поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.10.2022 Киңәш-табыш

Пенсионерларга пенсияне арттыру серләрен чиштеләр

Республикада яшәүче һәр дүртенче кеше пенсия яшендә. Әби-бабайларның күп өлеше авылда яши. Анда һәр өченче кеше өлкән яшьтә. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган очрашуда Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

–  2017 елдан бирле республикада озак яшәүчеләрне барлыйбыз. Ел саен аларның саны артып бара. Россиядә 100 яшь чиген узган 37 меңнән артык кеше яши. Татарстанда аларның саны 157гә җитте, – ди министр. – Республикада яшәүче иң өлкән хатын-кызга – 107 яшь, ир-атка 102 тулды.
 
«ВТ» хәбәрчесе, бу өлкәннәр белән элемтәгә кереп, аларның бүген ничек яшәүләрен белеште инде. 107 яшен тутырган Антонина Чижова Зәйдә яши, 102 яшьлек Александр Липатов Питрәчтә гомер итә. Алар икесе дә хәзерге көннәренә рәхмәт укый.  Республика өлкәннәренең тормышы сөенерлекме? Өлкәннәр өчен дәүләт тарафыннан нинди эшләр башкарыла? Очрашуда әнә шул хакта күп сөйләштеләр.
 
Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, өлкәннәр – игътибар үзәгендә. Лаеклы ялдагы өлкәннәргә үзләренә тиешле түләүләр бирелеп барыла.
 
– Татарстанда  төрле оешмаларда эшләүче пенсия яшенә җитеп килүче 250 меңнән артык кеше бар. Алар әле пенсия  чыкмаган булсалар да, кайбер ташламалардан файдаланалар, – ди министр.  – Андыйларны дәүләт ярдәме белән укытабыз да. Әгәр кешегә эшсез калу куркынычы бар икән, яки ул эшләгән оешмада башка төрле һөнәр ияләре кирәк икән, бушлай укытулар оештырыла. Бу хакта үзегез яшәгән районның эш белән тәэмин итү үзәкләре аша белә аласыз.
 
Эльмира Зарипова «Демография» илкүләм проекты кысасында тормышка ашырылучы программаларга да тукталды. Авылларда яшәүче пенсия яшендәге өлкәннәрне хастаханәләргә тикшеренү үтәр өчен бушлай йөртү, авыру якыннарын караучыларга сиделка ярдәме оештыру, кайбер кешеләрне өлкәннәрне тәрбияләргә өйрәтү өчен махсус укыту кебек кирәкле эшләрне аңлатып сөйләде. Быел 301 өлкән яшьтәге кешегә сиделка хезмәте күрсәтелгән, 2 меңнән артык кеше авыруларны карарга өйрәнгән. Тернәкләндерү үзәкләрендә 940 кеше сәламәтлеген ныгыткан.
 
Сәламәтлек дигәннән, бу хакта Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Альмир Абашев сөйләде. Ул өлкәннәр өчен ачылган гериатрия кабинетларына тукталды. Республиканың һәр районында мондый бүлмәләр бар икән. Бүген 65 кабинет эшли, хастаханәләрдә олылар өчен 175 урын булдырылган. Республикада 135 табиб-гериатр эшли.
 
– Әлеге табиблар – өлкәннәрнең сәламәтлеген кайгыртып, аларга ярдәм итеп, гомер озынлыгын арттыручылар, – ди Альмир Абашев. – Соңгы вакытта 80 яшьтән узган күп кенә өлкәннәрнең бот сөяге сына. Алар янәшәсендәге кешеләр игьтибарлы булсын иде.  Бот сөяге сынган кешегә 48 сәгать эчендә генә ярдәм итеп була. Әгәр вакытында операция ясамасаң, өлкәннәр үлеп тә китәргә мөмкин.
 
Министр урынбасары олы яшьтәгеләр арасында йөрәк-кан система авырулары да арта, ди. Шулай ук республика хастаханәләренә кардиологлар җитмәгәнен дә яшерми. Әмма ышандырып та куя. Киләсе ел башыннан Татарстан хастаханәләренә 100 дән артык кардиолог эшкә кайтачак.
 
Йөрәккә дәва кирәк тә кирәк. Табибы булмаса да, өлкәннәрне җыр-моң дәвалый. Казан шәһәренең мәдәният идарәсе башлыгы Азат Афзалов  әйтүенчә, 2016 елдан бирле эшләп килүче «Жизнелюб» клубына 100 меңнән артык кеше йөргән. Әлеге клуб 13 төрле юнәлештә эшли икән. Иң мөһиме – бар  да бушка. Өлкәннәрдән вакыт табу һәм теләк кенә кирәк.
 
Очрашуда өлкәннәрнең компьютер осталыгына өйрәнүләрен дә сөйләделәр. Баксаң, күбесе инде смартфоннарда да оста гына интернетка керә белә, үзенә кирәк мәгълүматны таба икән. Финанс грамоталылыгына да, компьютерга да «Өченче буын» университетында өйрәтәләр. Белем арттырырга теләүчеләр булса, 272-25-02 телефон номеры аша белешә ала.
 
Ә менә пенсия мәсьәләләре буенча сораулар булса, 8-800-6000000 телефон номерына шалтыратырга була. Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәчесе Эдуард Вафин әйтүенчә, нинди генә сораулар туса да, шушы номерга шалтыратырга була.
 
Аның сүзләренчә, республикада картлык буенча түләнә торган пенсиянең күләме 19 мең сум тәшкил итә.
 
– Эшләүче пенсионерларның исә пенсияләре, алар эштән китеп бер ай узгач, индексацияләнә. Өстәмә акча өч ай эчендә түләнә. Эштән киткән кеше, пенсия күләме үзгәргәч, яңадан эшен дәвам иттерә ала. Бу очракта пенсия күләме шул килеш саклана, – ди ул.  – Республикада 80 яшьтән узган 137 меңнән артык кеше яши. Әмма аларның күбесе үзләренә тиешле 1200 сум өстәмә акчаны алмый. Моның өчен 14 яшьтән узган, беркайда да эшләмәүче кешене үзеңнең караучың итеп билгеләргә кирәк. Шуннан соң акчалар сезнең пенсиягезгә өстәлеп киләчәк.
 
Очрашуда һәвәскәр башкаручылар арасында узучы «Балкыш» фестивале хакында сөйләштеләр. Аны республика ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасы уздыра. Әлеге фестиваль 100 мең кешене берләштергән. 2022 елда 25 мең кеше сәхнәгә менгән. Әлеге дә баягы, йөрәкнең яшь булуы картаерга ирек бирми.
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
 
 
 
 

 

 

 


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.10.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»