поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.10.2022 Мәдәният

"Зал яртылаш буш иде": Камышлы районында Рәшит Шамкайны искә алу кичәсе узды

27 сентябрьдә Камышлы районы, Иске Ярмәк авылының Халикъ Садри исемендәге Мәдәният йортында Татарстанның халык артисты, Г. Камал театры артисты булып эшләгән мәрхүм авылдашыбыз Рәшит Шамкаевны искә алу кичәсе уздырылды. Авылыбызда яшәүче туганнары һәм коллегалары инициативасы буенча чарага керү бушлай иде.

Бу вакыйга мине ничектер тетрәндерде, кайгыга салды, дип әйтер идем. Ике ел элек башланган пандемия халыкны тәмам таркаткан икән. Без инде кунакка йөрешмибез, хәтта кибеткә дә бик кирәк булганда гына чыгабыз, урамда очрашсак, сүзне озакка сузмаска тырышабыз. Ә үткән атнада булган искә алу кичәсе мине тәмам эштән чыгарды...
 
Билгеле булганча, Иске Ярмәк авылы халкы гомер-гомергә активлыгы, иҗади җанлы булуы белән дан тота. Элек, Советлар чорында, һәр гаиләдә 5 - 6 бала булганда, колхозчылар төнге сәгать өчтә торып көтү куганда, аннан әле тагын 10-12 сәгать кырда яисә фермада эшләгәннән соң, кайдандыр көч табып, мәдәни һәм иҗади үзәгебез булган клубка җыелып, лекцияләр тыңлыйлар, җыелышларда катнашалар, кино карыйлар, “Ак каен”  ансамблендә шөгыльләнәләр, ирләр шашка һәм шахмат турнирлары оештыралар, ә яшь-җилкенчәк әле танцыга да кала иде. Биредә алар тиң ярларын сайлыйлар, өзелеп сөяләр, аннан елашып аерылышалар, кайбер бәхетлеләре гаиләләр коралар һәм аларның да балалары, ата-аналары артыннан, клубка тартылалар. Ул вакытта Мәдәният йортлары тере бер организм кебек мәш килә иде. Минем бу лирик тайпылышымны аңларсыз, дип уйлыйм, чагыштыру өчен яздым мин аны.
 
Шул бәхетле заманнарны искә төшерә-төшерә, 27 сентябрьдә Мәдәният йортына килеп кердем. Бу турыда белдерү “Авылдашлар” чатында бер көн алдан һәм шул көнне ике телдә - рус һәм татар телендә эленгән иде. Программаның беренче, иртәнге өлеше - Рәшит ага истәлегенә дога кылу һәм чәй эчү турында берни дә әйтә алмыйм, кеше сүзенә караганда, барысы да тиешле гореф-гадәт буенча оештырылган булган.
 
Рәшит Шамкаев кичәсен уздырырга коллегасы Алмаз Хәмзин килгән иде. Билгеле булганча, ул да танылган юморист, кызыклы монологлар, шигырь һәм җырлар авторы. Якын дусты булган Рәшит Шамкаевны искә алу кичәсендә Алмаз Хәмзин бушлай чыгыш ясады.
 
Тел-теш тидерерлек түгел, концерт бик шәп булды. Талантлы кеше бөтен нәрсәдә дә талантлы инде ул. Хәтта концертның башы да гадәти түгел иде. Башлану вакытын да көтеп тормыйча, артист залга чыкты һәм рәтләр арасында сөйләшеп, җырлап, юморескалар сөйләп йөрде. Иске Ярмәк тамашачысы, гадәттәгечә, ашыкмады, төркем-төркем булып та, берәм-сәрәм дә кич буе сузылды.
 
Ә Алмаз аларның һәрберсен көтеп алгандай каршылады, көлдергеч монолог артыннан көенечлесе, җыр артыннан шигырьләре агылды да агылды. Аңа конферансье да, әйтеп торучы да, ял тәнәфесе дә кирәкмәде. Аның башында меңләгән җыр һәм юморескалар саклануына исең китәрлек. Миңа концертларда еш булырга туры килде, ләкин аның кебек ут чәчеп торган артистлар күргәнем юк иде. Артист сәгать ярымга сузылган югары дәрәҗәле концерт программасы күрсәтте һәм барыбызны да әсир итте. Ул чыгыш ясамады, ул безнең белән ихластан сөйләште, гомер буе белгән дустыбызга әверелде дә куйды.
 
Шунысы гына борчуга салды – зал яртылаш буш иде.  Авылдашларымның битарафлыгын аңлый алмадым. Телевизор каршында берүзең тилмереп утыруга караганда, кеше арасына чыгып, авылдашлар һәм туганнар белән очрашып, истә калырлык менә дигән концерт карап күңел ачу яхшырак түгелмени соң? Чынлап әйтәм, мин аларны жәлләдем...
 
Галимә ЗЕЛИКМАН.
Иске Ярмәк авылы,
Камышлы районы.
 

Галимә ЗЕЛИКМАН
Бердәмлек
№ --- | 07.10.2022
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»