|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.10.2022 Шоу-бизнес
«Фәридә – Алсу» дуэты солисткасының улы мобилизациягә эләккән
«Фәридә – Алсу» дуэты солисткасы Алсу Сөнгатуллинаның улы Айрат өлешчә мобилизациягә эләккән. Бу хакта җырчы үзе хәбәр итә. Әтисе белән әнисе уллары белән күрешергә «Казан-Экспо» пунктына килгәннәр.
«Карагыз әле, ничә мең кеше монда. Кечкенә балалар белән дә килгәннәр. Халык бик күп», – ди Алсу.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, Айрат армия сафларында хезмәт итеп, 2020 елның ноябрендә кайткан иде.
Узган елны төпчек уллары Исламның исә Казанның 175 мәктәбендә булган фаҗигадә зыян күрүе турында яздык.
– Улыбызның хәле уртача. Ул ДРКБ да ята. Сөйләшә, аңында. Һөҗүм итүче улыбыз укыган сыйныфка килеп кергән. Ата башлаган. Улым дусты белән соңгы партада утыра. Ата башлагач, парта астына качканнар. Аңа пуля кыйпылчыгы эләккән. Җәрәхәт алган. Ату башланганда аларда инглиз теле дәресе булган. Ул фәнне сыйныф җитәкчеләре укыта иде. Хәле ничектер,берни әйтә алмыйм. Шок хәлендә мин, - дип уртаклашкан иде Алсу Сөнгәтуллина.
--- |
Иң күп укылган
|