|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.10.2022 Мәдәният
Казанда Җәлил укулары узачак13-14 октябрьдә «Җәлил укулары-2022» Бөтенроссия фәнни – гамәли конференциясе узачак. Россиянең төрле төбәкләреннән галимнәр мәңгелек темалар – батырлык, патриотизм, гражданлык позициясе турында фикер алышачаклар. Конференция шагыйрь-сугышчы Рәхим Саттарның тууына 110 ел һәм Муса Җәлил Музей-фатирына нигез салуга 40 ел тулуга багышланган. Оештыручылар – КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты Татарстан Республикасы Милли музее һәм Муса Җәлил музей-фатиры. «Җәлил укулары» 1960 нчы еллардан бирле уза, – дип искәртте Светлана Измайлова. – Тикшерүчеләрнең монда әле күп эше бар. Әлегә Муса Җәлил, башка фронтовик әдәбиятчыларның фәнни биографиясе язылмаган». 14 октябрьдә Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилованың сәламләве. Җәлил һәм Саттар кулъязмаларын Татарстан Республикасы Милли музее җыелмасыннан чыгару тантанасы. «Шагыйрьләр Муса Җәлил һәм Рәхим Саттарның кулъязма дәфтәрләре» күргәзмәсе. «Җырларым» әдәби композициясе (КФУның Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары башкаруында Җәлил һәм Саттарның дөнья халыклары телләрендә шигырьләре)
--- |
Иң күп укылган
|