поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.02.2011 Мәдәният

Легендар шәхес

Миңа Марсель хакында истәлекләр язарга туры килер дип бервакытта да уйлап караганым юк иде. Көннәр, айлар, еллар уза, әмма театрда ул юк, дип күз алдына да китерү мөмкин түгел. Аның әкрен генә коридорлар, театр залы буйлап узганын йә директор кабинетында утырганын күрмәү бик сәер. Аның көчле, бераз гына карлыккан тавышын ишетмәү шулай ук сәер.

Ул утыз алты ел буе театрдан бер дә аерылмады. Аның аерылгысыз бер өлешенә әйләнде. Марсель үләренә өч ел кала беренче тапкыр театрдан берничә айга аерылып торды. Германиядә дәваланып, терелеп, авыруның узуына ышанып кайткан иде. Мин аңа шул вакытта: «Синнән башка театр бушап калган кебек»,– дигән идем. Ул, елмаеп: «Ничә ел монда бит инде мин», – дип җавап биргән иде.

 

Марсель һәрвакыт кырыс, буй җитмәслек кеше булып күренде. Шуңа да күпләр аңа куркыбрак карый иде. Ә мин аны Мәскәүдә ГИТИСта укыган чагыннан ук хәтерлим. Без бер чорда укыдык. Ул режиссерлыкка, ә мин аспирантурада. Ул вакытта Марсель җитез адымнар белән очып кына йөри иде. Еш кына төркемдәшләре белән ГИТИС бакчасында утырганнарын күргәнем булды. Шул вакытта ул данлыклы режиссер, институтның профессоры А.Д. Попов кызы белән дуслашып йөри иде.

 

Соңрак без Казанга кайткач очраштык. Бу вакытта Марсель рус Яшь тамашачылар театрында эшли башлаган иде. Миңа, тел, әдәбият һәм сәнгать институтының яшь галимәсенә, аның әти-әнисе белән очрашып, театрның үткәне турында сөйләшергә кирәк булды. Алар ул вакытта Себер тракты урамында яшиләр иде. Мин өйләренә бардым. Хәким абый бик җылы итеп исәнләште, ә Марсель өстенә кыска гына халат кигән килеш бүлмәсеннән чыкты да, салкын гына «исәнмесез» сүзен ыргытып, аш бүлмәсенә кереп китте.

 

Соңрак ул Галиәсгар Камал исемендәге театрның баш режиссерына әйләнгәч, без аның белән дуслашып киттек. Хәзер барысы да кайчан һәм нәрсәдән башланганын төгәл генә хәтерләмим. Ә өйләнгәч, үзенең тормыш иптәше Гөлнар белән мине таныштырган вакытта ул: «Таныш бул, бу минем дустым», – диде. Мөгаен, бу дуслыгыбызга нигез ГИТИС елларында ук салынып, театр сәнгатенә, әдәбиятка, ул елларның сәяси хәленә бертөрле караш белән караудан башланып киткәндер.

 

Марсель бервакытта да тар карашлы кеше булмады. Аны дөньяда барган хәлләр кызыксындыра иде. Мин берәр кая барып кайтуга, ул миннән сораша башлый иде. Ничек анда, Парижда яшәп ятучы Питер Брукның хәлләре, Лондонда Рудольф Нуриев нишли икән, Алма-Атада Хәдичә Буркеева? Аларга Израильгә барып чыгарга кирәкмиме икән? Рудольф Нуриев белән бәйле бер кызыклы очрак булган иде. Рудольф Нуриев Казанга килгән вакытта, Марсель аның белән таныша. Әңгәмә барышында ул аңа сорау бирә: «Сез бит татар кешесе, нишләп соң алайса сез Рудольф?» Атаклы биюче аның бу соравына сорау белән җавап кайтара: «Ә сез нишләп Марсель?» Шуннан алар икесе дә көлеп җибәрәләр.

 

Марсель үзе дә сәяхәт итәргә яратты. Бөтен илне, Европаны гизде, АКШта апасында кунакта булып кайтты. Әмма кайда гына булмасын, бер-ике көн узуга, Казанны сагына башлый иде.

