поиск новостей
  • 23.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 23.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 24.05 "Сагынырсызмы?" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.05 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры (иске бина), 18.00, 12+
  • 26.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.05 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.05 "Тормышмы бу?" Камал театры (яңа бина), 19.00, 18+
  • 28.05 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 29.05 "Дуслар җыелган җирдә" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 29.05 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.05 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 30.05 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 30.05 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.05 "Позывной Татарин" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 31.05 "Рәшә" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 23 Май
  • Фасил Әхмәтов (1935-1998) - композитор
  • Илгиз Зәйниев - драматург, режиссер
  • Гамил Афзал (1921-2003) - шагыйрь
  • Хәбил Бикташев - көрәшче
  • Айзат Шәймәрданов - журналист
  • Алисә Айдарова - рәссам-сынчы
  • Рәшит Низамов - галим
  • Флора Әхмәтова-Урманче - галимә
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
Архив
 
07.10.2022 Шоу-бизнес

Җырчы Мурат Гайсин хатыны белән аерылганын хәбәр итә

Танылган җырчы, автор-башкаручы Мурат Гайсин социаль челтәрләрдә хатыны белән аерылганын хәбәр итә. Бу хакта ул болай дип яза:

“Кызганыч, бөтен никахлар да гомерлек булмый. Кызым Мәрьямгә 2 яшь тулды. Алтыным, син мине яраткан кебек үк яратам сине. 8 ел элек әтиемне югалткач, гаиләмне һәм балаларымны беркайчан да ташламыйм дип үземә сүз бирдем. Хәзер дә сүземдә торам. Ләкин бөтен нәрсә дә миннән генә тормый шул. Кызымның туган көнендә никахны өзү турындагы эшнең судка тапшырылганын белдем. Әлбәттә, мин моңа каршы, ләкин... Мин һәрвакыт бәхетле гаилә турында хыялландым. Кызганыч... Балакаем, бәхетле бул, мин сине беркайчан да ташламаячакмын. Башка гаиләм дә булмаячак”, - дип язган Мурат Гайсин.
 
 
Исегезгә төшерәбез, Мурат һәм Казан кызы Альбина концертларның берсендә кърешеп-танышып кавышканнар иде.
 
Ул вакытта Мурат Гайсин болай дип уртаклашты:
 
"Башта мин әллә ни игътибар итмәдем, кызлар болай да күп яза иде. Аннары якыннанрак аралаша башладык. Берничә тапкыр күрештек. Яңа ел бәйрәмнәрендә мин Казанга кунакка килдем һәм аларда 4-5 көн кунак булып киттем. Алтынчы тапкыр күрешкәндә, мин инде аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым. Ул каршы килмәде. Озакка сузып йөрмәдек, мин аның үз кешем икәнен аңлагач ук тәкъдим ясадым.

Хатыным бик әйбәт хуҗабикә. Ир-ат күңеленә юл ашказаны аша диләр бит, тәмле пешерүе, ягымлы булуы белән дә үзенә караткандыр, бәлки. Хатыным бик кайгыртучан кеше, мине гел тәрбияләп, карап кына тора. Кайчагында кибетләрдәнме, йә олы юлдан бергә кайтып керәбез, мин чишенергә дә өлгермим, ул тиз генә чәйне кайнатып, ашарга җылытып куя. Шундый кызга өйләнмиләр димени инде?!", дип сөйләгән иде журналистларга Мурат. 
 
 
2020 елның октябрендә наиләдә ун ел көткән балалары - кызлары Мәрьям туды.
 
"Кызыбыз туды, Аллаһка шөкер. Кызым туганда үзем дә бала тудыру йортында, хатыным янәшәсендә булдым. Тугыз ай эчендә бу яңалыкны беркемгә дә әйтмәдек. Шушы ун ел эчендә журналистлардан һәм башка кайберәүләрдән нинди генә мәгънәсез сораулар ишетмәдек. „Нишләп балагыз юк, әллә булышыйкмы?“, „Кемдә проблема: синдәме, хатындамы?“ дип сорадылар. Аллаһ кулында барысы да! Аллаһка шөкер! Кешеләр андый сораулар бирмәсеннәр иде. Балалары булмаган гаиләләргә сабырлык телим. Беркемне дә тыңламагыз, Аллаһы Тәгаләдән сорагыз. Барыгызга да бәхет телибез", — дип уртаклашты ул чакта Мурат Гайсин.
Фото: соцчелтәрләр
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 07.10.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы