|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.10.2022 Криминал
КФУ доценты 12 яшьлек кыз белән җенси мөнәсәбәт өчен хөкем ителдеПрокуратура КФУның Чаллы филиалында эшләүче 36 яшьлек доцентка карата кузгатылган эш буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул балигъ булмаган кыз белән җенси мөнәсәбәткә керүдә гаепләнә. Ир-ат үз гаебен өлешчә генә таныды. Суд аны ике ел ярымга гомуми режимлы колониягә хөкем итте. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев шулай дип белдерде.
«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, кызга 12 яшь.
Агентлык хокук саклау органнарының Чаллыда 12 яшьлек кызны көчләүләре турындагы мәгълүматны тикшерүе турында элегрәк хәбәр иткән иде.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|