|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.10.2022 Криминал
Татарстанда бер ир 14 яшьлек улы каршында хатынын каеш белән үтергәнче кыйнаганМамадышта яшәүче 34 яшьлек кешегә карата җинаять эшен тикшерү тәмамланды. Ул урлау, саксызлык аркасында сәламәтлеккә зур зыян китерү нәтиҗәсендә үтерү һәм үтерү белән янауда гаепләнә. Тикшерүчеләр фаразынча, быел июль аенда ир 46 яшьлек хатынына үтерү белән янаган. Аннан соң ул каешның металл өлеше һәм пычак сабы белән хатынын кыйнаган. Бу хәл барысы да 14 яшьлек уллары күз алдында булган. Хатын-кыз икенче көнне иртә белән вафат булган.
Тикшерү вакытында ирнең өендә дренаж насосы табылган, аны гаепләнүче 2018 елның апрелендә үзәк район хастаханәсеннән урлаган булган.
Фото: фрипик.ру
--- |
Иң күп укылган
|