поиск новостей
  • 29.07 "Сүнгән йолдызлар" Тинчурин театры,18:30
  • 31.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18:30
  • 01.08 "Эх, алмагачлары",Тинчурин театры,18:30
  • 02.08 "Күрәсем килгән иде...",Тинчурин театры,18:30
  • 04.08 "Флешка,рэп һәм мәхәббәт", Тинчурин театры, 17:00
  • 06.08 "Төш", Тинчурин театры, 18:30
  • 07.08 "Ай,былбылым!", Тинчурин театры,18:30
  • 08.08 "Беренче мәхәббәт", Тинчурин театры, 18:30
  • 15.08 "Кияу урлау" Тинчурин театры, 18:30
  • 18.08 "Мәхәббәт баскычы" Тинчурин театры,17:00
  • 20.08 "Назлы кияу" Тинчурин театры,18:30
  • 21.08 "Полиөионер" Тинчурин театры,18:30
  • 22.08 "Алай түгел, болай ул", Тинчурин театры
  • 23.08 "Гомер буе сине көттем" Тинчурин театры, 18:30
  • 25.08 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 27.08 "Хыялый" Тинчурин театры,18:30
  • 28.08 "Кияу урлау"Тинчурин театры,18:30
  • 28.08 Кариев театрында-ПРЕМЬЕРА! "Тау битендә Сабантуй". Башлана:18:30
  • 29.08 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры,18:30
  • 29.08 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 21 Июль
  • Фирдәвес Әхтәмова (1939-2012) - актриса
  • Әлфия Ганиева - журналист
  • Кирам Сатиев - баянчы
  • Стеналарны штукатурить, шпаклевать итүче (Обои ябыштыру өчен әзерлек эшләре) кирәк иде.Казан шәһәре. 89033133608
  • Казанда озак вакытка снимать итү өчен студия кирәк иде от хозяина.89503219329
  • Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Продаю суповой сервис новый.Тел 89178553159
  • Диван ике кресло сатыла. Коричневый төстә Уртача хәлдә. Бәясе 4.000. Казан шәһәре. 89033133608
  • Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Продаётся 1 комнатная квартира в жк светлый 44.6 кв метров
  • 19.06.2024. Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре.
  • Услуги автокрана 89179171171
Архив
 
07.10.2022 Шоу-бизнес

Рәсим Низамов: "Сәхнә – чүп җыя торган урын түгел"

Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов Теләче районы Төрек-Тәмте авылында шофер һәм хисапчы гаиләсендә беренче һәм бердәнбер бала булып дөньяга килгән.

– Рәсим, гаиләдә бердәнбер бала булгач, иркә булып үскәнсеңдер?
 
– Үземне белгәннән бирле гел хезмәттә үстем. Башкаларның апа яки абыйлары булышканда, миңа үземә генә эшләргә туры килә иде. Әтинең күп вакыты эштә узды. Җәй башлануга, утын әзерләү, бәрәңге утырту, печән өсте, бәрәңге эшкәртү кебек эшләрне башкардык. Су ташулар әле дә истә. Урамга чыгарга вакыт та калмый иде. Хезмәт – үзе бер тәрбия. Физика укытучысы, сугыш ветераны, мәрхүм Гали абый белән хәрәкәт темасын үткәндә: “Рәсимнең йөгерә-йөгерә су ташуы – хәрәкәт”, – дигәнен мәңге онытмыйм.
 
– Мәктәптә нинди укучы идең син?
 
– Без дүрт малай укыдык. Шуңа күрә көн дә дәрескә хәзерләнеп йөрдек, тырышып укыдык. Физика, геометрия фәннәрен яраттым. Мәктәпне тәмамлаганда, “дүртле”гә караганда, “бишле”ләрем күбрәк иде. Югары сыйныфларда алты чакрым ераклыктагы мәктәпкә барып укыдык. Шул араны җәяү йөрдек. Укытучылардан рөхсәт сорап, китапларны үзара бүлеп өчәрне алып килә идек. Безнең балачак бәхетле узды дип саныйм. Без октябрят, пионер, комсомол булдык. Хәзерге заманда патриотлык юк, диләр. Советлар Союзындагы кебек булмаса да, моңа охшаш юнәлештә эш алып барырга кирәк дип уйлыйм.
 