 

Бервакыт Лондонда аның белән бер хәл була. Ул анда Азек Мамбетов белән бара. Алар ГИТИСта бергә укыганнар. Ул елларда чит илләргә чыгучыларга санаулы гына акча алырга ярый иде. Ә Марсель һәм Мамбетов тагын кайдандыр өстәмә фунтлар табалар һәм, китәргә бер көн калгач, кибетләргә барырга ниятлиләр. Иртән кунакханәдән чыгалар, бер кибеткә керәләр – бикле, икенчесендә дә шул ук хәл. Бу көн якшәмбе икән, шуның аркасында барлык кибетләр дә бикле булып чыга. Инде нәрсә эшләргә? Алар булган барлык акчаларын ресторанда туздырып чыгалар. Ә кич белән аэропортка килгәч, төрледән-төрле супер һәм мини маркетлар эшләп тора. Алардагы бәяләр дә шәһәрнекеләр белән чагыштырганда күпкә очсыз. Нишлисең, ул вакытта совет кешеләре чит илләргә бик сирәк чыга иде шул.

 

Марсель интернационал кеше иде. Аны һәрчак рус, үзбәк, казах, башкорт театрлары кызыксындырды. Мәскәүдә укыганда казах курсы белән бик дус була. Алардан күбесе халык артисты исемен алдылар – Ф.Шәрипова, И.Ногайбаев, А.Ашимов. Ул үзбәкләрнең өлкән буын артистларын бик ярата иде – Сара Ишантураева, Алимә Хөҗаева, Нәби Рәхимова, Шукура Борханова, Зәйнәб Садриева. СССР таркалганнан соң да, аларның язмышлары белән кызыксынып торды.

 

Миңа Марсельдагы иң ошаган сыйфатларның берсе – аның эчке дөньясының зурлыгы. Ул вакчыл кеше түгел иде. Беркайчан да вак-төяк өчен бәхәскә кермәс. Ул иҗатында, тормышында, гомумән, мәгънәле кеше иде. Соңгы дистә еллар эчендә ул үзенең таланты, профессиональлеге белән зур авторитетка әйләнде һәм татар сәхнәсенең тоткасына әверелде. Ул – СССРның халык артисты, Татарстан һәм Россиянең дәүләт премияләре лауреаты, «Алтын битлек» иясе – үзе башкарган эшнең әһәмиятен һәм үз сәхнәсен бик яхшы белә иде.

 

Үзгәртеп кору елларында безнең тормышта әллә нинди томанлы көннәр башланды. Марсельны антипатриотлыкта, мөселманнарга каршы булуында, рус театрына соклануында гаепләүче вак җаннар барлыкка килде. Алар хәтта «Зәңгәр шәл»не кире кактылар, Островскийга сылтамалар бирә башладылар. Хәтта шундый супер «ватанпәрвәрләр» барлыкка килде, алар, театр бинасы каршында пикет оештырып, тамашачыларны эчкә уздырмаячакбыз, дип янадылар. Сез Марсель алар белән көрәшә башлады дип уйлыйсызмы? Һич юк. Ул алар дәрәҗәсенә төшәргә ярамаганлыгын белә иде. Эт өрә тора, кәрван бара тора, диләрме әле. Вакытлар узгач кына, ул «Культура» газетасында, әлеге «ватанпәрвәрләр»гә җавап итеп, бер мәкалә язып бастырды.

 

Бу олы, үз көченә ышанган кешенең күңеле һәр иҗат кешесенеке төсле үк хисчән һәм сизгер иде. Ике генә мисал китерәм. 1983 елның җәе. Мәскәү. Тверь бульварында МХАТның яңа бинасы. Камал театры гастрольләре ачылышына кырык-илле минут вакыт калган. Тамашачыларны әле кертмиләр. Фойеда, ишекләр каршында матур итеп киенгән Марсель арлы-бирле йөренә, бертуктаусыз ниндидер дару төймәләре кабып куя. Нәрсә эчәсең, дигән сорауга Марсель тазепам диде. Мин шаккаттым. Тазепам – тынычландыра торган бик көчле дару. Марсельның борчуы шулкадәр зур булган ки, ул хәтта дарудан башка гына тынычлана да алмаган. Икенче очрак Камал театрының яңа бинасы ачылган вакытта булды. Бина әлегә буш, әмма ут инде бирелгән. Мин ниндидер сәбәп белән анда барып чыктым. Шулвакыт Марсель: «Килүең бик әйбәт булды әле, әйдә, мин сиңа театрны күрсәтәм!» – дип, мине сәхнәгә таба алып китте. Без аның белән, сәхнә үзәгенә басып, әле бер тамашачы да утырып карамаган залга карап тордык. Ул бик тәэсирле итеп, куанып сөйләде: «Син ышана аласыңмы? Ниһаять, театрыбызның махсус салынган бинасы бар. Бу шундый зур сөенеч!» Шуннан ул мине оригинальлеге, үзенчәлекле булуы белән аерылып торган кабинетын күрсәтергә алып китте. Ул ниндидер зур бүләк алган ихлас сабый кебек бик куанган иде. Ни кызганыч, бүген бу кабинет юк инде.

