|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.10.2022 Шоу-бизнес
Рафинә Ганиуллина: Алып китә күрмәсеннәр дип кот очып тораПопуляр җырчы Рафинә Ганиуллина гаиләсендәге яңалыклар белән уртаклаша. Болай ди ул: — Сентябрьдә минем һәм сеңлем Резеданың туган көне иде, октябрьдә төпчек улыбыз Мусага — 1, әниебез Зөлфиягә 70 яшь тула. Илдәге вәзгыятьне исәпкә алып, өйдә тыйнак кына утырып алырбыз дип уйлыйм.
Сеңлем Резеда, ниһаять, Һиндстаннан кайтты. Өч айга гына дип киткән иде, пандемия башлану сәбәпле, 2,5 елга тоткарланырга туры килде. Гаиләбез ишле, фатирыбыз ике бүлмәле генә дип, торак шартларын зурайтмакчы идек. Сабыр итәргә булдык. Ремонт ясаттык. Ирем Рәзилгә 33 яшь, армиядә булган. Алып китә күрмәсеннәр дип кот очып тора.
--- |
Иң күп укылган
|