поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.10.2022 Шоу-бизнес

Илназ Баһ тәрәзә ваткан, Ильмира Нәгыймова атна көнен бутаган, Булат Нигъмәтуллин оятка калган

“Мәйдан” телеканалы Укытучылар көне уңаеннан “Музыкаль тәнәфес” дигән концерт үткәрде. Оештыручылар илдәге вәзгыять аркасында концерттан баш тартырга уйлаган булган, тик билетлар яшен тизлегедәй сатылган. Чынлап та, Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында алма төшәрлек тә урын юк иде. Апас, Теләче һәм башка районнардан автобус белән төркем-төркем укытучылар концерт карарга килде.

Тамашачыларны фойеда “Риваять” этнотөркеме артистлары каршы алды. Алар төрле уен коралларында уйнап җырлады. Тәнәфес вакытында да тамашачыларны татар халык бию көйләренә биетте, җырлатты. Кыскасы, сәхнәдә дә, сәхнәдән тыш та милли, үзенә күрә бер рәхәт мохит булды. Концертны исә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле ачып җибәрде.
 
“КунакБит ШоУ” тапшыруы алып баручылары Алисә Җамалиева белән Ришат Әхмәдуллин концерт башында ук тамашачыларны берничә сәгатькә генә булса да, борчу-мәшәкатьләрдән арынып, җыр-моң тыңларга чакырды. Әллә соңгы вакыйгалардан күңелләр тулгангамы, концерт та рәхәт, ихлас булды, залда да җылы мохит урнашкан иде. Артистлар составы да ошады, берсеннән-берсе талантлы җырчылар җыелган иде. 
 
Концерт Укытучылар көненә багышланга күрә, алып баручылар артистларның мәктәп белән бәйле кызыклы хәлләре турында сөйләде. Шулай итеп, тамашачы җырчылар турында беркайда да яңгырамаган эксклюзив мәгълүматны ишетте. Әйтик, Рәнис Габбазовка мәктәптә “кояш” дип эндәшкәннәр, Чулпан Йосыпова мәктәпне алдын медальгә тәмамлаган, Илназ Баһ башы белән мәктәп тәрәзәсен ваткан, Ильмира Нәгыймова якшәмбе көнне ялгыш мәктәпкә барган, Филүс Каһиров 7 ел буе консерваториядә вокал укыткан, Ландыш егетләрдән оялган, Сиринә шигырь сөйләгәндә күзен йома торган булган. Ә менә Рамилә Хәйретдинова беренче сыйныфтан өченче сыйныфка кадәр игезәге Рамил белән икәү генә укыган. 
 
 
Концертта җырлаган кайбер артистлар үзләре дә укытучылар гаиләсендә тәрбияләнгән. Әйтик, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннарның әнисе рус теле һәм әдәбияты укытучысы, шуңа өстәп завуч булган. Бу уңайдан Булат белән булган кызыклы хәл турында сөйләделәр. “Гомеремдә бер тапкыр линейкага чыгарып тиргәделәр. Элек авыл клубларында кино күрсәтәләр иде. Киноның яшь чикләве 16 плюс дип куелган, ә миңа - 15 яшь. Менә шул киноны карарга кергәнем өчен эләккән иде. Бөтен мәктәп алдында линейкага чыгаргач, шундый оят булды”, - дигән Булат.
 
Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаеваның да әниләре укытучы. Булатныкы - рус теле һәм әдәбиятын, Ләйсәннеке алгебра белән геометрияне укыткан. Әниләре генә түгел, әбиләре дә мөгаллим икән! Алисә Җамалиева үзе дә укытучы кызы. “Әнием укытучы булгач, аның йөзенә кызыллык китермәс, намусына тап төшермәс өчен тырышып укырга туры килде. Һәм сынатмадым дип уйлыйм, әти-әниемнең өметләрен акладым!” – ди ул. 
 
Алып баручылар концертка килгән тамашачылар белән дә аралашты. Сәхнәгә бер укытучы ханымны чакырып, аның белән мәктәп темасына әңгәмә кордылар. Аңа “сыйныфта аеруча яраткан укучыгыз бармы?”, “Әгәр дәрес вакытында укучы йокыга китсә, сез нишлисез?”, “Икеле куйганыгыз бармы?”, “Тукып-тукып та кермәгән” баланы нишләтер идегез?”, “Дәрескә соңга калып килгәнегез бармы?” кебек сораулар бирделәр. Соңыннан укытучы ханым Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен сөйләп, “Мәйдан” каналының бүләгенә ия булды.
 
Татар эстрадасының танылган мөгаллиме, остазы – ул Россиянең, Татарстанның атказанган артисты Винера Ганиева. Гомерен укытуга багышлаган әлеге артист татар эстрадасына 50ләп җырчы әзерләгән. Шуларның 15кә якыны Татарстанның атказанган артисты исемен йөртә. Алар арасында Алсу Әбелханова, Алинә Сафиуллина, Илнар Миранов, Марсель Вәгыйзов, Раяз Фасыйхов, Алинә Шәрипҗанова, Сиринә һәм башкалар бар. 
 
“Музыкаль тәнәфес” концертында шулай ук Зәйнәб Фәрхетдинова, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Винарис Илъегет, Нәфкать Нигъмәтуллин, Бәширә Насыйрова, Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллина, Сиринә Зәйнетдинова, Рәфис Кәлимуллин, Рәсим Низамов, АкБулат, Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишев, Артур Минһаҗев һәм Гүзәлия, Аида катнашты. 
 
Филүс Каһиров соңгы атнада тагын да популярлашкан “Киек каз юллары” җырын башкарды. “Бу җырны мобилизациягә эләккән Артур Хәсәнов башкаруында ишеткәнсездер инде. Аның видеосын күргәч тә, аны эзләп таптым. Ул минем якташым икән, Башкортстаннан. Артур исән-имин әйләнеп кайтканнан соң, бу җырны концертларымда икәү дуэт итеп башкарачакбыз. Бу хакта үзенә дә әйттем”, - диде Филүс. Зал бу идеяне хуплап озак кына кул чапты.
 
Концертта укытучыларга багышланган җырлар да яңгырады. Гүзәл Идрисова, Илназ Баһ башкаруындагы җырларны аеруча яратып кабул иттеләр. Әлбәттә, укытучылар бәйрәмен “Сез иң гүзәл кеше икәнсез!” җырыннан башка күз алдына китерү кыен. Бу җырны Татарстанның халык артисты, татар эстрадасының легендасы Миңгол абый Галиев башкарды. Аны тамашачы аягүрә басып алкышлады. 
 
Укытучылар көненә багышланган, әлеге һөнәр ияләрен зурлаган мондый концерт күргән юк иде әле. “Мәйдан” каналы бу күркәм традицияне алга таба дәвам итәргә вәгъдә бирде. Сүз уңаеннан, концертның идея авторы – “Мәйдан” телеканалы җитәкчесе Диана Сафиуллина, продюсеры – Ленар Кашафутдинов, сценарий авторы – Эльвира Шакирова.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 10.10.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»