поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.10.2022 Дин

Самараның Тарихи мәчете кунаклар кабул итә (ФОТО)

Самараның Алексей Толстой урамында 1891 елда төзелгән Тарихи мәчеттә ремонт эшләре тәмамланды һәм аны ачу тантанасы һәм Идел Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан киңкырлы бәйрәм чаралары узды.

Татар җәмәгатьчелеге тарафыннан әлеге чараларның оештыру комитеты рәисе итеп Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе, “Прогресс-В” компанияләр төркеме башлыгы Вазыйх Мөхәммәтшин сайланды. Нәкъ шушы компания 10 ел дәвамында әлеге бинаны төзекләндерү белән шөгыльләнде.
 
Алексей Толстой урамындагы Тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына төзелә. Мәдрәсәсе, хәйрия җәмгыяте, китапханәсе һәм “Икътисад” журналы булган дин йорты 1932 елга кадәр татар мөселманнарының мәдәният үзәге дә булып хезмәт итә. 1911 елда анда - Осман империясе вәзире Хө¬сәен Хилми паша, 1912 елда бөек шагыйребез Габдулла Тукай кунак булганнар. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында мәчет имамнары һәм җәмәгатьчелеге тоткынлыкта йо¬гышлы авырудан вафат булган күпсанлы төрек сугышчыларын күмү эшләрендә актив катнашканнар.
 
Сталин репрессияләре вакытында мәчет имамнары һәм мәхәллә җитәкчеләре, шул исәп¬тән мулла, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Фатыйх Мортазин кулга алыналар һәм атып үтереләләр, мәчет ябыла, ә бинасы күп еллар балалар бакчасы булып, соңрак күчмә фонд буларак хезмәт итә.
 
Үзгәртеп кору чоры башлангач та региональ Диния нәзарә¬те һәм татар җәмәгатьчелеге мәчетне мөселманнарга кайтару эшен башлап җибәрәләр һәм 2003 елда теләкләренә ире¬шәләр. 2005 елда региональ Диния нәзарәте хөкүмәт һәм халыктан җыелган хәйрия акчасына мәчет бинасын тө¬зекләндерә башлый, беркайчан да булмаган манара һәм гөмбәз куела. Бүген анда комплекслы төзекләндерү эшләре дә тәмамланган.
 
Узган елның 2 октябрендә Самараның Тарихи мәчетенә 130 ел тулып узган иде. Пандемия чикләүләре аркасында бәйрәм чарасын кичектерергә туры килде. Һәм менә быел, юбилейдан соң нәкъ бер ел узгач, зур тантанага җыелдык.
 
Вазыйх Мөхәммәтшин әйтү¬енчә, бинаны төзекләндерү эшен Таһир Әюпов җитәкчелегендәге “Самараспортстрой” җа¬ваплылыгы чикләнгән җәм¬гыять алып барган. “Шәһәр мэры Георгий Лиманский чорында Аллаһы йортларын халыкка кайтару турындагы канун чыккан иде. Без дә Тарихи мәчет бинасын татарларга кайтару буенча шәһәр башлыгына мөрәҗәгать иттек һәм морадыбызга ирештек. Шуннан соң объектны реставрацияләү эшләре башланды һәм әлегәчә дәвам итте. Исегезгә төшерәбез, әле¬ге мәчет мәдәни кыйммәте булган мирас объекты булып санала”, - ди Вазыйх Гата улы.
 
 
Проектның смета бәясе 250 миллион сум тәшкил ит¬кән, шуның 210 миллионы үз¬ләштерелгән, калганы ки-ләсе елда ремонт эшләрен тә¬мам¬лау өчен тотылачак. Финанслау өлкә бюджетыннан да, халыктан һәм оешмалардан җыел¬ган иганә фондыннан да килә. Хәтта губернатор, үзенең хезмәт хакыннан 100 мең сум садака биреп, башкаларга үрнәк күрсәтте. Мәчетне реставрацияләүне, бәй¬рәмгә әзерлек эшләрен мөф¬ти Талип хәзрәт Яруллин үз өс¬тенә алды. Ә бөтен эшләрне башлап йөрүче һәм рухланды¬ручы - мәчет советы рәисе Усман хаҗи Илингин.
 
