поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.02.2011 Мәдәният

«Гомерләрне үлмәс җыр итәек»

Самараның Киров мәйданында урнашкан Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда Татарстанның халык артисты Хәния ФӘРХИнең 5 еллык иҗатына багышланган концерты булып үтте

25 ел - ул кеше гомере өчен генә әле яшьлек чоры, ә җырчы иҗаты өчен – бу инде бихисап җырлар, меңләгән тамашачылар, гастрольләр белән кат-кат үткән йөзләгән шәһәрләр, авыллар. Ә шул вакыт эчендә күпме шатлыклы һәм кайгылы мизгелләр кичерелгән...

 

Менә бу көнне шундый бай моңлы иҗат юлыннан 25 ел атлап килүче Хәния Фәрхи тамашачылар алдында королева сыман пәйда булды. Патшабикәләрнеке кебек искиткеч матур күлмәге, үз-үзен тотышы, чибәрлеге өчен нәкъ шулай атадым мин Хәния ханымны. Ә иң мөһиме – челтерәп аккан чишмәдәй моңлы тавышы һәм аңа карата халыкның зур мәхәббәте өчен.

 

Әйе, Самарада да үлеп яраталар Фәрхине. Бу юлы да концертта аны бихисап чәчәк бәйләмнәренә, көчле алкышларга күмделәр. Ә залдан олы яшьтәге бер апа Хәния ханымга, күз нурын түгеп, үз куллары белән бәйләгән ап-ак мамык шәл бүләк итте.

 

Яратмаслык та түгел шул бу җырчы. Аның ягымлылыгына, килешле килбәтенә сокланасың, тирән эчтәлекле җырларына сихерләнәсең, моңлы тавышының әсиренә әвереләсең. Кемгә охшап шундый сәләтле булды икән соң Хәния Фәрхи дигән сорауга җавапны аның балачагыннан табарга мөмкин. Концертта ул үзе дә яшел болыннарда яланаяк йөгереп йөргән, бер кайгысыз чакларына кайтып, хатирәләргә чумды:

 

– Минем балачак җыр-моңга күмелеп үтте. Әтием озын буйлы, мәһабәт гәүдәле, сызылып киткән кара кашлы, тирә-якта данлыклы җырчы, гармунчы, сабантуйлар батыры иде. Ә аның янында – зәп-зәңгәр күзле, кечкенә генә буйлы, артык тыйнак, сабыр әнием. Аның да тавышы бик матур. Әмма ул беркайчан да кеше алдында авызын ачып җырын җырламас. Бары тик бетмәс-төкәнмәс дөнья мәшәкатьләре арасында берүзе калса, әкрен генә моңланыр.

 

Ә әтием, бигрәк тә сабантуйларда, табыннарда, күкрәген киереп, башын кырын салып, гармунын бер тартып җибәрсә, бөтен дөнья моңга күмелер иде...

 

Әти-әнисенә охшап сәләтле булган Хәния Фәрхи дә менә инде 25 ел буена дөньяны моңга күмеп яши. Алай гына да түгел, җырлары белән тамашачының үзәгенә үтеп кереп, аның иң нечкә кылларын тибрәтә ул. Мин җырчының бер генә концертында да еламыйча калганым юк. Ә ул аһәңле тавышы белән ялкынлы шигъри юллар аша үз хисләре, кичерешләре белән уртаклашканда тәннәр чемердәп китә. Казан театр училищесында укып чыккан җырчы сәхнәдә үзен артистларча тотып, бер музыкаль спектакль куя диярсең.

 

Концертта сихри балачак дөньясына, Башкортостанның Тәтешле районына, әйләнеп кайткан Хәния Фәрхи бергә уйнап үскән авылдашы, үзе кебек үк, танылган җырчы Салаватны да телгә алмыйча калмады:

 

– Без Салават белән авылдашлар гына түгел, туганнар да. Язмышларыбыз да бик охшаш безнең. Әтиләребез – гармунчы, тирә-якта данлыклы җырчылар. Әниләребез, бер тамчы су шикелле, бер-берсенә охшаш. Икебезнең дә гаиләләрдә 6 бала туып-үскән. Сәхнәләргә урау-урау килүебез дә бертөрле булды.

 

Чыннан да, 17 йортлык кына кечкенә авылдан ике шундый танылган артист үсеп чыккан. Бүген Хәния белән Салават – татар эстрадасының сөт өсте, бер дә сүнмәс якты йолдызлары. Бу ике җырчының тагын бер охшаш яклары бар бит әле: Самарада аларның икесенең генә концертлары һәрвакыт аншлаг белән үтә. Бу юлы да залда алма төшәрлек тә урын булмады.

 

Хәния Фәрхи Самара тамашачысына зур бүләк тә алып килгән иде. «Бәйрәм» ансамбленең хөрмәтле кунагы – Татарстанның, Башкортостанның, Россиянең халык артисты, театрның тере легендасы Фидан Гафаров беренче (!) тапкыр Самара сәхнәсендә чыгыш ясады. Мәңге картаймас, мәңге дәртле, мәңге талантлы кеше. Аның җырлаганын дөньясын онытып, аның һәр сүзен йотлыгып тыңлады халык. Менә бит, безнең апаларыбыз телевизор аша сокланып, гашыйк булып үскән Фидан абый Гафаровны безгә тереләй күрергә насыйп булды.

 

Ә нинди җырлар башкарды ул концертта! «Кышкы романс», «Тапшырылмаган хатлар» спектакленнән «Сиңа килдем, иркәм», «Кыр казлары»... Һәр җыры муенса өчен сайлап алынган кыйммәтле энҗене хәтерләтә.

 

«Ничек җырламыйча түзим соң, җыр яраткан халкым булганда?!» – дип моңланды Фидан абый концертта. Ә тамашачы аның һәр хәрәкәтен зур соклану белән күзәтеп, аңа гашыйк булды, ахрысы. Ә башкача мөмкин икәнме соң?! Каршыда 45 ел сәхнәдән төшмәгән оста җырчы, танылган, искиткеч талантлы артист, чын-чынлап профессионал басып торгандамы? Юк, әлбәттә!

 

Хәния Фәрхинең репертуарында «Саумы, бәхет!» дигән бик матур җыр бар. Ул аның тормышына бигрәк тә туры килә, дип уйлыйм. Җырчы үзе әйтмешли, аның гомер юлында шушы сүзләрне әйткән мизгелләре күп булган: театр, берсеннән-берсе кызыклы төп рольләр, яраткан эше, гаиләсе...

 

«Җиңү микән, җиңелүләремме

Аяк астындагы үрләр.

Бәхет микән, бәхетсезлек

     микән

Үрләр яулап үткән гомерләр?» – дип уйланды Хәния Фәрхи концертта.

 

Яшүсмер чагыннан туган йортыннан читкә чыгып китеп, шундый зур дәрәҗәгә ирешкән, янында газиз анасы, яраткан ире, кызлары, оныгы, тугры дуслары булган җырчының аяк астындагы үрләре – җиңү, ә үрләр яулап үткән гомере бәхеттер шул. Халык мәхәббәте исә «үтәр юлны матур үткән» Хәния Фәрхинең «гомерен үлмәс җыр итә».


Миләүшә ГАЗИМОВА
Бердәмлек
№ 6 |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»