|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.10.2022 Шоу-бизнес
Рәсим Низамов: “Хәзер кешене үтәли күрә башладым"Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Хәтта идеаль дигән гаиләләр дә низагсыз яшәми, тавыш чыкмый тормый. Кешенең гомер буе бер-берсен яратып яшәвенә ышанмыйм. Ярату – ул хөрмәт, бер-береңә юл кую", - ди җырчы. – Хатының Энҗе белән сез бер өлкә кешесе бугай?
– Энҗе балалар бакчасы мөдире булып эшли. Без институтта укыганда таныштык. Ул да музыка факультетын тәмамлады. Институтны тәмамлауга гаилә кордык. Быел өйләнешүебезгә 26 ел булды. Дөресен генә әйткәндә, гаилә тормышын сыңар кашыксыз башладык. Хәер, ул чорда күпләр шулай башлагандыр. Танышлар аша тулай торактан бүлмә бирделәр. Илсур Мортаза да гаиләсе белән шунда яшәде. Бик күңелле еллар иде ул. Анда өч ел яшәдек. Олы улыбыз Рүзәл шунда туды. Аннары, Аллаһка шөкер, фатирлы булдык. Рүзәлгә 10 яшь булганда, икенче улыбыз Равил дөньяга килде. Аңа исем табу үзе бер тарих. Энҗе аның исемен балабыз туганчы ук төшендә күрде. Мәрхүм дәү әнисе: “Равил дип кушыгыз”, – дигән.
– Ни өчен 10 ел буе бала алып кайтмадыгыз?
– Шулай язган булгандыр инде. Аның каравы кечкенәсен үстергәндә олысы ярдәм итте. Хәзер олысына – 25 яшь, төпчегенә – 15. Рүзәл Россия гадел хөкем дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлап, хәзер спорт академиясендә читтән торып укый. Шәхси оешмада эшли. Равил мәктәптә 9нчы сыйныфта белем ала.
– Энҗе белән 26 ел яшәү дәверендә савыт-саба шалтырадымы?
– Төрле чаклар булды. Хәтта идеаль дигән гаиләләр дә низагсыз яшәми, тавыш чыкмый тормый. Кешенең гомер буе бер-берсен яратып яшәвенә ышанмыйм. Ярату – ул хөрмәт, бер-береңә юл кую. 26 ел яшибез икән, без инде күптән бер-беребезне аңлаган. Һәрберебезнең холкын гына түгел, теге яки бу сүзне нинди караш белән әйтүебезне дә беләбез. Теге яки бу очракта кем кемгә юл куярга тиеш икәнен дә аңлыйбыз.
– Энҗене нинди сыйфатлары өчен яраттың?
– Менә шул ягын ошаттым да, шуңа өйләндем дип әйтә алмыйм. Яратмасам, өйләнмәгән булыр идем. Бер-беребезгә чиләгенә күрә капкачы булганбыздыр.
– Беренче күрүдән гашыйк булуга ышанасыңмы?
– Башта күз күрә. Димәк, күз гашыйк була. Матурлыкны бөтен кеше ярата. Ләкин күңел күзе дигән әйбер дә бар. Кешенең эчке дөньясы белән тышкы матурлыгы тәңгәл килмәскә мөмкин. Карап торышка матур булган кайбер кешеләрнең күңеле ямьсез, әшәке була. Элек яшь вакытта моңа игътибар итми идем. Хәзер кешене үтәли күрә башладым.
– Синеңчә, ир-атның хатын-кызга хыянәт итәргә хакы бармы?
– Беркемнең дә хакы юк.
– Димәк, бу гамәлне кичерә алмас идең?
– Анысы икенче мәсьәлә. Кешенең ни өчен, нинди максат белән бу адымга барганын ачыкларга, уртага салып сөйләшергә һәм бу темага башка әйләнеп кайтмаска кирәк.
– Ә шулай да ни өчен гаиләләрдә хыянәт була соң?
– Хатын-кызлар өчен әйтә алмыйм. Ир-атларга килгәндә, аларны Аллаһы Тәгалә башка төрле итеп яраткан, күпчелеге сулга йөри. Ләкин бу – вакытлы күренеш. Иртәме-соңмы аның азагы булачак. Иң мөһиме – гаиләне сакларга кирәк.
– Бу дөньяда үкенечле гамәлләр кылганың бармы?
– Бәлки булгандыр. Әмма төзәтә алмаслык хаталар кылганым юк. Адәм баласы хата-ялгышларсыз яши алмый. Үкенечле югалтулар булмасын иде дип телим. Без еш кына: “Эх, менә шулай эшлисе калган”, – дибез. Алай әйтергә ярамыйдыр, чөнки кемнең кайчан китәсен Аллаһы Тәгалә үзе хәл итә.
– Дин белән дуслыгың ничек?
– Үземне биш вакыт намазда дип әйтә алмыйм, ләкин укыйм. Уразаны да тотам. Динебезне хөрмәт итәм. Коръән безнең яшәү рәвеше булырга тиеш, әмма без аннан тайпылабыз. Һәр мөселман кешесенә Коръән сурәләрен, аятьләрен өйрәнергә, мәгънәсенә төшенергә кирәк.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|