поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.10.2022 Җәмгыять

Кунакчыл Казанның онытылмас мизгелләре

Быелгы июль ахырында Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллык юбилеена багышланган съезд гөрләп үтте. Чакырылган күпсанлы делегатлар, шәрәфле кунаклар арасында мин – Татар Байтуганы авылындагы Сәләй Вагыйзов музее мөдире Нурания Абзалова да бар идем.

Хәер, чакыру килеп төшкәч, үз-үземә ышанмыйча тордым, шатлыктан хәтта күзләремә яшьләр килде. Минем хезмәтемне шулай югары бәяләгәннәре өчен оештыручыларга чиксез рәхмәтләремне юллыйм. 

Быел Казанга икенче баруым иде инде. Беренчесе 14 февральдә, Сәләй Вагыйзов музее «Музей-мемориал» номинациясендә җиңү яулагач, мине Конгресс оештырган бүләкләү тантанасына чакырганнар иде. 

...Съезд кунакларын Казан аеруча җылы каршы алды. Бик матур гостиницага урнаштырдылар, тәмле итеп ашаттылар. Чара кысаларында беренче көнне Кабан күле буенда оештырылган  «Печән базары»нда да булырга туры килде. Анда якыннарыбызга күчтәнәчләр алдык, концерт карадык, гармунчыларга кушылып биештек-җырлаштык - «Су буенда учак яна», «Күбәләгем», «Туган авыл», «Җиз кыңгырау моңнары», «Җидегән чишмә», «Казанның кадерле кичләре», «Саубуллашу» җырлары яң¬гырады. Рәхәтләнеп ял итеп, төнге сихри Казан урамнарына соклана-соклана, «Татарстан» кунакханәсенә кайтып аудык. Бер бүлмәдәшем - Красноярск өлкәсеннән килгән Нурия Фәйзуллина иде. 1937 елларда аның әби-бабалары Башкортостаннан шул якларга сөрелгән булганнар. Алар, туган яклары Стәрлетамакны сагынып, шулай ук аталган авыл оештырган¬нар. Нурия ханым белән мин бик дуслашып киттек, хәзер дә аралашып торабыз. «Чын кеше сыйфатларын себер суыклары туңдыра алмый», - дигән булган Сәләй ага Вагыйзов. Нурия дә шундыйлардан булып чыкты. Әлифба авторының язмышын ишеткәч, танышым ничектер дулкынланып китте, бала чагында шушы әлифба буенча укырга өйрәнгәнен исенә төшерде. Ул үзе бик матур итеп татарча сөйләшә. 
Икенче бүлмәдәшем - Железноводскидан килгән, ә тумышы буенча ул Чиләбедән. Без кичләрен чәйләр эчеп, ярты төнгә кадәр сөйләшеп утыра идек. Ике күршем дә мәдәният хезмәткәрләре, җитәкчеләр,  ан¬-самбль җырчылары булып чыктылар. Алар Габдулла Тукайның шигырьләрен искиткеч матур итеп яттан укыйлар. Кунакханәдәге кич утыруларыбыз безне бала чакларыбызга алып кайтты сыман. 
 
Икенче көнне, 31 июльдә, делегатлар борынгы серле Болгар шәһәренә юл тотты¬лар. Изге җирләр буйлап уздык. Мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин чыгышын тыңладык, бергәләшеп намаз укыдык, эчтәлекле экскурсиядә катнаштык. Хушлашканда Изге Болгар җиренә ихлас теләкләребезне теләдек: «И, Раббым, иллә¬ре¬без-көннәребез тыныч булсын, безнең рухка дога кылучы балалар, оныклар үстерергә насыйп ит!»
 
Ә 1 августта безне «Экспо-Волга» күргәзмәләр үзәгенә алып киттеләр. Анда инде съезд башланды. Мине туган якны өйрәнү бүлегенә билгеләделәр. Җитәкчебез профессор Альберт Борханов - бик сәләтле, кешелекле, үз эшен яхшы белүче генә түгел, бөтен күңелен биреп эшләүче кеше. Ул теләсә нинди сорауга җавап таба, бөтен нәрсәне дә белә, туган якны өйрәнүчеләргә көч биреп тора торган кеше. Илебезнең кайсы гына почмакларыннан килмәгәннәр делегатлар! Анда мин Алтай краеннан килгән Сабина ханым белән танышып, бик файдалы мәгълүматлар алдым. Сүз уңаеннан шуны да әйтәсем килә: Альберт Борханов 2018 елда безнең музейда да кунакта булып киткән иде.
 
