|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.02.2011 Җәмгыять
![]() Аларданмы үрнәк алырга?!Үзәк каналлардагы күп тапшыруларның мәгънәләрен аңламыйм мин. Халыкны әллә яктылыкка, әллә караңгылыкка өстериләр, яшьләрне әллә тәрбиялиләр, әллә тагын да миңгерәйтергә тырышалар. Хәзер ТВ артистлар турында гына сөйли. Әйтерсең лә, җир йөзендә алардан башка һөнәр ияләре калмаган. Авыл кешесе, игенче, терлекче турында бөтенләй дә оныттылар. Азгынлыкның бөтен төрен алга сөрүче артист кавемен, ни кылануларына карамастан, күкләргә чөеп мактыйлар. Бервакыт «Пусть говорят» тапшыруына җитмеш яшен узган, үзләре әйтүенчә, урыс халкының «секс символ»ы булган бер ханымны зурлап чакырганнар иде. И сөйләп, мактанып та күрсәтте гел эшләпә киеп йөри торган ханым бу өлкәдә «куйган хезмәтләре» турында. Ир өстенә ир, сөяркә өстенә сөяркә алыштыру тормышының төп максаты булган диярсең. Шул тикле горурланып сөйли, гаҗәп менә! Ирләрен, сөяркәләрен төрләндереп кенә түгел, үзенең яше арткан саен гел «яшәртеп» торган. Җитмешне узган булуына карамастан, егерме сигез яшьлек егет белән яшәп ята икән. Шуның өстенә армиядә хезмәт итүче егерме яшьлек егет белән хат алыша. Ул бичара да бу ханымга үлеп гашыйк булган, имеш. Исән-имин кайтса, аның белән кушылырга да исәбе юк түгел икән. Үзенең әйтүенчә, бик тырышса, тагын да яшьрәкне карата ала, имеш. (Ходайның рәхмәте, оныгының оныгы булырлык мәктәп укучысы белән яшәмәкче?!)
Бу ханым яшендәге бер татар әбисе шулай сөйләп утыра алыр иде микән? Бер капчык акча тәкъдим итсәләр дә ул болай кыланмас иде. Бу тапшыруны карагач, Тукайның: «Шайтанның үзе белән яшәрләр, акчасы күп булса...» дигән юллары искә төште. Димәк, бу ханым белән гыйшык уйнаучы хәзерге яшьләр дә, аның су сыерыдай түшенә, зур эшләпәсенә түгел, ә мал-мөлкәтенә, дәрәҗәсенә кызыккандыр, мөгаен.
Инде артист халкының әкәмәтләре безнең татарларга да үтеп керде. Шул ук «Пусть говорят» тапшыруының төп герое булып татар халкының танылган бер артисты катнашты. Өченче хатынга, кызыннан да яшьрәккә өйләнгән икән милләттәшебез. Инде көмәне дә бар, бала көтәләр икән. Тыңлаучылар теге ханымның һәр сүзен җөпләп торган кебек, моңа да гөрләтеп кул чабып тордылар. Күрәмсең рәтең, матди байлыгың булса, сакалың билеңә җиткәнче өйләнергә була икән. Мөселман затыннан булганнарга дин-шәригать законнары да дүрт хатын алырга, җарияләр тотарга рөхсәт итә бит. Күрәмсең, танылган артистыбыз да кимен куймаска тырыша.
Безнең татар телевидениесе дә, сөбханалла, артистлар турында аз сөйләми. Гөмбәнең дә төрлесе булган кебек, артистлар да чамадан тыш «үсеп» кенә торалар. Гәҗит, журналлар да артистлар тормышы турында язып туя алмыйлар. Гәрчә завод-фабрика эшчесе белән авыл халкына игътибар кимесә дә, сәхнә кешесенә игътибар зурдан. «Яңа гасыр»ның Ләйлә Дәүләтова алып барган «Адәм белән Һава» тапшыруы да соңгы вакытта гел артистлар гаиләсен генә күрсәтә диярлек. Монда да татар тыйнаклыгы, сабырлыгы бетеп килә. Дөресен генә әйткәндә татар мохитендә да, артистлар арасында да күпләргә үрнәк итеп сөйләрлек гаиләләр бармак белән кенә санарлык. Ә җилбәзәкләнеп, күке кебек оядан ояга күкәй салып йөрүчеләре Аллага шөкер генә. Менә шундыйларны мактау, зурлау китте. Күпчелек халык белгән әйберне, караны ак итеп күрсәтергә тырышу әйбәт эш түгел.
Дистә еллардан артык Татарстан радиосында Рәзин Нуруллин, Миләүшә Насыйбуллиналар алып бара торган «Пар канатлар» тапшыруы үрнәк гаиләләр турында сөйли. Чынлап та үрнәк алырлык, тыңлап туймас тапшыру ул.
Болай да азынган зиначылык, шәрәлекне артистлар кавеменнән эзләмәсәң тә җитәрлек алар арабызда. Күркәм сыйфатларны алга сөргән тапшырулар күбрәк булса иде...
Рәҗәп ӘХМӘТОВ |
Иң күп укылган
|