«Оештыру мәсьәләләре буенча күп тапкырлар Тарихи мә¬четкә җыелдык. Губернатор Дмитрий Азаров, шәһәр башлыгы Елена Лапушкина һәм башка җаваплы шәхесләр белән очрашулар үткәрелде. Вице-губернатор Дмитрий Кочергин белән берлектә шәһәр һәм өлкә хакимияте әгъзаларын да чакырып, берничә киңәшмә уздырдык. Кунаклар исемлеге, өч көнлек бәйрәм чараларының планы төзелде, - дип уртаклашты “Прогресс-В” компанияләр төркеме җитәкчесе. - Әлбәттә, авырлыклар да булды, әмма барысын да җиңеп чыктык. Быелгы февраль ахырында кискен рәвештә төзелеш материаллары кыйммәтләнде. Өстәвенә, объекттагы эшләрне тәмамлау өчен кирәк булган сыйфатлы ма¬териалларны чит илләрдән китерү буенча проблемалар туды. Мәрмәр – Төркиядән, гранит, алтын башка мөселман илләреннән, келәмнәр Төрк¬мән-станнан, люстралар - Че¬хиядән заказ буенча кайтарылды. Мәчетебезне югары профессионаллар эшләде».
 
Тарихи мәчетне ачу тантанасына Россиянең төрле шәһәр¬ләреннән һәм чит илләрдән - Төркия, Иран, Берләшкән Га¬рәп Әмирлекләре һәм Катардан күпсанлы шәрәфле кунак¬лар чакырылды. Шулай ук Халыкара Ислам Бизнесы Ассоциациясе президенты Марат Кабаев, Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең баш мөф¬тие Тәлгать Таҗетдин, Ингушетия башлыгы Мәхмүд Али Кәлиматов, Татарстан, Башкортостан, Чечня башлыклары Рөстәм Миңнеханов, Радий Хәбиров, Рамзан Кадыйров та чакырылган.
 
7 сентябрьдә Самарага Рос¬сия Федерациясе Сове¬ты¬ның Халыкара эшләр коми¬теты рәисе урынбасары, сәя-си фәннәр докторы Фәрит Мө¬хәммәтшин килеп китте. Ул төбәк җитәкчелеге, Вазыйх Мө¬хәммәтшин һәм мөфти Талип хәзрәт Яруллин белән очрашты, Тарихи мәчетне карап чыкты. Җәмигъ мәчетен дә бит 20 ел элек Вазыйх Мөхәммәтшин фирмасы төзегән иде.
 
«Прогресс-В» компанияләр төркеме реставрация эшләрен дәвам итәргә җыена: «Мәчет урнашкан кварталда спорт-сә¬ламәтләндерү комплексы, ку¬накханә, мөфти-хәз¬рәт¬лә¬ре¬нең резиденциясе, мө¬селман балалары өчен балалар бакчасы, хәләл ризык¬лар кибете булачак. Әлбәттә, моның өчен зур акчалар таләп ителәчәк. Хәер, бу киләчәккә планнарыбыз. Ә хәзерге вакытта тузган йортлардан халыкны яңа фатирларга күчерү процессы бара», - дип хәбәр итте Вазыйх Мөхәммәтшин. 
 
Спорт-сәламәтләнде¬рү ком¬плексы төзелешендә кура¬торлык эшен алып барырга Россиянең танылган дзюдочысы, Олимпия уеннары чемпионы Таһир Хәйбулаев чакырылган.
Раушания СИТДЫЙКОВА.
Фотода: Ринат Фәзетдинов (сулдан уңга), Вазыйх Мөхәммәтшин, Наилә һәм Фәрит Мөхәм¬мәтшиннар, Талип Яруллин һәм Усман Илингин
 

---
Бердәмлек
№ --- | 05.10.2022
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»