поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.10.2022 Тарих

Тарихыбыз яшьләр кулында

Самараның Алексей Толстой урамындагы Тарихи мәчетнең капиталь ремонттан соң ачылуы 130 еллык юбилее һәм Болгар дәүләте рәсми рәвештә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан уздырыла торган күпсанлы чараларның берсе 28 сентябрьдә Ленин проспектындагы өлкә универсаль фәнни китапханәсендә үтте.

“XIX – XX гасырларда, татарларның аякка басу чорында, Казанская урамындагы мәчетнең урыны һәм роле” дип аталган фәнни конференциядә дин белгечләре, милли оешмалар әгъзалары, төбәкне өйрәнүчеләр, милли тормыш белән кызыксынучы олы буын вәкилләре, студентлар һәм “Яктылык” мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашты.

Фойеда ук ниндидер туганлык атмосферасы хөкем сөрә иде. Килеп кергән һәрбер кешене, ерактан ук сәламләп, кочак¬лап яисә кул биреп исән¬ләшеп каршы ала тордылар. Моны читтән карап торган кеше өлкә татар оешмалары эшчәнлеге юкка булмаган, алар татарларны мәдәният һәм сәнгать, дин һәм мәгариф, тарих һәм төбәкне өйрәнү, китаплар һәм га¬зета-жур¬наллар бастыру эш¬лә¬ре тирәсендә туплый алган, ди¬гән фикергә килә. Шунда ук өстәлләргә “Самар татарлары” журналлары, “Бердәмлек” газеталары җәеп салынган. Теләгән кеше аларны ала, кайберләре шунда ук киләсе яртыеллыкка ташлама буенча языла. Арырак 1905 елгы Хәлиф Усман Коръәне күчермәсен күрергә мөмкин. Соңрак аның барлыкка килү тарихы турында ки¬тап¬ханә мөдире урынбасары Наталья Малкова тәфсилләп сөй¬ләде. Бу бигрәк тә “Яктылык” мәктәбеннән килгән укучыларга, студентларга кызыклы булгандыр, дип уйлыйм.

Конференциянең төп оештыручысы, өлкә татарлары тарихчысы, шул темага караган күпсанлы басма китаплар авторы  Шамил Хәйдәр улы Галимов чараны “Туган тел” татар җәмгыяте төшергән документаль фильм белән башлап җибәрде. Анда гомере буе диярлек китапханәче булып эш¬ләгән, шунда туган як та¬рихы белән кызыксынып китеп, крае¬вед буларак танылган мәр¬хүм Марат ага Сафинның тормыш юлы яктыртыла. Шулай ук тасмага революциягә кадәр төзелгән Самара мәчетләре, имамнары эш¬чәнлеге һәм күп¬челегенең аянычлы язмышы турында да сюжетлар кертелгән иде.
 
Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, конференциягә килү¬че¬ләрне сәламләп, өлкәбез җирләренең бер өлеше кайчандыр Идел буе Болгар дәүләтенә кергән булуын исебезгә тө¬шереп үтте, ата-бабаларыбыз кабул иткән ислам диненең бү¬генгә кадәр үзгәрешсез яшәп килүен искәртте. “Бүген без күпмилләтле Россиядә бер-беребезнең динен һәм мә¬дә¬ниятен хөрмәт итеп яшибез, киләчәктә дә шулай булсын өчен көч куябыз. Украина тәҗрибәсен күреп торабыз, нәрсәдән башланды бит: андагы милләтчеләр, үз-үзләрен әллә кемгә куеп, башка милләт халыкларының телен, динен кысрыклый башладылар һәм тора-бара бу канкойгыч сугышка китерде. Шулай булмасын өчен, өлкәбездә эзлекле рә¬веш¬тә максатлы эш алып барырга кирәк. 
 
Бүген илебез катлаулы чор кичерә: уртак илебезне дош¬маннан саклап калу өчен кулга корал алырга, берләшергә тиешбез. Туган илен, туган җирен, гаиләсен яклау – мөселман кешесенең иманы ул. Догаларыбызда сугыш тәмамлансын, яшь гомерләр өзелмәсен, илдә бердәмлек һәм тынычлык урнашсын дип телибез”, - дип сөйләде.
 
Тарихи мәчет китапханәчесе Рөстәм хәзрәт Фәйзуллин әле¬ге мәчетнең төзелү тарихы, эш-чәнлеге, фондларда саклана торган сирәк басмалар һәм борынгы әйберләр турында сөй¬ләп кенә калмады, презентациясен дә күрсәтте, туксанынчы елларда Тарихи мәчетне кайтаруда  эшкуар һәм депутат Зөлфәт Сәлаховның роле зур булуын билгеләп үтте.
 
“Яктылык” мәктәбендә тарих һәм обществоведение дә¬рес¬ләре укытучысы Айназ Фәхертдиновның чыгышы - Алтын Урда һәм Идел буе Бол¬га¬рының археологик ис¬тә¬лек¬ләренә, Алабин му¬зее хез-мәткәре Анна Коч¬ки¬наның док¬лады - киләсе елга ачы¬лы¬шы¬ның 100 еллыгын бил¬геләп үтә¬чәк Муром шә¬һәр¬чеге казыл¬маларына, тарих фәннәре докторы Наилә Таһированың чы¬гышы - XIX - XX гасырларда татар сәүдәгәрләре җи¬теш¬терүчәнлегенә, Гомәр Батр¬шинның чыгышы - Самара өлкәсендә болгар баба¬ла¬рыбызның истәлеген саклауга, Җәмигъ мәчете имамы Иршат Сафинның доклады - шул чордагы Самара муллаларына, Камышлы районының “Туган як” җәмгыяте әгъзасы Римма Галимуллинаның чыгышы борынгы топонимнарга һәм, зиратта күмелгән авылдашларын барлап, электрон карта булдыру эшләренә юнәлтелгән иде. Ун минутка гына исәпләнгән булсалар да, чыгышларның барысы да бик эчтәлекле булып, татар тарихы белән кызыксынган кешегә үзе өчен күп ачышлар ясарга мөмкинлек бирде.
 
Өч сәгатьлек конференция бераз талчыктырса да, соң¬гы докладчының чыгышын җыелган халык аеруча зур игътибар белән тыңлады. Самара сәнгать институтының өченче курсында гына укучы Лилия Әхмәдуллина “Татарские шамаили. Сакральный смысл” дип аталган фәнни эшен тәкъдим итте. Төпле эзләнүләре шама¬илләр тарихына багышланган - нинди билгеләр һәм текстлар языла, нинди материалда һәм нинди ысул белән эшләнүе турында сүз бара. Яшь галимә гомер буе трибуна артында басып торган диярсең: татарча сөйләме дә, русчасы да камил, доклады да энәсеннән җебенә кадәр җентекләп эш¬ләнгән. Менә шундый Айназ Фәхертдинов, Лилия Әх¬мә¬дул¬линалар кебек тирән фикер йөртүче яшьләребез бу¬луы мил¬ләтебезнең, дине¬безнең, та¬рихыбызның дә¬вам¬лы булачагына ишарә итә.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Данияр СӘЙФИЕВ фотосурәте. 
Фотода: Лилия Әхмәдуллина (сулдан уңга), Петр Кабытов һәм Шамил Галимов
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 05.10.2022
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»