|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.10.2022 Хәвеф-хәтәр
Түбән Камада 15 яшьлек кыз, мәктәпнең өченче катыннан егылып, умыртка сөяген сындырган
Түбән Камада тугызынчы сыйныф укучысы мәктәпнең өченче катыннан егылган. Бу хәл Түбән Каманың бер мәктәбендә кичә иртәнге унбер тирәсендә булган. «Татар-информ»га мәгълүм булганча, тугызынчы сыйныф укучысы тәрәзә төбенә менгән, кәрнизгә чыккан һәм спорт залы түбәсенә кадәр җитәргә уйлаган. Кире кайтканда, кыз бала өченче кат биеклегеннән егылып төшә.
15 яшьлек укучы кызның умыртка сөяге сынган.
Бу хәлдән соң хокук саклау органнары мәктәптә тикшерү үткәрә.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|