 

Ул уңышсызлыклар очраса, спектакльләр хакында тискәре итеп язылган мәкаләләрне күрсә, бик борчыла, кайгыра иде. Ләкин кайберәүләр кебек, югары инстанцияләргә барып, әлеге мәкалә авторлары өстеннән зарланып йөрмәде. Мин аның гомеренең соңгы елларын бик сагышланып искә алам. Һәр иҗат кешесенә хас булганча аның да эшендә иҗади кабатланулар күзәтелә башлады. Мин бервакыт аңа бу хакта әйткән идем. Ул, моңа каршы бик күңелсез генә итеп: «Нәрсә эшлисең инде, минем маңгайда йолдыз балкып тормый бит», – дигән иде. Шул елларда ул төрле бәйге, фестивальләрдә жюриның үз спектакльләрен кабул итмәүләренә бик борчылып яши башшлады. Аны аеруча Уфада узган «Туганлык» фестивальләренең нәтиҗәләре борчыды. Уңышлы куелган «Гөргөри кияүләре» спектакленнән соң да шул ук хәл кабатлангач, ул: «Монда башка ике аягымның берсен дә атламаячакмын», – диде. Һәм вәгъдәсендә торды. Ә менә 1998 елда халыкара «Нәүрүз» фестивалендә гран-при алгач, бик горурланды һәм үз эшенә сөенде. «Үчемне кайтардым!» – дигән иде ул, елмаеп.

 

Марсель үзе укытачак соңгы курсны җыйганнан соң да бик бәхетле иде. Әмма шулчак ул күңелсез генә итеп әйтеп куйды: «Мин аларны чыгарылышка кадәр алып килеп җиткерермен, әмма алар белән эшли алмам инде...»

 

Марсель тормыш иптәше Гөлнар белән бәхетле гомер кичерде. Алар һәркайда бергә иделәр. Өй тутырып кунак җыярга яраттылар. Гөлнар җитди авырый башлагач, мин аның никадәр гаҗиз калганын беләм. Ул: «Гөлнардан башка нишлим инде мин, нишлим», – дип кабатлый иде.

 

Бервакыт аның ачыктан-ачык әйткән сүзләре мине тетрәндереп җибәрде. Аның кабинетында сөйләшеп утырганда ул миңа: «Беләсеңме, миңа хәзер ничектер барыбер», – диде. Әйтерсең ул гомеренең ахыры якынлашканын сизгән. Аннан яшәү көче киткәне сизелә башлады. Театрга килеп, кешегә үз күңелендәгесен сиздермәсә дә, ул сүнеп бара иде. Кешенең сүнеп барганлыгын күрү шундый аяныч, зур трагедия. Аны әйтеп-аңлатып бетереп булмый.

 

Мин аның белән соңгы тапкыр 2002 елның 15 февралендә сөйләштем. Бу сөйләшү аның карьерасында көтелмәгән спектакль «Баскетболист»ны тапшырган көнне булды. Марсель, авыруы аркасында, туган көнемә килә алмаган иде. Мине залда күргәч, ул кулын сузып, үз янына чакырды, котлады һәм килә алмаганына гафу үтенде. Мин: «Син нәрсә инде, иң мөһиме, тизрәк терел», – дидем. Спектакльне караганнан соң без аның белән тагын бер тапкыр сөйләшеп алдык. Мин аңа җылы сүзләр әйтә алганыма сөенеп туя алмыйм. Икенче көнне премьера вакытында аның янына килеп котлый алмадым. Марсель спектакль тәмамлануга ук хөкүмәт бүлмәсенә төшеп китте, анда аны М.Ш. Шәймиев көтә иде. Марсельны исән килеш мин башка беркайчан да күрә алмадым...

 

Марсель Сәлимҗанов татар театры дөньясында зур бер эпоха булды. Бик сирәкләр генә бер коллектив белән шулай озак идарә итә. Шул ук вакытта ул югары сәнгать мастерларының тулы бер йолдызлыгын кабызды. Ә алар куйган спектакльләр милли сәнгатьнең алтын фондына әйләнде. Мәскәү аны легендар режиссер, галәми фикер иясе дип атады.

 

Бу дөньяда Марсель үзе юк. Аңлатып булмаслык аяныч. Әмма ул башкарган олы эшләр, аның исеме калды. Алар мәңгелеккә дип тарих битләренә язылдылар. Аның исемендәге институтта яшь буын белем алачак, аның исемен йөрткән урам буйлап кешеләр йөриячәк... Марсель Сәлимҗанов беркайчан да онытылмаячак.


Ильтани ИЛЯЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»