поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.10.2022 Могҗиза

«Бу эшне таң атканчы башкаруың хәерле»: Зәй районы ырымнары

Зәй районының Түбән Биш авылында халык сынамыш, ырымнарга, әби-бабайлардан килгән гадәтләргә ышана. Ышанмас идең дә, эшләре кирегә китә башлый икән.

Өч нарат сере
Түбән Биш авылында татарлар һәм керәшен татарлары яши. Катнаш гаилә коручылар да аз түгел. Ике динне дә хөрмәт итәләр. Без бик дус яшибез, диләр. Ышанулары да – уртак.
 
Авылга кергәндә күзебез өч наратка төште. Аның ботакларына күп итеп  яулыклар эленгән. Наратларга бәйле риваятьләр бер генә түгел. Мәккәдән кайтучы берәү шул җирдә вафат булган, дигән сүзләр дә йөри. Анда гарәпчә язулы таш та тора. Тик авылда, татарларда агачка болай яулык бәйләү гадәте булмаган, диләр. Шул ук вакытта авылның беренче кешеләре христиан булган дигән мәгълүмат та бар.
 
Яулык эләргә барганда сөйләшергә ярамый, бу эшне таң атканчы башкаруың хәерле икән. Берәрсе зур эш башларга җыенса – туйлар уздырырга ниятлиме, йорт саламы – теләк теләп, шунда яулык бәйли. Авылның мәдәният йорты мөдире Наталья Вәлиәхмәтова да аны имтиханга барганда да, ерак юлга чыкканда да элгән.
 
–  «Бишкәй» ансамбленә йөрүче балаларны Кара диңгезгә алып бардым. Зур җаваплылык бит бу. Сәфәргә чыкканчы, наратлыкка килеп, теләк теләдем. Берәр тикшерү киләсе булса да, шунда китә идем. Сынаганым бар: ниятләгән эш һәрвакыт уңа, – ди Наталья, елмаеп.
 
Авыл халкы сөйләвенчә, яулыкларга кагылырга ярамый. Берәү әлеге наратларның  күркәсен җыеп, кайнатып, төнәтмәсен эчкән. Шуннан соң аның күзләре сукырая башлаган. Авылда республика күләмендә семинар үткәргәндә, түрәләр яулыкларны тизрәк юк итәргә кушкан. Шуларны җыйган абзый ничә еллардан бирле йокысызлыктан интегә икән. Менә шундый сәер хәлләр дә күзәтелгән.
 
Дини бәйрәмнәргә бәйле ышанулар да бар монда. Тройсыннан соң икенче көнне Җир бәйрәме үткәрәләр. Бу көнне җиргә казык кагарга ярамый. «Кояш оя итмәс көн» дә бар. Аны 7 апрельдә билгеләп үтәләр. Быел ул пәнҗешәмбегә туры килгән. Бу көнне берәү дә эш башламый, хәтта кошлар да оя кормый икән. Авыл халкы быел шуңа игътибар иткән: җомга көнне  бөтен оялар сыерчыклар белән тулган. Элегрәк колхоз рәисе бу ырымга ышанмыйча, чәчү чәчтерткән, тик ул елны ашлык уңмаган. Икенче елны: «Кая теге көнегез?» – дигән, имеш. Сүз уңаеннан, Пасха атнасында бүрек кадәр болыт күренсә дә, ел уңышлы килер, дип юрала.
 
Сыерлары да тәртипле
Китапханәче Лариса Кузнецованы әбисе, кич идән себерергә ярамый, өйдән байлык китә, дип өйрәткән. Өшкерү сәләте дә булган. Балтаны учакта кыздырып, шуның мае белән диатезлы балаларны төсләгән. Шунысы кызык: маен тирегә тамызгач, берничә көннән чирдән җилләр искән. Күзгә арпа чыкканнарны ясмыкка охшаган үлән яки пешкән ипи белән өшкергән. Кайбер авылларда, күз тигәндә, артыш яндыралар. Түбән Биштә исә  миләшнең файдасына ышаналар, аны баш астына куеп йоклыйлар.
 
Көтүгә бәйле йоланы да сораштык. Лариса  әйтүенчә, сыерны мөгезеннән бау белән бәйләп көтүгә илтәләр. Шул бауны алып кайтып, казанга урап куялар. Сыер качып йөрмәсен өчен шулай итәләр. Чыннан да, маллар көтүдән туп-туры өйгә кайта икән.
 
– Серле урыннар, ырымнар башкаларда да бар. Күрше Кабан Бастырык   авылында сәнәк сугышы булган басу бар. Ул басуга трактор керсә, ватылып кала. Яшьләр сөйләвенчә, җәй көне мотоцикл белән барганда, шул урынга җиткәч, һава салкыная, аннан кабат җылына, – ди Наталья Вәлиәхмәтова.
 
Ә сез ышанасызмы?
Гөлнара Усманова, Буа районының Югары Лашчы  җирлеге башлыгы:
 
–  Безнең татар авылларында армиягә киткәндә, егетләр зират капкасына яулык бәйли. Мин – Югары Лашчы авылы кызы. Бу йоланы күптән беләм, тик каян килеп чыкканын әйтә алмыйм. Зират авыл башында урнашкан. Авыл көтеп торсын дигән ишарәдер бу. Кулъяулыкларны егетләр хәрби хезмәттән кайткач сүтеп ала.
 
Гөлүсә Закирова, журналист:
 
– Безнең Апас районының Кече Болгаер авылында элегрәк туйда киленне чоланга табагач, кисәү, уклау куеп сынаганнар. Әгәр алып куя икән – уңган килен. Солдатка армиягә киткәндә бер кисәк ипи каптырып, калганын мич башына куялар. Икмәк тартып тора, дигән ышану бар. Аннан кулын онга манып, матчага эз калдыра. Аны бу вакытта егетләр күтәреп тора. Энекәшне Чечняга шулай озаттык.
 
 Белгеч фикере
Ләйлә Дәүләтшина, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гыйльми сәркатибе:
 
– Ырымнарга сафсата дип кенә карап булмый. Традицион мәдәниятнең нигезендә йолалар системасы, шулар эчендә ырымнар бар. Халык бу әйберләргә ышанмый икән, димәк, бу ырым, йола төшеп кала. Йортка, аның хуҗасына бәйле ышанулар актуаль. Әлбәттә, бөтен кеше дә йорт хуҗасына ышанмый, әмма ырымын тотмаганы да «әйе, бар ул» ди. Берәр эшең була калса, ул тәрәзәгә шакый, эндәшә, уята, диләр. Яңа йортка күчкәндә, аны күчерү гадәте дә саклана. Кемдер мендәр, табагач белән күчерә, кемдер: «Йорт иясе, әйдә, безнең белән яшә, исән-сау бул!» – дип чакыра. Төбәккә карап аерыла гадәтләр.
 
Сабыйны беренче 40 көндә ялгыз калдырырга ярамый. Мендәр астына пычак, кайчы, тимер әйбер куючылар бар. Әстерхан татарларында туй йоласын әйтә алам. Киленне кияү йорты капкасыннан керткәндә учак аркылы сикертәләр. Чистарыну, алга таба яхшы булсын дип юрау бу. Быел Баулы районының Уба авылында булдык. Анда элек киленнәр үзләре белән ике чиләк бодай алып килгән. Теләк теләп, шуны ишегалдына сипкәннәр.
 

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.10.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»