|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.10.2022 Җәмгыять
![]() Бер хатын, сугышка барам дип, ялгыш заявка тутырып җибәргәнЧиләбедә яшәүче бер хатын, “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша ялгыш Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашырга теләк белдереп, гариза язып җибәргән. Портал поддержкасында аңа бу заявканы гамәлдән чыгарып булмый дигәннәр. Хатын әлеге кушымта аша мобилизацияләнүчеләрне сайлап алу шартларын белергә теләгән. Эзли торгач, ул ирекле катнашучылар өчен гариза формасын тапкан һәм смартфон экраны юешләнү сәбәпле, әлеге битне тиешенчә яба алмаган.
Шулай итеп, гариза киткән, ә бишк көннән чиләбеле хатынга военкоматка чакыру кәгазе килгән. Анда аны ике атнадан тиешле документлар белән көтүләрен хәбәр иткәннәр. Хатын янә “Дәүләт хезмәтләре” порталы поддержасына мөрәҗәгать иткән.
“Уңай җавап алсагыз да, сез килмәскә мөмкин. Махсус хәрби операциядә катнашырга теләп заявка рәсмиләштерсәгез дә, юридик яктан бернинди җаваплылык та барлыкка килми”, – дигәннәр хатынга белгечләр.
Чыганак: lenta.ru
Фото: Фрипик.ру
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|