поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.10.2022 Мәдәният

Салават Фәтхетдинов Фирая Әкбәровага: Син дөньяны матурлар өчен туган кеше

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның халык артисты Фирая Әкбәрованың 70 яшьлек юбилей кичәсе узды. Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов юбилярны видеоэлемтә аша котлады.

«Син һәрвакыт ачык күңелле. Син дөньяны матурлар өчен туган кеше. Киләсе юбилееңда иң беренчеләрдән килеп сине котлармын, амин. Исән-сау бул, мин кайткач, күрешербез», - диде ул.

 Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Фирая Әкбәрованы «фидакяр хезмәте өчен» медале белән бүләкләде.

«Шундый артистлар була: аларны гомер буе белгән кебек буласың. Фирая апа шундый чибәр артистларның берсе. Без аны артист буларак та, җырчы буларак та беләбез. Сез залны тутырып тамаша куя торган могҗиза коллективта эшлисез. Исәнлек-саулык телим, алдагы көннәрегез тагын да матур булсын. Шушы сәхнәләрдә балкып, тамашачыдан аерылмыйча яшәргә язсын», - диде ул.

Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров Фирая Әкбәрованы якташлары исеменнән котлады. «Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылы – табигатьнең иң матур урынында урнашкан. Безнең өчен Сез театр сәхнәсе, кинематографта уйный торган бизәк булып торасыз. Исәнлек-саулык, бәхетләр, иҗади уңышлар телим», - диде ул.

«Синең белән кайда гына очрашсам да, һәрвакытта үземә рәхәтлек алам. Шушы сыйфатларың беркайчан да калдырмасын. Син уйный торган рольләр тезелешеп, чиратка басып сине көтеп торсыннар», - диде «Нур» театры исеменнән Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Резидә Фәхруллина.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры артистлары, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Илсөяр Газетдинова Фирая Әкбәрова белән дус булуны бәхет дип атады. «Иҗатың белән бөтен халыкка көч, дәрт өстисең», - диде ул.

«1988 елда Камал театры коллективының җәйге гастрольләре вакытында Казан артистлары белән бергәләп җыелышып, зур дуслык күпере төзедек. Хәзер ул күперне байтакларыбыз үтте. Синең чыгышларыңны күргәндә «үзебезнең Фирая» дип карыйбыз. Моның сере – кеше күңелендә ихлас, нинди генә дәрәҗәдә торуыңа карамастан, чын кеше булып калуың. Уфа тамашачылары сине көтеп ала, чөнки син тудырган җылылыкка тамашачы мохтаҗ», - диде Башкортстанның халык артисты Илдар Гомәров.

Кичәнең ахырында Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия труппасы чыкты. «Фирая Әкбәрова тирәсендә гел шаяру, гел көлке. Аның белән эшләргә дә рәхәт. Юмор һәм ирония бөтен артистларга да хас түгел, ә Фираяда ул бар. Синең күзләрең хәйләкәр. Фирая – дус, брат кебек. Син яшәрә генә барасың. Озак еллар сәхнәдә эшләргә насыйп булсын», - диде театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

«Аллаһ боерса, 75 яшемдә яңа театр бинасында спектакль генә уйнармын, ахры. Җыелып килгәнегез, чыгышларымны ихлас күңелдән карап утырганыгыз өчен рәхмәт. Без шундый матур, дус яшибез. Кайчак савыт-саба да шалтырап куя, ләкин ансыз булмый. Ә шулай да, без барыбыз да бик якыннар. Бу минем иң зур гаиләм. Тагын очрашырга язсын, театрны ташламагыз, чөнки ул үзенә бер сихри дөнья», - диде Фирая Әкбәрова.

Кичәдә Илгиз Зәйниевның «Өйләнәм.тат», Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре», Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар» кебек спектакльләреннән өзекләр күрсәтелде. Кичәнең сценарий авторы – Илтөзәр Мөхәммәтвәлиев, режиссеры – Радик Бариев, дип яза "Татар-Информ" МА.


---
Камал театры
№ --- | 08.10.2022
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»