгендерләргә дә зыян сала. Башта чөгендер яфрагын гына ашыйлар иде, инде төбе белән үк алып китә башладылар. Җәй буе азаплыйлар, – ди ул.
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 12.10.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы