поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.10.2022 Җәмгыять

«Соңга кала!» Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев һава торышын фаразлады

Әбиләр чуагын көтмәгез инде! Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев әнә шулай ди.

– Гадәттә әбиләр чуагы, сентябрь уртасында булып, берәр атна дәвам итә иде. Әмма быел ул булмады. Шуңа күрә аны көтүдән мәгънә дә юк. Дөрес, матур көннәр булыр әле. Әмма кояш артык иркәләмәс, – ди ул. – Әлегә температура нормадан 2–3 градус югарырак. Явым-төшемнәр юк. Әмма чәршәмбе кичтән кинәт кенә һава торышы үзгәрчәк. Көньяктан циклон килә. Шуннан соң көннәр суытып җибәрәчәк.

Халык синоптигы, Балтач районының Яңгул авылында гомер итүче Әмир Шәрәфиев исә,  көзнең яңгырлы, юеш буласына өметләнә. Аның фикеренчә, җиргә җылы түгел, дым кирәк.
 
– Дүрт ел инде җиргә җитәрлек яңгыр яуганы юк. Җир асты сулары белән өскесе тоташа алмый. Быел исә өмет бар. Күзәтүләремнән чыгып, шуны әйтә алам: быел көз яңгырлы булачак, – ди синоптик. – Әбиләр чуагына килгәндә, ул берничә өлешкә бүленде. Берничә көн белән туктады. Инде хәбәр иткәнемчә, быел яз да ике атнага соңга калып килде бит. Хәтерләсәгез, февраль белән мартның урыннары да алышынып торды. Май ае да җитәрлек булмады. Март аның өлешенә дә керде. Шулай итеп, җәй дә ике атнага соңарып килде. Күпләребез, уңыш булмас, дип борчылган иде. Чынлап та, быел печән дә үсмичә торды бит. Әмма көннәр җылытып җибәргәч, бер атна эчендә күтәрелде дә куйды.
 
Әмир Шәрәфиев әйтүенчә, чын әбиләр чуагы симәнә көнне, 14 сентябрьдә башланырга тиеш булган. Әмма ул вакытта матур көннәр булмады. Хәзерге матур көннәр дә санаулы гына, ди ул.
 
– Агач яфраклары әле генә саргая башлады.  «Алтын көз»не яңа күзәтәбез. Елдан зарлана торган түгел. Авыл хуҗалыгы өчен  бик уңышлы булды. Җиргә дым да төште. Иген дә, бәрәңге дә уңды бит. Алмалар сыгылып утырды. Хәзер барысына да су кирәк. Үзең сибеп кенә аларга җитми ул. Яңгыр көтәбез. Әле ул күп явачак. Җирдә дә җитәрлек дым булыр, дип уйлыйм, – ди Әмир абый. – Беренче кырау 5 сентябрь көнне төште. Ә менә беренче кар күренми әле. Башка елларда бу вакытта кар күрсәтә иде инде. Кыш та соңга кала. Беренче кар төшеп, 6 атна узгач кына кыш җитәчәк. Декабрьнең яртысы җылы булыр. Ә менә калган айлар салкын киләчәк.
 
Көзге сынамышлар
Кояш батканда аяз булып, төньяктан салкынча җил булса, кырау төшәр.

Көз озын килсә, яз соң килер.

Көзнең ахырында вак кына түгәрәк-түгәрәк боз яуса, кыш суык булыр.

Имәндә чикләвек күп булса, кыш салкын килә.

Урманда чикләвек күп булса, кыш кырыс булачак.

Чия яфраклары коелып бетми торып, кар, күпме яуса да, барыбер эреп бетә.

Кыр казлары иртә китсә, кыш иртә килә.

Кыр казлары көзен түбәннән очып китсәләр, кар тиз булыр.

Көз көне куяннар бер эздән йөрсә, кыш көне кар күп явар.

Тычканнар, күселәр ояны тирән казыса, кыш суык булыр.

Умарта кортлары ояда яфракларны калын сыласа, кыш салкын була.
 
Фото: Гөлнара Зиннәтуллина
 
 
 
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 11.10.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»