|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.10.2022 Сәясәт
Полиция хезмәткәре 22 баланы атып үтергәнЭшеннән азат ителгән полиция хезмәткәре 22 баланы атып үтергән, алар арасында үзенекеләр дә булган. Ул Таиландның төньяк-көнчыгышындагы балалар үзәгенә һөҗүм иткән. Башты хатынын һәм балаларны үтергән, аннары үзенә кул салган. Ир әлеге гамәлен наркотиклар тәэсирендә кылгандыр дип фаразлана.
Соңгы мәгълүматларга караганда, балалар үзәгендә ату вакытында үлүчеләр саны 34 кешегә кадәр җиткән. Алар арасында 22 бала һәм бер көмәнле хатын да бар.
Khaosod басмасы хәбәр итүенчә, вәхши ир җинаять урыныннан качкан. Ул күптән түгел генә наркотиклар куллану сәбәпле, эшеннән җибәрелгән булган.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|