|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.10.2022 Фаҗига
Туй кунаклары утырган автобуста кешеләр һәлак булганҺиндстанда туй кунаклары утырган автобус тарлавыктагы тирән чокырга төшеп киткән. Кимендә 25 кеше үлгән, тагын 21 кеше имгәнгән. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итә. Фаҗига 5 октябрьдә иртәнге якта Дхумакот шәһәре тирәсендә була.
Автобуста иллеләп кеше бара. Урында 25 кеше мәетен тапканнар инде. 21 кешене хастаханәгә китергәннәр. Алты кешенең хәле бик авыр дип бәяләнә.
Шушы тирәдә иртәнге якта Гималайдагы Докриани-Бомак бозлыгына менеп баручы кешеләр төркемен кар басып китә. Биредә кимендә ун кеше һәлак була, тагын 18 кеше хәбәр сез югала, диелә хәбәрдә.
Фото:www.vesti.ru
--- |
Иң күп укылган
|