|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.10.2022 Җәмгыять
Татарстанда +16 градуска кадәр җылытачакКиләсе ял көннәрендә Татарстанда җылытачак, явым-төшем туктап торачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. 8 октябрь, шимбә төнендә, төбәк әле циклонның тыл өлешендә калачак, шуның аркасында һава торышы яңгырлы булып калачак. Ләкин көндез атмосфера басымы сизелерлек артачак, һәм аз вакытлы яңгырлар Татарстанның көнчыгышында гына булырга мөмкин. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 3 градустан 8 градуска кадәр булачак. Синоптиклар әйтүенчә, көндез һава 10-15 градуска кадәр җылыныр.
Якшәмбе, 9 октябрьдә, Татарстанда явым-төшем туктап торачак. Һава температурасы көндез +11дән +16 градуска кадәр, дип яза Татар-информ.
Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында республикага янә яңгырлар киләчәк. Көндезге температура 8 градустан 14 градуска кадәр булачак.
Фото: архивтан
--- |
Иң күп укылган
|