Съезд эшчәнлеге миңа зур бер умарта күчен хәтерләтте. Төрле төбәкләрдән җыелып килгән татар активистлары, белгечләр, милли мәгариф, милли матбугат хезмәткәрләре...  Аларның кайберләре Камышлыда узган Х Бөтенроссия авыл Сабан туенда булганнар икән. Һәрберсе танып яныңа килә, хәл-әхвәл сораша, музей тормышы белән кызыксына... Чөнки миллионлаган татар баласын укырга өйрәткән Әлифба Татарстан бренды булып санала. Күргәзмәләр үзәгендә татарча китаплар сатып алырга мөмкин иде. Мин оныкларыма Абдулла Алиш әкиятләрен, Габдулла Тукай җыентыгын сатып алдым. Күпләрнең кулында Әлифба китабын күреп куандым. Ул 2016 елда, әле һаман да Сәләй ага Вагыйзов һәм аның тормыш иптәше Рәмзия Вәлитова редакциясе буенча нәшер ителгән. 
 
Ахырда оештырылган бәй¬рәм концертында Татарстанның танылган артистлары  Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Идрис Газиев, Фән Вәлиәхмәтов, Айдар Галимов, Фирдүс Тямаев һәм башкалар башкарган җырлар күңел кылларыбызны тибрәндерде. Дәрәҗәле артистлар белән бер сәхнәдә Иске Ярмәк авылының «Ак каен» ансамблен күрү миндә горурлык хисләре уятты. Янымда утыручы яңа танышларыма: «Бу безнең 50 еллык тарихы булган танылган фольклор ансамблебез!» - дип мактанып куюдан тыела алмадым. 
 
Съездның дүртенче көне аеруча истә калды. Утырышта Минтимер Шәймиев һәм Татарстан башлыгы Рөстәм  Миңнеханов чыгыш ясадылар. Ул катнашучыларны бик җылы сәламләп, безне милләтнең чын патриотлары дип атады, уңышлар теләде һәм алда әле башкарасы эшләр күп булуын билгеләп үтте. Васил Шәйхразыев, Ркаил Зәйдулла, Ләйсән Садретдинова чыгышлары да бик эчтәлекле, тирән мәгънәле булды. Күңелләрдә миллилекне, телне сакларга, гореф-гадәтләрне югалтмыйча яшь буыннарга тапшырырга - бу барыбызның да изге бурычы. 
Казаннан мин искиткеч уңай энергия туплап, күтәренке күңел, яхшы кәеф белән кайттым. Милләтем өчен тагын да файдалырак булу теләге кү¬ңелемә кереп утырды. Өстәвенә, истәлеккә дип матур яулык, стена сәгате, китаплар да бүләк иттеләр. 
 
Миңа шундый мәртәбәле шәхесләр белән очрашу, тәҗрибәле белгечләр белән танышу мөмкинлеге биргән өчен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакировка, юл чыгымнарын кайгырткан өчен «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаевка, Камышлы районы башлыгы Рафаэль  Баһаутдиновка, Похвистнево районы, Мәчәләй авылының “Восток” фермер хуҗалыгы җитәкчесе Ринат Искәндәровка, төркем җитәкчебез Айгөл Минастиновага олы рәх¬мәтләремне җиткерәм. Барысына да исәнлек-саулык, гаилә бәхете, тигез тормыш телим. Милләтебезне саклап, горурланып, ярдәмләшеп яшәр-гә насыйп булсын, Ходаем! Без - бергә! Безнең көч - бердәмлектә!   
Сәләй Вагыйзов исемендәге музей-йорт җитәкчесе Нурания АБЗАЛОВА.
Рус Байтуганы авылы,
Камышлы районы.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 08.10.2022
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»