– Синең җырчы гына түгел, оста гармунчы, баянчы икәнеңне күпләр белмидер әле. Гармунда уйнарга ничек өйрәндең?
 
– Кечкенә чагымда тузанга баткан гармунны өйгә алып кереп уйнадым. Беркем өйрәтмәде, үзем тоеп-сизеп өйрәндем. Кызыксынуым көчле булгач, әтидән яңа гармун сорадым һәм ул миңа яңа хромка гармун алып кайтып бирде. Мәктәптә укыганда, бөтен бәйрәмнәрдә уйнаталар иде мине. Үсә төшкәч, баян белән кызыксына башладым. Кичке уенга гармуныңны да алып чык, дип аптыратып бетерәләр иде. Кайбер көннәрдә клубка чыкмас була идем (көлә).
 
– Җырга мәхәббәт ничек уянды? Беренче чыгышларың кайда булды?
 
– Кечкенә вакытта телевизордан күрсәткән, радиодан яңгыраткан концертларны тыңлап, яңа җырлар өйрәнә идем. Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультетында укыдым. Казанга музыка укытучысы булам дигән ният белән килгән идем. Башта кереп китәргә кыен булды, укуны ташлап кире авылга кайтасы килгән чакларны да хәтерлим. Укыган дәвердә төрле бәйгеләрдә катнаштым. "Ягымлы яз" бәйгесендә 3нче премия лауреаты булдым. Шул ук елны “Татар җыры” Халыкара татар җыры бәйгесендә катнаштым. Ул елны үтмәдем. 1997 елда яңадан катнашып, 1нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдым. Институттан соң консерваториядә укыдым. Шул елларда сәхнәдә җырлый башладым. Башта бер ансамбльдә эшләдем, аннары үзебез концертлар оештырып авылларга йөрдек. Кесәдә акча барлыкка килә башлады, үз көнебезне үзебез күрдек. Ә беренче курста укыганда, хәтта вагон бушаткан чаклар булды. Ләкин музыка уен коралларында уйнагач, бармакларны сакларга кирәк иде. Шуңа күрә андый эш безгә “батмады”. Аннары концерт, тәүге җыентык, беренче клип дөнья күрде. Шуннан гастрольләргә чыга башладым.
 
– Сине халыкка таныткан “Каеннар арасында” җыры өчен нинди генә сүзләр әйтмәделәр...
 
– Җырның сүзләрен Роберт абый Миңнуллин, көен Оскар Усманов иҗат итте. Ул җыр болай популяр булыр дип уйламадык. Җыр да, клип та искиткеч кабул ителде. Шулай да җырның сүзләренә бәйләнүчеләр, андый шигырь буламени, дип әйтүчеләр күп булды. “Роберт абый, бу җырга концерт саен бәйләнәләр, сүзләре сезнеке бит, нәрсә дип җавап бирим?” – дигәч, ул: “Кайгырма, энекәш, җавапны бирербез, син җырла”, – диде. Чынлыкта, бу – шигъри шаяру. Аңлаганы аңлады.
 
– Бүгенге Рәсим Низамовтан канәгатьме син? Гомумән, бүгенге эстрада турында ни уйлыйсың?
 
– Кеше беркайчан да канәгать булырга тиеш түгел. Канәгать булу – ул үсүдән туктау. Киләсе елым – юбилей елы. 50 яшь тулачак, Аллаһы боерса. Бик күп уйлар бар. Концерт куеп, аны башка район-төбәкләрдә дә күрсәтергә исәп. Әле сәхнәдән китәргә җыенмыйм, яңа җырларым да күп. Эстрадага килгәндә, җырчылар күп дибез. Мин бүгенге кайбер яшь җырчыларны танымыйм да. Сәхнәгә ыргылу бәлки яхшыдыр, кеше начар ният белән сәхнәгә чыкмый. Ләкин сәхнә – чүп җыя торган урын түгел, ул – изге урын. Профессиональлек югала бара. Бик күп конкурсларда жюрида утырам. Кемнең җырлый белүе, кемнең сәләте юклыгы шундук күренә. Җырлый белмәгәннәргә бу өлкәгә ялгыш килеп эләгүләрен аңлатырга туры килә.
 

Эльвира ШАКИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 07.10.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»