поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.10.2022 Дин

Әйтерсең лә мәҗлесләргә Коръән аятьләрен тыңларга түгел, корсак тутырырга киләбез

Артыгын кыланып, мәҗлес үткәрүнең төп сәбәбен дә онытып җибәрәбез бугай. Әйтерсең лә мәҗлесләргә Коръән сүрәләрен, аятьләрен тыңларга түгел, корсак тутырырга киләбез. Ризыкны мул итеп әзерләсәң, савабы күбрәк булсын дип тырышумы бу, әллә «кеше ни әйтер?» дип якыннар-күршеләр алдында сынатасы килмәүме, әллә инде кеше куян куа дип, аларга иярергә маташумы?

Әлеге уңайдан безнең Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның фикерен ишетәсе килде.
 
- Соңгы вакытларда тормышларыбыз бик әйбәт, нәрсә ашыйк дисәк, шул бар. Әмма шул муллыкның икенче бер җайсыз яклары да килеп чыга. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйтә: ашагыз-эчегез, чаманы югалтмагыз, исраф кылмагыз, ди. Нинди генә дини мәҗлес булмасын, халык ризыкны кирәгеннән артык әзерли. Мәҗлеснең максаты бит ашау-эчү генә түгел, туганнар-якыннар җыелышып вәгазьләр тыңлап, догалар кылып утыру. Бервакыт бер абзыйдан, сез хәлле кеше бит, нишләп корбан чалмыйсыз дип сорадым. Әбиегез бәлеш ясаудан курка, дип җавап кайтарды. Без ашларны ни өчен үткәргәнебезне, анда ни өчен җыелганны да онытып куябыз хәтта. Гадәттә, корбан ашында якыннарны шул корбан итеннән авыз итәргә чакырабыз. Анда, әлбәттә, имам килеп вәгазь сөйләсә, Коръән укыса, нур өстенә нур була. Корбан итеннән аш әзерләү дә җитә бит югыйсә бу очракта. Ә безнең халык ул Корбан ашына әллә ничә төрле ит, балык, салат әзерли. Корбан ите чыкканчы инде кешенең тамагы туйган була. Корбан итеннән авыз да ителми кала, ул кирәксезгә әйләнеп куйган кебек була. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең шундый сүзләре бар: кардәшләр, үзара аралашып яшәгез, йөзегез нурлы, ризыгыгыз киң, калебегез чиста булыр, арагызда мәхәббәт артыр. Без кунакка йөрешергә, аралашырга тиешбез. Тик арабызда шундый кешеләр дә бар: алар, ризык әзерләү мәшәкатеннән куркып, Коръән ашы үткәрүдән тыелып тора. Монысы да дөрес түгел. Мәҗлесне ризыкны зурдан купмыйча гына, җитәрлек итеп кенә әзерләп тә уздырырга була, югыйсә. 1993 елда хаҗда булдым. Шунда бер гарәптә яшәдек. Кич белән ястүдән соң алар кунакка җыелалар, өстәлгә термос белән кайнаган су, бер кап кәнфит, бер кап печенье чыгарып куялар, шунда ук чәй белән каһвә тора. Кайсы нәрсә кирәк, шуның белән чәй эчеп, күңелле генә сөйләшеп утыралар. Ә без берәү килсә, ул кеше Ленинград блокадасыннан килгән сымак, башта өстәлгә ризык ташып арыйбыз. Аннары кунакны көчли-көчли ашатабыз, ул ашаганда телевизорны кабызып куябыз. Ашап бетергәч, кайчан китәр икән, табак-савыт юасы бар дип, ах-ух килеп утырабыз. Кунак киткәч, болар нәрсәгә килгәннәр иде, ни хәлләр икән алар дия башлыйбыз. Килгән кешене ашатып утырырга түгел, аның белән аралашырга тиешбез. Ризык аның үз өендә дә бар.

- Җәлил хәзрәт, хәзер шундый әйбер модага кереп китте, тәлинкәгә өч-дүрт төрле пирог куеп, һәркемнең алдына куялар да ашап бетермәгәнен кунак үзе белән алып китә...
 
- Мин үзем моңа каршы. Ризыкны үзең белән дә алып китеп, син хуҗаларга авырлык китерәсең. Ашка килдең, ашадың һәм киттең - бетте. Әйткәнемчә, мәҗлескә шартлаганчы ашар өчен килмибез. Шундый хәдис тә бар: туйганчы ашау - әдәпсезлек, туйганнан артыгын ашау - хәрам. Туйганчы ашап, тагын күтәреп тә алып китсәң - оятын кая куярсың? Табынның ямен дә җибәрү дип карыйм мин аңа. Мәҗлес беткәч, пакетлар чыгарылып, табындагы ризыкны бүлешеп тутыралар да әле. Мин шәхсән моны үзебезнең Балтачта тыйдым. Бер табында да моны рөхсәт итмим. Миңа калса, бөтен авылларда да имамнар-абыстайлар шундый тәрбия эше алып барса, халык та мәҗлесләргә тыйнак карый башлар.
 
- Мәҗлесләргә ирләрнеме, хатыннарнымы чакыралар, аның кайсы дөресрәк дип тә сораучылар бар.
 
- Хакыйкатьтә, мөселман халыкларының берсендә дә абыстай дигән кеше юк. Хатын-кызлар табыны да юк. Фәкать ирләр җыела, имам чакырыла. Ирләр киткәч, хатын-кызлар утырып чәй эчеп ала. Элек аны Китап тыңлау дип әйтәләр иде. Безнең татар халкы бик каһәрләнгән бит инде. Сугышлар да күп булган, ирләр аз калган, шуңадырмы, абыстайлар барлыкка килгән. Абыстайлар бары татарда гына бар. Йорт хуҗасы кемне чакырасын үзе хәл итә инде, әмма имам чакырып, ирләрне җыеп Коръән укыту күркәмрәк санала. Шунысы да бар, арабызда чын тәкъва ирләр бик аз.
 
- Җәлил хәзрәт, Коръән ашы турында сөйләшкәндә, сәдака турында да искә алмыйча булмый...
 
- Нәфел сәдакасын бирү яхшы нәрсә. Сәдака күккә менәр, бәла-каза күктән төшәр. Күктән төшкән бәла-казага сәдака киртә булыр, диләр. Әмма ашларда кулдан-кулга акча өләшү ул сәдака бирүгә керми. Берәү ун сумлык белән килә дә егерме сум белән кайтып китә. Димәк, ул бернәрсә дә чыгармады, сәдака үзенә артып кына кайткан кебек була. Без үз авылыбызда шундый бер матур тәртип булдырдык: йорт хуҗасы сәдака тарата, дога кылабыз да тәлинкә җибәрәбез. Бөтен кеше сәдакаларын шул тәлинкәгә сала. Үз авылыңдагы халыкның ничек яшәп ятканын һәр кеше белә, үзара сөйләшеп алабыз, кемгәдер бәла-каза килгән, кемдер җитди генә авырып киткән, кемдер тол калган - йорт хуҗасына тәлинкәгә җыелган акчаны шундый бер кешегә бирергә кушабыз яки инде, андый кеше булмаса, мәчеткә китерегез дибез. Йорт хуҗасы үлеп, яшь балалар калган икән, җыелган акчаны балаларның иң кечкенәсенә биреп калдырабыз. Акчаны санамыйбыз да, алып та китмибез. Бу эшне һәркем аңлап, үз ихтыяры белән эшли.
Фото: http://dumrt.ru
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 07.10.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»