|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.10.2022 Мәдәният
Тинчурин театры балаларга цирк әкияте әзерли29-30 октябрьдә Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры балаларга «Тылсымлы арена» дип аталган өр-яңа спектакль тәкъдим итәчәк. Әсәрнең авторы – танылган драматург Шамил Фәрхетдинов. Әкиятне сәхнәгә яшь режиссер Камил Гатауллин куя. Спектакльдә Тинчурин театрының танылган артистлары Зөлфия Вәлиева, Миләүшә Нәҗмиева, Алмаз Фәтхуллин, Харис Хөснетдинов, Гөлназ Нәүмәтова, Илнур Байназаров, Илфак Хафизов, Зөлфәт Закиров, Салават Хәбибуллин һәм башка талантларыбыз катнаша. Әкият цирк йолдызлары Мультик, Пультик, Аюхан, Филия, Ишкулла, Юлбатыр кебек җәнлекләр турында булачак.
--- |
Иң күп укылган
|