|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.02.2011 Җәмгыять
![]() Хәерче ялган буламы?Урамда хәерче күрсә, берәүләр кызганып, кесәләрен актара башлый, икенчеләренең ачуы кабара, өченчеләре исә яннарыннан битараф кына үтеп китә. Кайберәүләр аларны “бизнес-банда” дип тә йөртә, кызганырлар дип уйлап, мескен кыяфәт чыгарып, акча эшләп йөриләр дип саный. Хәер сорашып торучының кем булуын аңлау өчен, ун сум урынына берәр ризык биреп карау да җитә. Бервакыт шулай танышым белән бер-ике банан алып, кечкенә баланың кулына тоттырып киткән идек, сабыйның әнисе, без китүгә, аны чүплеккә үк тотып атты. Югыйсә хәерне “ашарга юк” дигән сылтау белән сорыйлар бит. Сүз дә юк, барысы да андый түгелдер. Колхоз базарында еш кына хәер сорашып торучы татар әбисен очраткалыйм. Аңа ипи алып бирсәң, артыңнан рәхмәтләрен укып кала. Чаллының автобус вокзалы яныннан да тыныч кына үтеп булмый. Чегән хатыннары “дай погадаю” дип, бүре сарыкка ташланган кебек өскә ябырыла.
Хәер сорашучыларның барысы да ялган түгел. Башкаланың Бауман урамында “эшләүче” Галя апа моның белән инде биш елдан артык шөгыльләнә. Ул балалар йортында үскән, хәзер иске “коммуналка”да ялгызы тора. Үз гомерендә беркайчан да кияүгә чыкмаган, бу дөньяда аның бер якын кешесе дә юк икән. “Элегрәк эчәргә бик яраттым, шуның аркасында юньләп бер җирдә дә эшли алмадым. Стаж аз булгач, пенсиям бөтенләй юк диярлек. Хәзер бит, ачуым килмәгәе, бар әйбер кыйммәт. Мин атна саен мунчада юынам, шуның өчен генә дә күпме акча китә. Минем өчен хәер сорашу – иң кулай вариант. Күп дигәндә, көненә йөз сум акча эшлим инде. Әле ярый бүлешергә дип “түбә” килми, шунысына шат”, – ди Галя апа үзе турында.
Әмма хәер сорашуны эре бизнеска әверелдерүчеләр дә бар. Ни кызганыч, законнар аңа киртә була алмый. СССР заманында ул паразит күренеш булып саналды, аның өчен хәтта төрмәгә дә утырттылар. Әмма 1993 елда әлеге маддәне кулланыштан чыгардылар. Шуңа хәерчеләрне җаваплылыкка тарту – бик авыр мәсьәлә. Хокук саклау органнары, бу хакта законда бернәрсә дә әйтелмәгән, дип җилкә генә сикертә. Күп дигәндә, милиция хезмәткәрләре кулына бары тик арадашчылар гына эләгә. Алары да күп вакытта Азия илләре гражданнары булып чыга. Гадәттә гастарбайтерларны моның өчен туган иленә куалар.
“Гомумән әйткәндә, хәер сорашу закон буенча тыелмый, – дип аңлатма бирде Казан милициясе вәкиле Игорь Силко. – СССР заманындагы кебек бар кешене дә эшләргә мәҗбүр итеп булмый бит инде. Бездә хәер сорашучыларны, аларның күзәтүчеләрен тоткарлаулар булмады. Милиция хезмәткәрләре балигъ булмаганнарны вакытлыча тоту үзәкләренә урнаштыру белән ата-аналарына штраф сугудан да башка чара күрә алмый. Дөрес, профилактика чараларын барыбер уздырабыз. Бу очракта хокук саклау органнары балигъ булмаганнарны хәер сорашырга этәргән һәм аларны куркыныч астына куйган өчен җаваплылыкка тартырга мөмкин. Ә инде Азия илләреннән килгәннәр белән күбрәк миграция хезмәте шөгыльләнә”. Әмма хәер сорашучыларның кайчак гомумән бернинди гражданлыгы да булмый. Үз кәсепләрен исә алар тормыш рәвеше дип аңлата. Ә менә “Казан нуры” мәчете имам-хатыйбы Наил хәзрәт Кәримуллин автобуска кереп дога кылучыларның бу гамәлен дингә туры килми торган дип бәяли. Дин әһеле фикеренчә, акчаны аларга түгел, ә берәр мәчет файдасына яки ялгыз карчыкка бирү яхшырак.
2005 елда Мюнхен шәһәре хакимияте җәмәгать урыннарында хәер сорашып йөрүне тыя торган закон чыгара. Ә менә Гамбургта да шундый ук кагыйдәне кертеп карарга ниятләгәч, күп кенә сәясәтчеләр моңа каршы чыга. Шулай ук Бангладешта да җәмәгать урыннарында хәер сорашуны тыйганнар. АКШның Атланта шәһәрендә исә хәерчеләрнең проблемаларын бар халык белән чишәргә керешкәннәр, алар файдасына урамда автоматлар куеп чыкканнар. Җыелган акчаны мохтаҗларга бүлеп бирәләр икән. Озакламый хәер сорашучылар күзгә күренеп кими башлаган. Бездә исә мондый алымның файда китерәсенә ышануы кыен. Бердән, ул автоматлардагы акчаның тиешле урынга барып җитәсе шик уята. Икенчедән, урам бизнесы хуҗаларының үз керемнәрен югалтасы килмәячәк. Ә барыбер нәрсәдер уйлап табарга, ниндидер чара күрергә кирәк булачак. Хәерчеләр үрчетү килешә торган эш түгел бит.
Рәсим ХАҖИЕВ |
Иң күп укылган
|