|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.10.2022 Мәдәният
Казанда галим Нургали Надеевның 140 еллыгын билгеләп үтәчәкләр2022 елның 6 октябрендә Шәриф Камалның мемориаль фатиры татар әдәбияты тарихы музее (Татар китабы йорты) педагог һәм галим Нургали Надеевның 140 еллыгын билгеләп үтә. Музейда күргәзмә ачылачак, мемориаль такта янында чәчәкләр куелачак һәм түгәрәк өстәл утырышы узачак. Нургали Надеев (1882-1940) – Россия тарихы буенча татар телендә беренче дәреслекләр авторы, Оренбургтагы татар педагогия институтының беренче директоры һәм Казан педагогия институты доценты. Тарихка ул 13 яшьлек Муса Җәлилне урам тормышыннан аралап, малайны хәрби-сәяси мәктәпкә алып баручы кеше буларак керә. Надеев тормышында тарихи очрашулар болай да күп була. Ул Саратов губернасында туган, Казанда Гаяз Исхакый белән бер мәдрәсәдә укыган, Оренбургта Фатыйх Кәрими һәм Шәриф Камал белән бергә эшләгән. 1925 елдан соң ул хәзерге вакытта Шәриф Камал музее ачылган йортта яши. 6 октябрьдә булачак чараларның программасы: 14.00 – Нургали Надиев: Гыйлем җәүһәрләре» күргәзмәсен ачу тантанасы һәм мемориаль тактага чәчәкләр салу.
--- |
Иң күп укылган
|