|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.10.2022 Сәясәт
Утырышта көнбагыш чирткән депутатка җәза буламы?Дәүләт Думасының пленар утырышында көнбагыш чиртеп утырган Гороховка бер җәза да булмаячак, дип белдергәннәр. Бу хакта парламентның депутат этикасы сораулары буенча комиссиясе әгъзасы Елена Драпеко сөйләгән. Аның сүзләренчә, коллеганың бу халәтен алар аңлап кабул иткәннәр. “Ул нерв киеренкелеге аркасында шулай иттем дип аңлатты. Гадәттә ул тәмәке тарта, ә тартмас өчен аңа көнбагыш ашарга киңәш иткәннәр. Өйрәнелгән гадәт буенча кесәсеннән бер уч көнбагыш алган һәм ашый да башлаган”, – дип сөйли Драпеко. Депутатның гамәлләрендә бернинди мыскыллаучы нәрсә юк, ди ул. Чыганак: lenta.ru
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Фото:life.ru
--- |
Иң күп укылган
|