поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.10.2022 Мәдәният

Самарада узган "Пятачокка" яше-карты җыелып гөрләттеләр

Үткән гасырның алтмышынчы - җитмешенче елларында Куйбышевта (Самара) “Татарча пятачок”лар модада булган. Төрле авыллардан килеп, тулай торакларда яшәп, авыр сәнәгать заводларда һәм фабрикаларда эшләүче яшьләр һәм студентлар, берәр паркта җыелып, гармун уйнап, җырлап-биеп, ял кичәләре уздыралар. Бу инде авыл егетләре-кызларының татар моңына, милли бәйрәмнәренә сусавын бастыру, авылдашлары, дуслары белән очрашу, насыйп ярларын табу урыны булган.

Еллар уза торган, авыл яшьләре шәһәрләргә китеп бетеп, ыгы-зыгылы тормышка күнеп, бөтенләй шәһәрләшеп беткәч, кайнап торган “Пятачок”лар да акрынлап сүрелә, күңелләрдә матур яшьлек хатирәсе булып кына истә кала...
 
25 сентябрьдә Самараның “Заря” мәдәният сараенда, “Идел” татар эстрада җыры халык ансамбле тырышлыгы белән, “Татар пятачогы”на яңа сулыш өрү кичәсе уздырылды. Әлеге матур кичәләрне кайтару - ансамбльнең җитәкчесе Мидхәт Әминовның күптәнге хыялы иде. Ниһаять, хыял чынга ашты бугай.
 
Яңа “Пятачок”ка олы яшьтәге абый-апалар оныклары һәм оныкчыклары белән бергә килгәннәр иде. Алар җырлашып-биешеп алдылар, төркем-төркем җыелып, яшь чакларын искә алдылар. Мидхәт абый ул чор гармунчыларын, татар активистларын исебезгә төшерде, яшь тамашачыларны тарих белән таныштырып үтте. 
 
Олы яшьтәге пятачоклыларның аяклары биюгә килеп торса, яшьләрне халык биюләренә өйрәтергә кирәк иде әле. Бу эшне “Яктылык” татар мәктәбе каршында эшләп килүче “Йолдыз” бию ансамбле артистлары һәм җитәкчесе Алия Сурина үз өсләренә алып, бию  күнекмәләре өйрәттеләр. Бераздан кичәне алып баручы Линар Абсаттаров бии-бии хәлдән тайган биючеләргә бераз ял бирү өчен “Угадай мелодию” уенын тәкъдим итте. Зал моңа да бик теләп ризалашты. Оештыручылар викторинада һәм биюдә актив булган тамашачыларга бүләкләр дә әзерләгәннәр иде. 
 
“Пятачок”ка махсус чакырылган кунаклар арасында милли туйлар, никахлар оештыру белән шөгыльләнүче Әлфия Сөләйманова да бар иде. 
 
- Мондый чаралар бүгенге көндә бик кирәк, дип саныйм. Яшьләргә үз милләтендәге пар табуы кыенлаша бара. Ә менә “Татар пятачок”лары кебек кичәләр яшьләр өчен даими оештырылып торса,  катнаш гаиләләр проблемасы чишелер иде, - дип, “Идел” ансамбленә рәхмәтләрен белдерде ул. Тамашачылар да аның фикере белән килештеләр. 
 
Кичә ахырында кунакларга “Заря” мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Екатерина Беззатеева да кушылды. “Исәнмесез, дуслар”, - дип сәламләде ул залдагы халыкны саф татар телендә: “Татарлар - үзенчәлекләрен югалт¬маган һәм башка халыклар арасында эреп югалмаган мил-ләтләрнең берсе. Алга таба да матур гореф-гадәтләрегезне саклап, киләчәк буыннарга да җиткерегез”, - диде ул, өлкән буын вәкилләренә мөрәҗәгать итеп.  
 
Әйе, “Пятачок”лар, кич утырулар даими оештырылып торса, яшьләргә халык көйләре генә түгел, яшь татар композиторларының дәртле җырлары, музыкаль композицияләре дә тәкъдим ител-сә, алып баручысы да яшь, кыю һәм көлдерә белә торган яшьтәшләре булса, бу идея¬дән нәрсә дә булса килеп чыгарга да мөмкин. Иң мөһиме, “Пятачок”тан истәлекләр яңарту кичәләре ясамаска, олыларга оныкларына әлеге танышу урынын күрсәтергә һәм, кичәне ышанычлы яшьләр кулына тапшырып, өйләренә таярга, намазлыкка утырып, оныгына уңган-булган, әни-әбиләрне хөрмәт итә торган пар теләп дога кылырга гына кала. Калганын яшьләр үзләре дә башкарып чыгарлар.
 
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәте.
 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 04.10.2022
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»