поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.10.2022 Җәмгыять

Көтеп алынган шатлыклы вакыйга

Үткән шимбәдә Самара мөселманнары өчен көтеп алынган шатлыклы вакыйга булды – күп елларга сузылган реконструкциядән соң Алексей Толстой (элеккеге Казанская) урамындагы Тарихи мәчет ачылышы үтте.

Табигать тә мөселманнарның шатлыгын уртаклашты: атналап яуган яңгырлардан соң зәңгәр күктән, ягымлы елмаеп, кояш җылы нурларын сирпеп торды. 

Тарихи мәчет янындагы мәйданчык та бәйрәмчә бизәлгән - бер яктан татар көйләре агыла, икенче яктан нәшидләр ишетелә, тезелеп киткән бер төрле чатырларда - хәләл ризык, мөселман киемнәре, бизәнү әйберләре, татар телендә газета-журналларга язылу, Халыклар дуслыгы йорты мәйданчыгында мөселман халыклары киемнәре, балалар өчен остаханәләр күргәзмәсе, йортында - мәчет тарихына кагылышлы мәгълүмат такталары...

Ә әлеге мәчетнең тарихы чыннан да бик бай. 130 ел гомер эчендә ул нәрсәләр генә кичермәгән! Туган ягыбызны өйрәнүче Самара тарихчысы Шамил Галимов махсус шушы юбилей өчен әзерләгән буклетта болай дип язылган: 1888 елда танылган меценат һәм хәйрияче, Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин, Самара мөселманнары җәмгыяте соралуы буенча, И.Н. Павлов исемле крестьянның Казанская урамындагы җирләрен сатып ала (Запанской һәм Панской урамнары арасында) һәм өч елда биредә мәчет калкып чыга. Күп тә үтми, анда мәдрәсә, балалар өчен мәктәп ачыла, “Хәйрия” фонды, китапханә эшләп китә, 1908 елдан башлап имам Мө¬хәммәтфатыйх Мортазин Россия империясендә «Икътисад» («Экономика») дип аталган беренче журнал нәшер итә башлый, һәм ул Самара губер¬насында, бөтен Рос¬сиядә генә түгел, төрек телле башка ил¬ләрдә дә киң тарала.
 
1930 елларда мәчет ябыла һәм күп еллар балалар бакчасы булып хезмәт итә, соңрак күчмә фондка тапшырыла. Хәз¬рәтне, тоткында булган дин эш¬леклеләре өчен акча җыюда гаепләп, Себергә озаталар. Ә 1937 елда, ул каторгадан кайткач, тагын кырык фикердәше белән бергә, “контрреволюцион ислам оешмасы төзү”дә га¬епләнеп, атып үтерелә.
 
2003 елда региональ Диния нәзарәте, Самара шәһәр һәм өлкә администрациясе белән хезмәттәшлек килешүе төзеп, мәчетне мөселманнарга кайтаралар һәм шул вакыттан башлап аны төзекләндерә башлыйлар. 2007 елдан Тарихи мәчет Советы рәисе итеп Ус¬ман Владимир улы Илингин сай¬лана. Ул шәһәр һәм өлкә ад-министрацияләре хуплавы һәм мөселман кардәшләре яр¬¬дәме белән зур эшкә алына: мәчетнең фундаменты ныгытыла, инженер челтәре тулысынча алмаштырыла, бинаны җилләтү, янгын сүндерү системасы булдырыла, эчке һәм тышкы диварлары, тәрәзәләр яңартыла. Шулай ук бинага ике катлы янкорма өстәлә һәм аның өстенә 38 метрлы, Иделдән үк күренеп торган манара куела, тирә-ягы матурлана. Шушы үҗәтлеге һәм тиңсез хезмәте өчен Усман Илингин өлкә губернаторы тарафыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шулай ук мәчетне тө¬зек¬ләндерүгә керткән саллы хезмәтләре һәм маллары өчен меценатлар һәм хезмәт куючылар губернатор, баш мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдин тарафыннан бү¬ләк¬ләнделәр. 
 
 
130 еллык юбилеена Тарихи мәчет бинасы энҗе бөртеге кебек ялтырап килеп керде, һәм аны күпләр, хәтта губернатор үзе дә, шәһәребезнең бизәге дип атадылар: “Мин ышанам, без бергәләшеп Самара җирендә яшәүче милләтләр һәм конфессияләр арасында буыннардан - буыннарга күчеп барырлык туганнарча мөнәсәбәтләр урнаштырачак¬быз. Мин шушы юнәлештә эш¬ләүчеләргә рәхмәтләремне җиткерәм. Бүгенге кебек мөһим вакытта барыбыздан да җиңүгә ышану, батырлык, бердәмлек һәм рух ныклыгы таләп ителә. Яклаучыларыбыз сафларга тезелеп дога белән Ватаныбызны сакларга китәләр», - диде губернатор.
 
Үзәк Диния нәзарәте ида¬рәсе рәисе, баш мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдинның чыгышы да бик үтемле булды: «Самара өлкәсе безнең өчен бик тә кадерле. Ул да бит Болгар дәүләтенә кергән җирләрдә урнашкан. 
 
Ә кичә без прези¬ден¬ты¬быз¬ның чыгышын тыңладык. Аның сүзләре йөрәкләребезгә язылып калды. Анда илебезнең киләчәге, ныклыгы, үсеше турында кайгырту ноталары бар иде. «Көнбатыш демократия безгә кирәк түгел, - диде ул. -  Безнең намусыбыз, тормышыбыз һәм гаиләләребез православ, ислам, иудаизм һәм буддизм диннәре кыйммәтләренә таяна». Шушы мәчетне торгызуга куелган көч, ярату һәм шатлык хисләре – бу үзебезне торгызуга тиң. Һәр авылда, һәр шәһәрдә Аллаһы йортлары бул¬сын, дин кардәшләр анда йөрсен, иманын ныгытсын. Самара - Ватаныбызның чәчәк атучы киңлекләренең берсе - киләчәктә дә шундый ук гүзәл бакча кебек булсын».
Мөфти Талип хәзрәт Яруллин Тарихи мәчетебезне тө¬зек¬ләндерү эшендә катнашкан губернаторга һәм өлкә хө¬кү¬мәтенә, меценатларга һәм халыкка, төзүчеләргә һәм би¬зәү¬челәргә чиксез рәх¬мәт¬ләрен җиткерде.  
 
Данияр СӘЙФИЕВ.
Әнәс МИНГАЛИЕВ  
һәм автор 
фотосурәтләре.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 08.10.2022
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»